Туганайлар

Бик тәмле кабачки рецепты

Кабачкидан ясалучы бик тәмле, сынау узган рецепт тәкъдим итәбез

Кышка  кыяр, помидор тозлау,  яшелчәләрдән салатлар эшләү вакыты.  Сезгә тәкъдим итәсе кабачкидан ясалучы салатыбыз сынаулар узган бик тәмле рецепт.

3 кг кабачки, 0,5 кг суганны иттарткыч аша чыгарырга. Асты көймәсен өчен болгаткалап, сүрән утта бер сәгатьләп пешерергә.  250 г томат пастасы (“Кухмастер” булса бигрәк тә яхшы), 250 г майонез, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан тирәсе шикәр комы, 100 мл сыек май, бер баш сарымсакны уып салып тагын 25-30 минут кайнатырга. 2  аш кашыгы уксус салып болгатасы да сүндерәсе. Стериль банкаларга тутырып тимер капкач белән ябып әйләндереп, җылы әйбер каплап суынганчы тотарга. 0,5 литрлы 6 банка чыга.  Тәмле булсын!

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: