Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Яңа 2023 елга йолдызнамә белән таныштырабыз

Яңа елны дулкынланып каршы алабыз.

Яңа планнар корабыз, яхшы үзгәрешләр көтәбез. Астрологлар Кара су Куяны (Мәче) елында безгә нәрсә юрыйлар икән дип, гороскопларга да күз салабыз.

Куян – тынычлык, тотрыклылык вәгъдә итүче ягымлы һәм дустанә җәнлек. Куян елы – 1915, 1927, 1939, 1951, 1975, 1987, 1999 һәм 2011 елларда булган. Ә инде Кара су Куяны елын XX гасырда ике мәртәбә каршылаганнар: 1903 һәм 1963 елларда. Бу гасырда ул тагын 2083 елда булачак.

Көнчыгыш календаре буенча, Куян елына без 2023 елның 21 январеннан 22сенә каршы төндә керәбез.

Яңа елны Кытайда – куян, ә Япониядә һәм Вьетнамда мәче белән бәйлиләр. Россиядә икесе белән дә атап йөртәләр. Астрологлар фикеренчә, 2023 ел яхшы үзгәрешләр, муллык, тынычлык китерәчәк. Аларның бу юраулары чынга ашуын, хәзерге хәрби операция шартларында, күңел бигрәк тә тели. Куян елында гаиләдәге мөнәсәбәтләр ныгып, өйдә яхшы атмосфера урнашачак. Моның өчен, әлбәттә, кешеләрнең үзләренең дә яхшы күңелле булулары шарт. Куян елы, беренче чиратта, гаилә кыйммәтләре елы булып санала. Шунлыктан, ялгызларның үз парларын табуларына, гаилә коруларына, бала тууга ышаныч зур.

Яңа ел ызгыш-бәхәсләрсез, тыныч булырга охшаган. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, романтика, профессионал өлкәдә үз урыныңны табу беренче урында тора.

Яңа елны үз гаиләңдә, иң якын кешеләрең янында каршы алырга кирәк. Өйдә чисталык һәм һәркемгә рәхәт булырга тиеш. Ачу-үпкәләрдән арынырга, киләчәккә яхшы планнар корырга онытмагыз.

Су да киләсе ел символы. Су – вакытның тыныч, салмак агышы чагылышы, ә куян белән мәче җир стихиясенә карыйлар.

Ел төсе – кара, ә ул кыюлык, мөһим карарларны аңлата. Астрологлар уенча, яңа 2023 ел Тигр елының авыр нәтиҗәләрен бераз җиңеләйтәчәк. Елның икенче яртысында тормыш гадәти агымына кайта.

Кучкар. Уңышлар елы. Максатыннан тайпылмаса, уй-хыяллары тормышка ашачак. Теләсә нинди бәхәсле хәлләрдән дә коры чыга, карарларны икеләнүләрсез кабул итә. Иң мөһиме, үз-үзенә ышану! Аңа икеләтә көч куеп эшләргә туры киләчәк. Уңышсызлыклардан куркырга кирәкми. Курку мөмкинлекләрне чикли. Буш вакытны якыннары янында уздыру яхшы. Юк-барга көнләшмичә, гаиләдә бернәрсәне дә ашыгып хәл итмәсә, үз холкын үзгәртергә тырышса, бар да әйбәт булыр.

Үгезбозау. Аның өчен бик үк тыныч, тотрыклы һәм уңышлы еллардан түгел. Ә шулай да уңай үзгәрешләр елы: эштә, үзара мөнәсәбәтләрдә, бизнеста, мәхәбәттә һәм карьера үсешендә. Аның өчен тир түгеп, баш күтәрмичә эшләргә туры килер. Йомшак холыклы, сизгер, тынычлык сөюче Үгезбозау һәр эшне ахырына җиткерергә ярата. Эш-мәшәкатьләр белән бергә, күңел ачулар да көтә. Ул гаилә җанлы һәм тугрылыклы дус та әле. Үҗәтлек хас. Аларны хәйлә белән генә җиңеп була. Намуссыз кешеләрдән, мошенниклардан куркыныч янавын да истән чыгармасын.

Игезәкләр. Бетмәс-төкәнмәс энергияләр елы. Шунлыктан үзен таулар күчерер көчкә ия итеп хис итәчәк һәм күп нәрсәләргә ирешәчәк тә. Ялгызларга үз бәхетен эзләр чак җитте. Эшкә яки яңа романтик мөнәсәбәтләргә баштан чумудан курыкмасын. Бу – һәрчак игътибар үзәгендә булырга яратучы Игезәкләр елы. Тиз үзгәрүчән, иреген чикләгәнне яратмый. Яңадан-яңа танышларсыз һәм уен-көлкесез яши алмый. Вакытның кадерен белергә, башкалар фикеренә колак салырга өйрәнергә кирәк. Маҗаралардан курыкмаска, сәяхәт итәргә дә киңәш ителә.

Кысла. Язмышының кискен борылышлар елы. Барысы да түземлеккә һәм үзгәрешләргә вакытында игътибар итүгә бәйле. Уңышка өметләнеп, кул кушырып утырмаска. Ни генә булса да судан коры чыгачагына ышану да яхшыга илтми. Узганнар белән генә яшәмичә, алга барырга. Үз сәламәтлеген кайгыртырга, саф һавада озаграк йөрергә кирәк. Юмор хисенә ия булсалар да, күңелсезлекләргә юлыкмас өчен чама хисен югалту да ярамас. Куелган максатына ирешү өчен тырышып эшләргә, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска. Ялгыз эшләүгә караганда, коллектив хезмәт югарырак нәтиҗә китерәчәк.

Арыслан. Ел төрле вакыйгаларга, яңа кешеләр белән танышуларга бай булачак. Баштанаяк эшкә чумса да, барысын да ерып чыга. Әмма гаиләсен, үз сәламәтлеген онытып эшләве бик кыйммәткә төшәчәк. Артык туры сүзле һәм кискен булуы да үзе өчен үк әйбәт түгел. Үзсүзлелек тә тормышта начар киңәшче. Ә шулай да үз принципларына тугры булганнарны уңыш көтә. Профессионал тармакта иреккә омтылуы артык яхшы үзгәрешләргә китермәвен истә тотсын. Ныклы ихтыяр көченә ия, күңел төшенкелегенә бирелми. Саранлык хас түгел, һәркемгә булышырга, көчсезләрне якларга тырыша.

Кыз. Быел акчаны саклап тоту, яңа дуслар табу һәм бизнес-контрактлар төзергә киңәш ителә. Барлык теләкләренең тиз генә чынга ашуын көтмәсә дә, сәяхәтләргә чыга ала. Кая гына барса да, ял итә һәм үзе өчен файдалы яңа нәрсәләр беләчәк, эчке дөньясын да баетачак. Тормышта көтелмәгән хәлләр булмый. Хаталарны танып, аларны кабатламаска гына кирәк. Үпкә, күңел төшү аркасында сәламәтлек какшарга мөмкин, ял итәргә дә онытмасын. Ерак җирләргә сәяхәт кенә димәгән, эшне калдырып торып, урман һавасы сулап кайту да яхшы ял.

Үлчәү. Ныклыкка сынау, үз тормышына һәм якыннарына башка күзлектән карау елы. Башкалар белән чагыштырганда, Үлчәү өчен тыныч ел булса да, агым уңаена гына йөзеп булмаячак. Сабыр, бар нәрсәне дә озаклап, төрле яклап карап хәл итүчән. Үз эченә бикләнгән кебек тоелса да, шат күңелле. Үз фикерен яклый белә, гадел. Табигать биргән талантка ия булса да, күп вакыт янәшәдәгеләрнең терәге, ярдәме җитеп бетми. Ә үзе якыннарына булышырга һәрвакыт әзер. Катлаулы хәлләрдән дә үзе өчен файдалы нәтиҗә ясый белә. Үзара мөнәсәбәтләргә җаваплы караса, мәхәббәтен очратачак.

Укчы. Кешеләрне үзе артыннан ияртергә сәләтле. Тиешле белемгә һәм ныклы терәккә ия булса, Укчы яхшы җитәкче, сәясәтче, эшмәкәр була ала. Һәр башлангычы уңышка китерә – билгесезлектән куркып калмаса һәм ялкаулыкка бирелмәсә. Ялгышларны төзәтеп, барысын да яңадан башлау елы. Аеруча баштагы биш айда тырышып эшләргә туры килер. Үзалдына билгеле бер максат куеп, шуңа ирешү юлында барлык каршылыкларны җиңеп үтә алса, хыялы тормышка ашачак. Ә аның өчен үз көченә, үзенә ышанырга кирәк.

Чаян. Җиңел сулап, тынычлап калачак. Үзенә уңайлы булган урында эшләргә тырышса, җитәкчеләр белән сүзгә килүдән сакланса, эш сөючән Чаянга уңыш елмаер. Акчаны саклап тотарга, өстәмә табыш чыганагы эзләргә туры килер. Аның каравы, елның икенче яртысында үз керемен арттыра алачак. Сайлаган юлдан тайпылмаска, төшенкелеккә бирелмәскә тиеш. Гаиләдә дә, дуслары белән дә уртак тел табуы авырлаша. Шуңа да чыгырдан чыкмаска, барысын да уйлап эш итәргә кирәк булыр. Юлындагы барлык кыенлыкларны, проблемаларны җиңеп, ел азагында тынычлап калачак.

Кәҗәмөгез. Елның күп вакытын башкаларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә багышларга туры килә. Һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. Үз парына тугрылыклы. Нәрсә генә булса да, үз фикерендә нык торуы зарур, юкса үз-үзен югалтачак. Квартиры яки йорты булган Кәҗәмөгезләргә зур ремонтка тотынырга киңәш ителә. Калганнарының көче дача, квартир яки җир участогы шикелле күчемсез милек алуга да җитәчәк. Эчке куркуны җиңеп, үз көченә ышануы сорала. Бер урында таптанып тормыйчаа, бар көчен биреп эшләсә, һәрбер хәл ителгән проблема өчен тиешле әҗере дә мулдан булачак. Якыннарнының акыллы киңәшләрен тыңлау да зыян итмәс.

Сукояр. Чынбарлыкка һәм үз-үзенә аек күз белән карау елы. Уңышсызлыкларда читләрне гаепләүдән туктап, үз тормышы өчен җаваплылыкны үз кулына алыр вакыт. Якыннары һәм тирә-яктагылар белән яхшы мөнәсәбәттә булу – иң мөһиме. Яңа кешеләр белән танышудан курыкмаска кирәк. 2018 елдан бирле җыелып килгән эшләрне төгәлләргә, яңаларына да җитешергә туры килер. Үзен югары бәяләүче кешеләргә карата игътибарлырак булуы да комачауламас. Тормышка карашын тамырдан үзгәртүдән куркып тормыйча, интуициягә таянса, әйбәт булыр. Мәгънәсез, буш бәхәсләрдән өстен калып, тиеш чакта юл куя белүе белән кешеләрнең ышанычын яулар.

Балык. Гадәти нәрсәләрдә дә гүзәллек күрү, эчке тоемлау, алдан сизү сәләте бирелгән. Тормышта зур үзгәрешләр көтелми. Киләчәккә планнар төзүдән курыкмау, вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмау – һәр эштә уңышка юл башы. Хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү көтә. Югары профессиональлеккә ия булу хезмәт хакында да күренәчәк. Нечкә күңелле, хыялый Балык, үзенә зарар килсә дә, еш кына башкаларга булыша. Дуслык кадерен белә, парына тугрылыклы. Көндәлек проблемаларны хәл итүдә ул язмышка таяна ала. Озак вакытка сузылган шикләрдән арынуда аңа тирә-яктагыларның фикеренә түгел, ә үз-үзенә ышануы ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев