Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Бүген Җир өстендә "канлы" Ай эленеп торачак

Бу вакытта Ай кып-кызыл төскә кереп, "канлы" кебек күренәчәк

"Канлы Ай" күренеше 27 июльдән 28 июльгә каршы төндә 4 сәгать дәвамында күренәчәк. Бу турыда "Известия"яза.

Бүгенге төндә сирәк очрый торган ике  күренеш берьюлы була: тулы Ай тотылу һәм Марсның кара-каршы урнашуы. 

Тулы Ай тотылу 103 минут дәвам итеп, XXI гасырда иң озыны булачак. Аны Европа, Азия, Австралия, Көньяк Америкада яшәүчеләр күзәтә алачак. Ай тотылу якынча 21.30 сәгатьтә башланачак. Бу вакытта Ай кып-кызыл төскә кереп, "канлы" кебек күренәчәк. 

Шулай ук бүген Марс планетасының Җиргә кара-каршы урнашуы күзәтеләчәк. Бу вакытта Җир шары Марс белән Кояш арасыннан узачак. Марс Юпитер һәм Венерадан да яктырак булып күренәчәк.

Мәгълүмат "Интертат" сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев