Туганайлар

23 февральгә ирләр нинди бүләк алырга тели һәм хатыннар нәрсә бирә?

Бу турыда оештырылган сораштыру нәтиҗәләрен тәгъдим итәбез

Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар гаджетлар, сәгатьләр һәм автомобиль бүләк итүләрен тели. Бу турыда Авито порталы оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.

Сораштыруда катнашкан ир-атларның 25 проценты бүләккә гаджет алыр иде. 24 процентына — автомобиль, 22 процентына — сәгать, 21 процентына — спорт инвентаре кирәк. Бүләк сертификатына ир-атларның 15 проценты, оекбаш һәм эчке киемгә 7 проценты сөенәчәк.

Хатын-кызларны сораштыру нәтиҗәләре буенча, ир-атларның 24 проценты косметик чаралар, 23 проценты бүләккә кием-салым алачак. Сорауларага җавап биргән хатын-кызларның 22 проценты акча сертфикаты бүләк итәчәк, 17 проценты исә оекбаш бирәчәк.

Хатын-кызларның 2 проценты ир-атларына автомобиль бүләк итәргә җыена, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: