Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

ФРОНТКА ХАТ

Исәнме, кадерле ерак бабам Захар Степанович! Сиңа бу хатны язучы мин – оныгыңның баласы Алина Абра- мова булам. Мин сиңа, бабам, ерак 2021 елдан ялкынлы сәламнәремне җибәрәм. Фотоңны карап, батырлы- гыңа, матурлыгыңа сокланам

Әбием сөйләгәннәрдән син узган тормыш юлын күз алдына китерергә тырышам...

Бабам – ул вакытта типсә тимер өзәрлек егет – армия сафларына алына. Елларның бер дә тыныч вакыты түгел, илебезгә төрле яктан һөҗүм итәргә торалар. 1937 елның октябрь аеннан 1939 елның 29 сентябренә кадәр бабам 28нче полкта кавалерист булып хезмәт итеп, запаска җибәрелә. Матур хыяллар белән, туган-үскән җиренә юл тота. Йорт салу, сөйгән яры белән кавышып, гаилә корып җибәрү була аның теләге. Ләкин бабама бу хыялларны тормышка ашырырга язмый шул... Илебезгә афәт килә, Германия сугыш башлый. 1941 елның 26 июлендә бабам сугышка алына. НКВДның 256нчы укчы полкында рядо- вой булып, сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр катнаша...

Без, бабай, сугышны кинолардан гына карап беләбез. Син ничек түздең икән бу газапларга?! Әле бит Германияне җиңгәннән соң да, синең өчен сугыш тәмамланмый. Сине кабаттан Япон сугышына җибәрәләр. 16нчы пограничный заставада илебез тынычлыгы өчен син үз-үзеңне аямыйча сугышкансың.

Синең башыңнан узганнарны, бабам, хәрби хезмәтең турындагы язулардан, әбием сөйләгәннәрдән чыгып кына күз алдына китерәм. 1946 елның 20 мартында СССР Верховный Советы президиумы указы белән, бабам демобилизацияләнә. Шулай итеп, гаиләбезнең горурлыгы булган бабам өчен дә тыныч тормыш башлана... Авылга кайтып, яңа тормыш башлап җибәргәндә бабам ир уртасы булып, аңа инде 35 яшь тула. Өч баласы дөньяга килә. Шуның берсе – минем яраткан әбием.

“Нинди авырлыклар күрсә дә, ничә еллар ут эчендә йөрсә дә, ул тормышта бик нечкә күңелле, йомшак кеше иде”, дип искә алалар сине, бабай. “Җиңү көне булган 9 майда үткәрелгән парадта күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага иде”, диләр. Син анда сугыштан кайта алмаган дусларыңны һәм туганнарыңны искә алып, сагынып елагансың.

Бабай, әгәр могҗиза булып, син безне ишетә алсаң, бу хатым сиңа барып җитә алса, белер идең – без синең белән бик нык горурланабыз.

Илебез азатлыгы өчен күпме кеше сугыш кырларында ятып калган! Без сезнең батырлык алдында баш иябез. Сугышлар беркайчан да булмасын иде дип телибез.

Алина АБРАМОВА. Мамадыш районының Югары Әрнәш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев