Туганайлар

Ольга Гыйльметдиновадан нарат күркәсеннән варенье ясау рецепты

Казан шәһәреннән Ольга Гыйльметдинова үзе яратып ясый торган нарат күркәсе вареньесы рецепты белән уртаклашты

Нарат күркәсеннән варенье кайнату өчен түбәндәгеләр кирәк: су – 0,5 литр, шикәр – 1 килограмм, нарат күркәсе – 1 килограмм, кедр чикләвеге – 100 яки 200 грамм.

Нарат күркәләрен ботакларыннан чистарткач, салкын суда юабыз. Өстәлгә җәелгән салфеткага күркәләрне тигезләп таратып салып киптерәбез. 0,5 литр суга 1 килограмм шикәр комы кушып сироп әзерлибез. 1 килограмм нарат күркәсен әзер сиропка салып, 20 минут чамасы кайнаткач, сүндерәбез. Һәм 12 сәгать шул килеш тотабыз. Аннан соң, алсу гәрәбә төсенә кергәнче – 40 минут чамасы – кайнатабыз. 5 минут кала, 200 грамм чистартылган кедр чикләвеге кушабыз (100 грамм да җитә). Вареньены кайнар килеш стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, капкач ябып, өстен калын сөлге белән каплап куябыз. Ә суынгач, салкынча урында саклыйбыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: