Туганайлар

Ни өчен хатын-кызлар ир-атлардан озаграк яши?

Галимнәр тикшеренү үткәреп, хатын-кызларның ни өчен ир-атлардан озаграк яшәвен ачыклый алган

Тикшеренү күрсәткәнчә, бу генетикага бәйле, дип хәбәр итә «OANE.WS» сайты. Бер җенес хромосомаларының бер үк төрле күчермәләре булган җан ияләре озаграк яши, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу аларның күзәнәкләрендә икенче бер үк хромосоманың «саклаучы механизм» сыйфатында чыгыш ясавы белән аңлатыла, ә XY хромосома булган көчле җенес вәкилләре организмга тәэсир итә торган төрле йогынтылардан алай ук сакланмаган.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, статистика буенча, хатын-кызлар ир-аттан 21 %ка озаграк яши.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: