Туганайлар

Кайчаннан чыршы кую гадәткә кергән

Россиядә чыршы бизәү гадәтен Петр I кертә

Ел дәвамында гел яшел чыршылар борын-борыннан ук Төньяк Европа халыкларының торагын бизәгән. Ул вакытта христиан дине дә булмаган әле. Герман халыклары өчен ылыслы агачлар мәңгелек гомер символы була, аларны Кояш та ярата. Шуңа күрә кышкы Кояш торгынлыгы көнендә өйгә чыршы ботаклары куялар. Чыршының башына йолдыз куюны Мартин Лютер исемле рухани уйлап тапкан дип фаразлыйлар.Ул Вифлеем йолдызы истәлегенә барлыкка килгән. 

Россиядә чыршы бизәү гадәтен Петр Беренче кертә. 1700 нче ел алдыннан ул Яңа елны 1 гыйнварда бәйрәм итү турында указ имзалый. Моңа кадәр яңа ел 1 сентябрьдә башланган. Ул ылыслы агачлар бизәргә куша. Тик бу традицияне халык хупламый, Петр үлгәч, ул гадәт бетә. Бу указга кадәр мәрхүмне җирләгәндә, табут алдыннан юлга ылыслы агачлар җәя торган булганнар. Бәлки шуңа күрә халык чыршы куюны кабул итмәгәндер.

Рождествога чыршы бизәү гадәте 1818 елда кабат яңартыла. Аны Николай Икенче император гаиләсе кертеп җибәрә. Аның хатыны немец була. XIX гасыр азагында ясалма уенчыклар, конфетлар белән бизәлгән чыршы кую традициягә әверелә.

Совет хакимияте килгәч, динигә охшаган бу гадәт кабат юкка чыгарыла. 1935 елда балалар өчен тагын чыршы куя башлыйлар. Шуннан бирле Яңа ел чыршысы кую Россиядә гадәткә кереп кала. 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/r

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: