Туганайлар

Иван-чәйне дөрес җыйсаң, эшкәртсәң генә файдасы тия

Иван чәйне коры, кояшлы көнне юл кырыеннан читтә, урман эчләреннән иртәнге сәгать уннан төшкә кадәр җыярга кирәк. Яңгырдан соң җыюның файдасы юк

НИЧЕК ҖЫЯРГА

Иван чәйне коры, кояшлы көнне юл кырыеннан читтә, урман эчләреннән иртәнге сәгать уннан төшкә кадәр җыярга кирәк. Яңгырдан соң җыюның файдасы юк. Аны чәчәгеннән тотып яфрагын аска таба сыдырып җыярга кирәк. Болай эшләгәндә үсемлеккә зыян килми. Чәчәк һәм яфракларын аерым җыю да яхшы. Иң мөһиме – иван чәйне дөрес итеп эшкәртү.   

ЭШКӘРТҮ ЫСУЛЛАРЫ

Беренче ысул:  Капчык-капчык җыеп кайткан яфракларны өч литрлы банкаларга тутырып кояшка куярга. Якынча 15 сәгатьләп тотканнан соң ачып карарга, аннан чәчәкле, баллы ис килергә тиеш. Шуннан соң олы савытка салып камыр изгән кебек изәләр. Ул караңгы төскә керә, дымлана, күләме нык кими. Бик озак басканнан соң тастымал белән каплап, өстен бастырып куясы. Бу “ферментация“ ысулы дип атала. 6-7 сәгатьтән соң әлеге катнашманы табага яхшылап таратып духовкада 100 градуста гына ишеген бераз ачык калдырып киптерергә. Вакыт-вакыт болгаткаларга. 1-1,5 сәгать киптергәннән соң кәгазь капчыкларга тутырып элеп  куярга.

Икенче ысул:  Яфракларны җыеп алып кайткач җилсез, кояш төшми торган урынга чиста чүпрәк өстенә 2-3 сантиметр калынлыкта итеп җәяргә. Ике тәүлек эчендә аның яфраклары бөгелә башлый. Аннан “ферментация“ үткәрергә.

Өченче ысул:

Бу ысул иван чәйне ясау тәҗрибәсе булганнар өчен кулай. Җитен тукымага тигез итеп яфракларны тезәргә һәм бик төгәл итеп тукыманы бөтерергә. Һәм бау ишкән кебек урап, баш-башыннан ике кеше тотып ныгытып тартырга кирәк. Бер тәүлеккә караңгырак урынга калдырырга кирәк. Аннан киптерү процессы башлана. 

Дүртенче ысул:

Кайберәүләр иван чәйне иттарткычтан чыгарып бөртекле чәй дә ясыйлар.  Икенче ысулдагы кебек җилсез көнне ике тәүлек тотканнан соң аны иттарткычтан чыгарырга һәм киптерергә кирәк.  Иван чәйнең чәчәгеннән дә чәйне нәкъ шушы ысуллар белән әзерләргә була.   

ХУШ ИСЛЕ ЧӘЙ

Чәйнеккә иван чәйне салып 20 минут тирәсе төнәткәннән соң ул бик матур кызгылт-кара төскә керде. Тәме гадәти чәйдән аерылмый диярлек. Берничә тапкыр пешергәннән соң да ул төсен һәм тәмен югалтмый.   

СӘЛАМӘТЛЕККӘ ФАЙДАСЫ

Әлеге шифалы чәйнең сәламәтлеккә дә файдасы зур. Ул С витаминына бай. Составында органик кислоталар, эфир майлары бар. Иван чәй баш авыртуыннан, йокысызлыктан, ютәлдән файдалы. Иммунитетны күтәрә, тынычландыра, кан составын яхшырта, кан басымын яхшырта, нерв системасы эшчәнлеген көйли.

Фото https://flowertimes.ru/ivan-chaj-kiprej/

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: