Туганайлар

Артем бәете

Мамадыш районы Зур Артыш авылында туып-үскән Митрофанов Артем Ильич, 2011 елның 29 августында Чаллы- Казан трассасында юл һәлакәтенә очрап, вафат булды. Әнисе Митрофанова Зоя улына багышлап бәет язган.

Бакчаларда печән чаптың

Августның соңгы көнендә.

Улым, сиңа бәет язам

Көзнең озын кичендә.

Кичтән чыгып киткән чакта,

Машинамда киттем мин.

Икенче көн кичке якта

Гроб белән кайттым мин.

Өйдән чыгып киткән чакта,

Үләсемне белмәдем.

Сау булыгыз, мин киттем, дип,

Беркемгә дә әйтмәдем.

Әнкәй, җәйгән урыным калды,

Ятып та карамадым.

Кайткач ятам, дигән идем,

Әйләнеп кайта алмадым.

Салкын асфальт өсләрендә

Акты минем каннарым.

Сызылып таңнар аткан чакта,

Чыкты минем җаннарым.

Әнкәем, миннән башка

Ничек ашлар ашарсың?

Иптәшләремне күргәчтен,

Ничек итеп чыдарсың?

Көзләр җиткәч, миңа диеп

Оекбашлар бәйләрсең.

Үзем кия алмам,әни, рәнҗемә,

Дусларыма бирерсең.

Лилиана кызымны

Үз кызымдай яраттым.

Һәр кич саен шалтыратып,

Тыныч йокы теләдем.

Инде хәзер тели алмыйм,

Үзем мәңгелек йокыда.

Минем өчен борчылмагыз,

Бирешмәгез кайгыга.

Ике көннең берсендә

Субашына кайттым мин.

Соңгысында кайта алмадым,

Олы юлда калдым мин.

Машина да алган идем,

Юлларда йөрермен дип.

Кем уйлаган, 26 яшьтә

Гүрләргә керермен, дип.

Күп сораулар сездә калды,

Җавабы үзем белән.

Ничек килеп чыкканлыгын

Мин үзем генә беләм.

Шахталарга китәр идем

Чыгарырга ташкүмер.

Нигә кыска булды икән

Миңа бирелгән гомер.

Чәчәк идем, чәчәк идем,

Чәчәк идем илләрдә.

Чәчәк кебек яшьлегемне

Алып киттем гүрләргә.

Самовар кайнаган чакта,

Бетә лә күмерләрем.

Бик кирәкле вакытларда

Өзелде гомерләрем.

Нихәл итим, язмышымдыр,

Үзем теләп алмадым.

Монда килгәч, өйгә кире

Кайтмавымны аңладым.

Казаннарга барган чакта

Уңга киткән юл булыр.

Зират яктан җилләр иссә,

Миннән сәлам шул булыр.

Каберемә килгән чакта,

Сез чәчәкләр салыгыз.

Бакыйлыкта күрешербез,

Ә хәзергә хушыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: