Туганайлар

Каз мае дәвалый

Каз мае бик файдалы. Ул иммунитетны ныгытучы препаратлар составына да керә

Каз мае организмны зарарлы матдәләрдән арчый, шешләрнең үсешен туктата, аларны тарката ала. Анда холестерин юк. Каз маен сөртеп салкынга чыкксаң, тире ярылмый, ул өшүдән дә саклый. Менә сезгә каз маен файдалы итеп куллану буенча берничә киңәш:

- Ул тире пешсә дә булыша. Моның өчен 100 г эретелгән каз маена 1 аш кашыгы сырганак мае кушарга. Көнгә ике тапкыр пешкән урынга әлеге катнашманы сөртеп торырга кирәк була.

- Ютәлдән. 1 стакан җылы сөткә 1 бал кашыгы каз мае һәм бал кушарга. Болгатырга һәм йокларга ятар алдыннан эчәргә.

- Бронхиттан каз мае белән компресс ясарга була. Эретелгән каз маена угычтан уылган суган кушарга кирәк. Шуны күкрәккә уарга һәм җылы итеп төренеп ятарга.

- Каз мае шулай ук җыерчыкларны да тигезли икән. 1 йомырка сарысына эретелгән 1 балкашыгы каз мае кушарга. Сыегайтылган 1 балкашыгы бал өстәргә. Катнашманы биткә сөртеп, 30 минут тотарга. Аннан ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.

- Үкчә катканда, ярылганда да ярдәм итә ала ул. Каз маен сулы савыт өстендә эретергә. Аякларны түзәрлек кайнар суга тыгып утырып йомшартырга. Корытып сөртергә һәм каз мае сыларга.

Фото: Интертат

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: