Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Мәләкәс авылында әфганчыларга багышланган кичә узган

15 февраль көнне Тукай районы Мәләкәс авылында Әфган Республикасыннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел уңаеннан, концерт кичәсе уздырылган

Кичәне Алабуга коллиятендә белем алучы Мәләкәс авылы егете Владимир Самойлов белән аның дуслары, шул ук уку йортының студентлары оештырган.

Концерт барышында Әфган сугышында катнашкан авылдашлар искә алынган, һәрбер солдатка истәлекле бүләк тапшырылган.

"Бәйрәм өстәл арасында дәвам ителде. Гитара астында матур җырлар башкарылды,  күп кенә вакыйгалар искә алынды", - дип хәбәр итә Тукай районы Мәләкәс авылы "Питрау" балалар фольклор коллективы җитәкчесе Людмила Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев