Туганайлар

Исегездә тотыгыз: йортта куллану өчен файдалы киңәшләр

Бүлмәдә хуш ис килсен дисәгез, сүнгән электр лампочкасына берничә тамчы исле май тамызыгыз һәм аннан соң гына утны кабызыгыз

Әгәр ботинкагыздан тир исе килә икән, эчен марганцовка эретмәсе белән сөртегез.

Кулдан сарымсак исе килгәндә, аны куе итеп ясалган кофе белән бетереп була.

Тозлы балык кискән пычактан килгән исне теләсә нинди май белән сөртеп бетерергә мөмкин.

Кулдагы майлы буяү исен бетерер өчен, юар алдыннан, бераз горчица салыгыз.

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй куеп йөрегез.

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнар су белән юдыртып җибәрегез.

Кайчак кызынгач тиредә ак таплар барлыкка килә. Монардан котылу өчен гап-гади аш содасы кулланырга киңәш ителә. Аз гына соданы губкага салып, тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.

Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шушы катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.

Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз.  Азык-төлекне идеалҗ чиста тактада гына кисегез.

Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын суга утыртып торыгыз.

Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.

Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча салсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: