Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуш, иске ел!

Римма Никитина (Казан, җырчы): - Быелгы Ат елы бик күңелле үтте. Чынлыкта, быел ат кебек эшләдем... Концертлар, банкетлар күп булды. Яңа җырлар язылды быел... ("Яратам сине", "Ерактан бәхет эзләмә"). Инглиз телен әзрәк өйрәнеп, инглизчә попурри яздырдым. Бу минем өчен зур үсеш дип саныйм. Яңа 2015 елда барлык "Туганайлар" газетасы укучыларына...

Римма Никитина (Казан, җырчы):
- Быелгы Ат елы бик күңелле үтте. Чынлыкта, быел ат кебек эшләдем... Концертлар, банкетлар күп булды. Яңа җырлар язылды быел... ("Яратам сине", "Ерактан бәхет эзләмә"). Инглиз телен әзрәк өйрәнеп, инглизчә попурри яздырдым. Бу минем өчен зур үсеш дип саныйм. Яңа 2015 елда барлык "Туганайлар" газетасы укучыларына исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, зур шатлыклар телим. Кәҗә елында рәхәтләнеп, җиңел генә яшәргә, кәбестә генә түгел, итне дә күбрәк ашарга язсын!
Зинаида Чурашова (Түбән Кама, пенсионер):
- 2014 елда мин пенсиягә чыктым. Бер караганда сөенечле булса, икенче караганда әзрәк йөрәк чемерди. Зур сөенечем бар: өченче тапкыр дәү әни булдым, җимешем - оныгым Марьяна - дөньяга килде. 2015 елда улым Илдусның 11 классны яхшы гына тәмамлап, югары уку йортына керүен телим. Дөньялар тыныч, барыбыз да исән-сау булуны теләп калам. Яңа еллар белән барчабызны!
Светлана Малахова-Пасыева (Казан):
- Быел игезәк кызларыма 14 әр яшь тулды, беренче паспортларын алдык. 4 һәм 5 билгеләренә генә укып, мине сөендерәләр. Киләсе елда да шулай ук әйбәт укырлар, сәламәт, әдәп ле булып үсәрләр дип өметләнәм. Барыбыз өчен дә уңышлы еллар килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев