Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

“Ай Биби” аша табышу

Газетабызның 13 сентябрь санында "Ай Биби, җылама" дигән язма урнаштырылды. Газета укучыбыз Алексеевск районы Красный Баран авылыннан Раиса Васильева "Ай Биби, җылама" җырының сүзләрен язып җибәргән. Хатының соңында Раиса түти үтенечен дә белдергән. 1958 елда Магнитогорск шәһәрендә яшәгәндә аның Нина Шалапаева исемле дус кызы була. Ул кыз Саша исемле җегеткә...

Күптән түгел редакциягә Колышчыдан шалтыратып, Нина түти турында хәбәр барлыгын әйттеләр. Үзебезнең пенсионер хәбәрчебез Валентина Максимова үткәргән "расследование" буенча, чыннан да, 50нче елларда Александр дигән егет Нина Львова дигән кызга өйләнеп, аны Магнитогорск ягына алып китә. Александр үзе дә Колышчыныкы булып, читкә бераз алданрак чыгып китә. Үзе белән энесе Семенны да ияртә. Александр белән Нина матур яшәп, ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ике улларын да яман чир вакытсыз гүргә кертә. Гомеренең көзенә кергәндә, Александр дәдәй Колышчы авылына кайтып, йорт җиткереп, бөтенләйгә яшәп калу турында хыяллана. Тик аның да гомере иртә өзелә - 60 яше дә тулып җитмәгән көе, ул да үлеп китә. Магнитогорск зиратына күмелә. Колышчы турындагы уйлары мәңгелеккә шунда торып кала. Нина түти, анда яшәүче бердәнбер кызын, оныкларын ташлап, Колышчыга торырга кайтмый. 82 яшьтә булуына карамастан, әле дә ул тере, яшь килеш сакланган, диләр. Һәр елны Колышчыга кайтып, бертуган тутасы - Зоя Львова йортында кунак булып китә икән. Зоя түти үзе дә Колышчыга җәйлеккә генә кайта. Кышны кызларында - Түбән Камада шәһәрендә үткәрә. "Туганайлар"дан аның сеңлесен - Нина Шалапаеваны эзләүләрен ишеткәч, ул бик шатланган. Магнитогорскига сеңлесенә шалтыратып, аннан сөенче дә алган. Алар белән элемтәгә керү өчен Красный Бараннан Раиса түтинең редакциягә шалтыратуын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш