Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Җирнең күкрәгенә куям учым

Язмышның тик безгә язганы... Без җиккән Хыяллар - аргамак, Яллары сибелә җилләргә. Китикме, йөрәкне сихерләп, Үзенә әйдәгән илләргә?! Ярама кагылып, Төн дәшә: "Читләрдән күзләмә Бәхетне! Ерактан эзләмә Ирекне!! Тапмассың җанга тиң тәхетне!!!" Язмышның тик безгә язганын Учлардан эчәмен - Җыр итеп. Хыялым атлары - ирекле! - Очалар, күңелне җилкетеп... Җиргә...

Язмышның тик безгә язганы...

Без җиккән Хыяллар - аргамак,

Яллары сибелә җилләргә.

Китикме, йөрәкне сихерләп,

Үзенә әйдәгән илләргә?!

Ярама кагылып, Төн дәшә:

"Читләрдән күзләмә Бәхетне!

Ерактан эзләмә Ирекне!!

Тапмассың җанга тиң тәхетне!!!"

Язмышның тик безгә язганын

Учлардан эчәмен - Җыр итеп.

Хыялым атлары - ирекле! -

Очалар, күңелне җилкетеп...

Җиргә эндәшү

Җирнең күкрәгенә куям учым:

Тамырларым тирән.

Мин үләннәр, гөлләр тавышында

Үз өнемне сизәм.

Йомшак туфрагыннан җылы иңә -

Нурлар эчкән Җирем!

Мин - бер тузан бөртегедәй якын,

Газиз кызың синең.

Күкрәгеңә синең йөзем куям -

Синдә әнкәм назы.

Богаулаган газаплардан җаным

Бер бушанып калсын.

Мең гөнаһлы килеш килдем сиңа,

Гафу сорап, йөдәп.

Кешеләрнең җанын сафландырыр

Серләреңә өйрәт.

Күкрәгеңә учым куеп тоям:

Тамырларым исән!

Гөлләр булып калкыр өметләрен

Киләчәктән ишетәм.

Сүз

Хисен, сүзен, үзен үтерергә

Бер сүз җитә кайчак кешегә.

Бары бер сүз - хәнҗәрләрдән үткен,

Утлы күмер төсле пешерә.

Бары бер сүз!.. Хаклы булса әгәр

Күтәрәсең әле ничек тә.

Гайбәт төшә калса иңнәреңә

Ничек түзмәк кирәк? Ничекләр?!

Кем өчендер ул сүз - уен гына,

Кем өчендер - козырь уенда.

Кара елан булып, шуып керә

Кара сүзләр кайчак куенга.

Каралталар иң ак, иң пакь йөзне,

Иң саф хисне кара көйдерә.

Бер сүз үзе!.. Нинди көчкә ия:

Көлдерә ала, хәтта сөйдерә.

Хисне, сүзне, җанны үтерергә

Бер сүз җитә утка салырга...

Ә барысын кабат тергезергә

Мең сүз дә аз! Каян алырга?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Луиза Янсуар шигырьләр