Туганайлар

Балан бәлеше рецепты

Баланның витаминнарга бай икәнлеген ата-бабаларыбыз да бик яхшы белгән. Шуңа күрә дә кыш көннәрендә аңардан бәлеш пешергәннәр. Уңган хуҗабикәләргә бик җиңел һәм үзенчәлекле дә булган рецепт тәкъдим итәбез

Балан бәлеше пешерер өчен башта камыр басарга кирәк. Моның өчен 250 грамм кибет каймагы, 6-7 аш кашыгы көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чәй содасы, чама белән он кирәк булачак. Камырны баскач, өстен каплап ял иттерегез.

Эчлек өчен туңдырылган баланны пешереп алыгыз (баланның әчесе бетсен өчен туңдыру шарт), пешеп чыгар алдыннан туралган алма, шикәр комы өстәгез. Алма пешкәч тә, плитәне сүндереп, суытырга куегыз.

Эчлекне камырга салып, авызын каплагач, өстен чәнечке белән тишкәләп алырга онытмагыз. Болай иткәндә балан пешкәндә бүленеп чыккан су пар булып очып бетә һәм пирогның эче юешкә тартмый.

Бу рецептның үзенчәлеге – эчлеккә баланга алма да кушылу. Пешереп карагыз, бик тәмле һәм хуш исле пирог килеп чыга.

Якты юл

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: