Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Ярмалар озак кортламасын өчен ничек сакларга?

Һәр ярманың үз саклану вакыты да була.

Аларны дөрес сакламасаң, ярмалар кортларга да мөмкин. Шулай ук бик озак сакласаң, аның тәме дә бераз бозылырга мөмкин. Ярманы пыяла яки керамика савытта сакласаң яхшырак. Чөнки, керамика яктылык кертми, ә пыяла савыт корткычлардан саклый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ярма «суласын» өчен капкач урынына тукыма файдалану хәерлерәк. Аны савытның башына резинка белән беркетеп куеп була.

Ярмаларны караңгы һәм коры урында сакларга кирәк. Һава температурасы 18 градус җылылыктан артмаска тиеш. 

Солы, манный, перловка һәм тары ярмасын салкынча урында саклагыз.

Корткычлар иярмәсен өчен ярмаларны табада бераз кыздырып алучылар яки бер тәүлеккә туңдыргычка куеп торучылар да бар. 

Һәр ярманың саклану вакыты да була. Иң озак саклана торган ярма — парландырылган дөге.

  • Тары — 9 ай,
  • манный ярмасы — 8-9 ай, 
  • тары ярмасы — 12-14 ай,
  • арпа ярмасы — 14-16 ай,
  • перловка, карабодай, шомартылган дөге — 18 ай, 
  • ярдырылган борчак — 20 ай,
  • шомартылган борчак — 24 ай,
  • тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана ала.

Әгәр ярмада корткычлар барлыкка килсә, аны ашарга ярамый. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев