Туганайлар

Гөмбә тозлау

Дуслар, гөмбә җыя башладыгызмы инде❓

📌Грузди гөмбәсен яхшылап юабыз һәм кайнатырга куябыз. 3 л суга 💧4 аш кашыгы тоз🧂 салабыз. 30 минут ачык капкач белән кайнатабыз.
Суын агызабыз, агып торган суда гөмбәләрне юабыз. Тагын бер кат шулай эшлибез. 3 л суга 4 аш кашыгы тоз салып, 30 минут кайнатабыз. Бу юлы Кайнап чыкканнан соң салабыз:
🍄5,6 шт лавр яфрагы🍃
🍄15 шт түгәрәк борыч
🍄4,5 шт укроп зонтигы
🍄2 баш сарымсак
🍄10 шт. карлыган яфрагы
🍄1 чәй калагы лимон🍋 кислотасын 100 мл суга салып;
🍄100 гр уксус;
Шушы рассолда 10 минут🕔 кайнатабыз. Аннары сүлпән утта тотып, стериль банкаларга әзер гөмбәләрне тутырабыз. 1 л банкага 2 аш кашыгы сыек май салырга онытмыйбыз. Өстенә рассол агызабыз. Иртә беләнгә кадәр капкачы белән аска каратып әйләндереп тотабыз. Аннары суык урынга сакланырга куябыз.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: