Сорауга КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов җавап бирде
Ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аерырга мөмкинлек бирүче бер генә ысул да юк. Көмеш кашык белән дә, бөҗәк личинкалары оялавына карап та, тәм ягыннан да аерып булмый. Күпләр агулы гөмбәне ашарга яраклысыннан аеру өчен суган белән кайнатырга киңәш итә. Әмма мин моны да 100 процент гарантия бирә дип әйтә алмыйм. Бу – халык арасында киң таралган миф. Әгәр гөмбә кайнаган суга салынган суган соры яки зәңгәрсу төскә керә икән, гөмбә агулы дигән сүзгә ышанмагыз да, бу алымны кулланмагыз да. Игътибар итсәгез, балык пешергәндә дә суган зәңгәрсу яки соры төскә керә. Бу очракта да балыкны агулы дияргәме?
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Татарстан
Нет комментариев