Туганайлар

Алмалы яшелчә салаты рецептын тәкъдим итәбез

19 август - Алма Спасы. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн бу

19 август - Алма Спасы. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн бу. Икенче төрле бәйрәмне Икенче Спас, Урта Спас дип тә атыйлар. Элек шушы көнгә кадәр алманың өлгереп җиткәнен көткәннәр, ашамаганнар. Ашасаң - очтомакка эләкмисең, дип санаганнар. Көне җиткәч кенә алмаларны, башка яңа уңыш җимешләрен өзәргә һәм алардан пешерелгән ризыкларны ашарга яраган. Халык сынамышлары буенча, Алма Спасы җиткәч табигатьтә үзгәрешләр башлана, җәй көзгә авыша. Спаста көн коры булса, көз дә шундый була. Яңгыр яуса - явымлы. Спастан соң төннәрен дә сизелерлек салкынайта башлый. Бу көнне туганнарны, балаларны, бигрәк тә ятимнәрне алма белән сыйлаганнар. Ышану буенча, бу көнне алмалар тылсымлы үзлеккә ия булалар икән. Алманы беренче авыз иткәндә теләк әйтә торган булганнар.

Алмалы яшелчә салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Куллану өчен:

3 алма, 2 помидор, 2 кыяр, 1 кишер, 1 сельдерей тамыры, 1/2 стакан чия, 1/3 стакан чия согы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Әзерләү:

Алмаларны, помидор һәм кыярны кечкенә кисәкләргә вакларга. Кишер белән сельдерей тамырын озынча юка итеп турарга. Чиянең төшен алырга. Туралган яшелчәләрне барысын бергә кушып, алдан чия согында эретелгән шикәр комы катнашмасы белән болгатырга.

Фото: lookw.ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: