Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Табигать дәвалый

Файдалы киңәшләр.

- Тукранбаш (клевер) чәчәге төнәтмәсен чәй урынына эчсәгез, кан тамырларын чистартыр.

 Фото: "Журнал агронома"

- Кан чистарту өчен кычыткан төнәтмәсен 14 кән эчәргә кирәк.

 Фото: "Рамблер"

- Остеопороздан иң яхшы профилактика - көн саен иртән бер стакан суга бер аш кашыгы алма уксусы болгатып эчү.

- Ашказаны җәрәхәтеннән ике ай буена иртән ач карынга 1 аш кашыгы дуңгызның  тозсыз эч маен эчәргә.

- Шикәр чиреннән 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы андыз (девясил) тамырын салып, сүрән утта 30 минут тотарга, соңыннан суынганчы  төреп куярга. Көн саен ашар алдыннан 3 тапкыр  1 аш кашыгы эчәргә. Өч атна эчкәч, 5 көн ял итәргә һәм дәвалау курсын дәвам  итәргә.

 Фото: supersadovnik.ru

Усак каерысын (50-60 грамм) 1 литр суда көн саен кайнатып эчәргә. 20-25 көн эчү кандагы шикәрне күпкә киметә. Язгы каеры яхшырак.

- Усак агачы көлен иләп, вазелин белән бутарга. Экземадан бик яхшы дәва.

- Чәч үстерү өчен 200 гр. коньякны 100 гр. угычта уылган суган яки сарымсак белән бутарга, яхшылап чәч төбенә сөртергә. Состав беткәнче, көн саен кулланырга.

- Склероздан чи бәрәңге  согы эчәрә. Көнлек норма - кабыгы белән угычтан уылган бер бәрәңге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев