Туганайлар

Лимон ашасаң, ябыгасың, диюләре дөресме?

Лимон төшенең ябыктыру сәләтенә ия булуы билгеле.

Орлык составындагы файдалы матдәләр ашказаны һәм эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, метаболизмны тизләтә. Лимон кислотасы составында булган ацетилсалицил кислотасы кан күрсәткечләрен яхшырта, аны сыеграк итә. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә.

Ябыгу өчен махсус лимон диетасы бар. Әлеге диетада катгый тыюлар юк. Бары тик ашау режимын көйләргә ярдәм итә торган махсус кагыйдәләр генә бар.

Әлеге диета һәр көнне иртән лимон согы салынган су эчәргә, лимонны һәм аның кабыгын төрле ризыкларга, эчемлекләргә, соусларга салырга куша. Диета вакытында чәй, кәһвә, газлы эчемлекләрдән, камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Десертка пудинг, җиләк-җимеш салаты һәм клетчатка күп булган башка җиңелчә баллы ризыклар куллану мөһим. Бу диетаны 14 көн тоту кирәк.

Лимон төшенең ябыктыру сәләтенә ия булуы билгеле.

Лимон суын ничек ясарга:

0,5 лимон,
250 мл газсыз минераль су.

    Әлеге рецепт лимон суын беренче тапкыр куллануга исәпләнгән. Ярты лимон согын сыгабыз һәм минераль су белән кушабыз. Әлеге эчемлекне ач карынга эчәсе. Аны эчкәннән соң, кислотаны нейтральләштерү өчен, авызны чәй содасы белән чайкарга киңәш ителә.

Алга таба әлеге эчемлекне ике стакан эчәргә кирәк. Һәр стаканга бер лимонны сыгып бетерәбез. Беренче стаканын - ач карынга эчеп бетерергә, калганын көн дәвамында эчәргә кирәк. Бу схема буенча лимон суын алты көн эчү мөһим. Җиденче көнгә өч лимон согын өч литр су һәм бер аш кашыгы бал белән бутыйбыз. Сигезенче көнгә әлеге эчемлекне 6 стакан эчәбез. Аннан көн саен бер стаканга киметеп барабыз. 14нче көн җиденче көнне кабатлый. Шул рәвешле, лимон суын эчүне төгәллибез.

"Интертат"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: