Туганайлар

Сихәтле үлән чәе

Үлән чәе бүген популяр. Бу сәламәт яшәү рәвешенең бер продукты. Мондый эчемлек тәмле һәм хуш исле генә түгел, шифалы да.

Тәмле чәй өчен июнь аенда җыела торган үләннәр: Иван чәе, карлыган яфрагы, җир җиләге, беренче чәчәкләр, көтүче сумкасы, кандала үләне (донник), күкчәчәк (василек), кыр тукранбашы (клевер), юкә чәчәге, чамбыр (чабрец) һ.б.
Иван чәе – аны чәчәк аткан вакытында яфрагы белән җыялар. Аңардан тынычландыра, баш авыртуын баса, ашказаны җәрәхәтен, гастритны дәвалый, ашкайнатуны яхшырта торган чәй әзерлиләр.
Күкчәчәк – ялкынсынуга каршы, сидек һәм үт суы кудыргыч сыйфатына ия. Ул эчемлеккә матур төс, хуш ис бирә.
Карлыган – ул С витамины күплеге буенча рекордсмен һәм бу аның җимешенә генә түгел, ботаклары белән яфрагына да кагыла. Минералларга, эфир майларына бай, аллергия, буыннар авыртуыннан, авитаминоздан да файдалы.
Каен җиләге – организмнан токсиннарны чыгара, бөерләргә, бавыр, ашказаны-эчәклек трактына уңай тәэсир итә, кан составын яхшыртырга булыша, бигрәк тә анемия булганда. Тонус күрәрү, организмны гомуми ныгыту өчен һәм витамин буларак кулланыла.
Тукранбаш – хуш искә һәм бик күп файдалы сыйфатларга бай. Өске һәм түбән сулыш юллары авыруы вакытында какрык чыгуны яхшырта, астма һәм йөткерү, хатын-кыз авыруларыннан шифасы бар. Микробларга каршы тору һәм тирләтү үзлегенә ия. Кызыл тукранбашны калкансыман биз авырулары булганда да кулланырга киңәш итәләр.
Юкә чәчәге – бик хуш исле. Чәе һәм төнәтмәсе ялкынсынуга каршы тору, тән температурасын төшерү, сидек куу, тирләтү сыйфатларына ия. Аны ОРВИ вакытында йөкле хатыннар куллана ала.
Барлык үләннәрне һәм җиләк-җимешләрне бергә катнаштырырга ярамый!
Өйдә әзерләнә һәм сәламәтлеккә зарар китерми торган чәй катнашмаларының берничәсен тәкъдим итәбез:
 Кипкән алма, карлыган яфрагы, каен җиләге яфрагы, юкә чәчәге  – витаминлы чәй;
 Кура һәм кара бөрлегән (ежевика) яфрагы, сары мәтрүшкә  – тонусны күтәрә;
 Сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, мелисса  – тынычландыра, ялкынсынуга каршы;
 Гөлҗимеш, карлыган яфрагы, нарат һәм кура җиләге  – энергия бирә;
 Яшел чәй, сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр  – гомумныгыту;
 Тукранбаш, сары мәтрүшкә, кура җиләге – гомумныгыту.
Үлән чәйләренең күпчелеген яшел чәй кулланып ясарга була. Ул эчемлек өчен нигез булып тора, антиоксидант һәм тонусны күтәрү үзлегенә ия. Барлык үләннәр дә диярлек киптерелгән җиләк-җимешләр белән килешә һәм чәй төнәткәндә кушарга ярый. Иң нейтраль кипкән җимеш – алма, ул бөтен кешегә ярый. Өйдә әзерләнгән чәй катнашмалары рецептына еш кына әфлисун кабыгы, йөзем, шикәрләнгән айва, гөлҗимеш, дүләнә җимеше (боярышник), карлыган керә. Шуны да истән чыгармагыз, кайнап чыккан су 95°Ска кадәр суынгач кына үлән чәе ясыйлар.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: