Сайлаулар актив узды
4 март көнне узган Россия Президентын сайлауларда татарстанлылар зур активлык күрсәтте. Бишенче март иртәнге сәгать алтыга тикшерелгән протоколлар күрсәткәнчә, республикада гомуми сайлаучыларның 83,45 проценты бу көнне үзенең тавышын биргән. Протоколларны тикшерү дәвам итә.