Туганайлар

Язны каршылыйбыз: витаминнар турында мифлар

Көн язга авышканын инде күпләр сизгәндер. Организмны алдап булмый.

Кояшлы көннәр ешайды, һава торышы да җылырак. Күңел дә күтәрелә. Әмма һәр кешенеке дә түгел. Еш кына “йоклап”, хәлсез йөрүчеләр дә очрый.
Күпләр бу халәтне авитаминозга кайтарып калдыра. Гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Константин Спахов витаминнар хакында 4 мифка ачыклык кертте.
— Узган елгы яшелчә, җиләк-җимештә витаминнар инде беткән була.

– Витаминнар теләсә нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәдә бар. Хәтта бик озак торганнарында да. Хәзер аларны түбән температурада, кислородсыз гына тирәлектә саклауның төрле ысуллары бар. Кислород җимештәге витаминнарны таркатуда иң зур роль уйный, чөнки аның ярдәмендә витаминнар оксидлаша башлый. Ә кислородсыз урында тотканда барлык витаминнар да саклана.

— Яшелчә, җиләк-җимеш кенә витамин чыганагы булып санала.

– Дөресен генә әйткәндә, яшелчә һәм җиләк-җимеш иң мөһим витаминнар дип саналмый. Алардан бары С (аскорбин кислотасы) һәм бета-каротин алырга мөмкин. Соңгысы витамин булып исәпләнми, әмма организмда А витаминына әверелә. Моннан тыш тагын фолий кислотасын искә алырга була. Ул яшел яфрактан торган яшелчәләрдә күп. Ә бавырда тагын да күбрәк. Сүз уңаеннан, шул ук бавыр шактый витаминнар чыганагы булып исәпләнә дә. Иң яхшысы терлек бавыры санала. Моннан тыш, ярмалар, ит, сөт ризыклары һәм йомыркада витаминнар күп күләмдә була.
— Йокы килү, арыганлык, депрессия, чәч коелу һәм тән тиресенең коры булуы, тырнаклар сыну витаминнар җитмәү билгесе.
– Бер яктан әйе. Әмма бу билгеләр башка бик күп авырулар вакытында да очрарга мөмкин. Бигрәк тә яз көне үзегездә мондый билгеләр күренә икән, моңа гаҗәпләнәсе түгел.
Тагын бер мисал – түбән гемоглобин (анемия). Ул В12 һәм фолий кислотасы җитмәгәндә барлыкка килә. Әмма анемиянең витаминнарга бер генә дә катнашы булмаган төрләре дә очрый.

– Витаминнарны кирәгеннән артык туплап була.
– Була, әмма бу берничә витаминга гына кагыла. Алар арасында Д, Е, А һәм В12 витаминнары бар. Соңгысы бавырда туплана. А витаминының организмда артык күп булуы йөкле хатын-кызлар өчен куркыныч тудырырга, баланы ямьсезләтергә мөмкин. Май сыман К витамины да организмда җыелып, канны куертырга мөмкин. Моның исә, үз чиратында, тромбозларга китерүе бар.
Калган витаминнарны көн саен кулланырга кирәк. Әгәр дә кирәк дозадан артыграк эчәсез икән, алар организмнан чыгарыла. Мисалга В2 (рибофлавин) бәвел белән чыга. Кайчагында сидек куе сары төскә керә.
Витаминнар җитмәүне анализлар биреп кенә белеп була. Әмма барлык витаминнар буенча да анализ ясамыйлар. Гадәттә канда В12, Е, Д, А һәм фолий кислотасын тикшерергә мөмкин.

Чыганак

Фото:http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/yazny-karshylyybyz-vitaminnar-turynda-miflar

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: