Туганайлар

Кәгазенә ни язылган?

Читтән кертелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр маркировка узарга тиеш. Сатуга чыккан җиләк-җимешләргә ябыштырылган наклейкаларда кулланучы өчен файдалы мәгълүмат бирелә

Наклейкада цифрлы код булырга тиеш. Әгәр дүрт урынлы сан (3ххх, 4ххх) куелган икән, мондый җиләк-җимеш, яшелчәләр химик ашламалар һәм пестицидлар кулланып үстерелгән. Безнең кибетләр, базарларда күбрәк шундый яшелчә һәм җиләк-җимеш сатыла. Аларның кабыгын чистартып ашарга кирәк.

Әгәр биш урынлы код тора икән, беренче санына игътибар итегез.

9 (9хххх) — табигый шартларда, фермерлар тарафыннан үстерелгән, хәзер аларны “органик” дип атыйлар.

8 (8хххх) — генетик модификацияләнгән үсемлек, аны үстергәндә ген инженериясе технологиясе кулланылган, ягъни бу — ГМО. Кулланучыны ул шиккә салырга тиеш, ГМО үсемлекләрнең кеше организмына йогынтысы тиешенчә тикшерелмәгән.

Җиләк-җимешкә ябыштырылган наклейкаларны ашарга ярый. Билгеле, күрә торып аны беркем ашамый, әмма ашала икән, моның куркынычы юк. Стикер үзе дә, аның җилеме дә кеше организмына зыянлы түгел.

Чыганак: Тәмлетамак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: