Туганайлар

Надежда Токранова Балык Бистәсе гүзәле булды

16 март көнне Балык Бистәсе районында матурлык һәм талант конкурсы булып узды.

Конкурста 15 тән алып 40 яшькәчә булган хатын-кызлар көч сынашты.
Катнашучылар барлыгы дүрт бирем үтәде. Беренчесендә үзләре белән таныштырдылар, икенчесендә кичке күлмәк белән чыгыш ясадылар, өченчесендә интеллектуаль сәләтләрен, дүртенчесендә үзләренең нинди талантка ия булуларын күрсәттеләр.
Конкурсантлар арасында җиңүчеләр ике категориягә бүлеп билгеләнде. 15-25 яшьлекләр арасында Урахча авылыннан Айдана Джусупова, 26-40 яшьлекләр арасында үзебезнең керәшен кызы, Иванай авылы исеменнән чыгыш ясаган Надежда Токранова җиңеп чыкты. Шулай ук конкурста Алан-Полян авылыннан Татьяна Муллина да катнашты. Татьянага матур чыгышы, бар этапларда да аның белән булган күтәренке кәефе өчен "Мисс оптимист" исеме бирелде. Котлыйбыз!


Тулырак материалны газетабызның киләсе санында укый алырсыз!

Фото: "Авыл офыклары" сайтыннан алынды.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: