Туганайлар

Өйдәге иң куркыныч урын кайда?

Иң куркыныч урын дигәч, күпләр бәдрәфне атый. Ә менә галимнәр башка фикердә

Аризона университеты галимнәре кеше өчен иң куркыныч микроорганизмнар кухнядагы раковинада ди.

Унитазга караганда раковинаның пычраграк булуының берничә сәбәбе бар. Унитазны без көчле химикатлар белән эшкәртәбез шуңа андагы микроорганизмнар үлә. Андый химикатларны кухняда кулланмыйбыз. Шулай ук, раковинада микроорганизмнар үрчер өчен мөмкинлекләр дә бар. Кешеләр анда чи итне җылыта. Эчәк таякчыклары үрчергә мөмкин. 

Тагын иң пычрак урыннар - ашарга әзерли торган өстәл, савыт-саба юа торган губка, чүпрәкләр. 

Микробиологлар бу урыннарны махсус сыекчалар белән юарга тәгъдим итә.

Кухня үзе дә иң куркыныч урыннарның берсе. Янгын очракларының һәр дүртенче очрагы кухняда килеп чыга. Чөнки кухняда иң куркыныч җиһазларның берсе - плитә. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: