Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Бүгенгенең кадерен белеп

Авылдашларыбыз Елизавета һәм Николай Ильиннарның гаилә тормышына 60 ел тулу шатлыгын авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева белән без дә уртаклаштык. Аларга Кайбыч районы башлыгы А.Рәхмәтуллин исеменнән бүләк тапшырдык

Сугыш башланганда Николайның әтисе Василий Ильич колхоз председателе булып эшли. Ул 24 июньдә сугышка алына. Ә ике көннән, колхоз җитәкчесе буларак, сугышка жибәрмәскә дип, аңа бронь килә. Председатель Василий авылдан чыгып киткәндә шаулап үскән иген кырына карап: “Их! Чәчтек, үстердек, җыеп алып булмас. Ләкин фашистларны җиңеп, ашарга кайтып житәрбез”, – ди. Әмма дүрт баланы ятим итеп, “хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазь генә килә.

Хатыны Евдокия Михайловна иренең фронттан “балаларны кара, укытырга тырыш, белем алсыннар”, дип язганын үти. Аларны кеше итәр өчен бар көчен куя. Аның улы Николай Васильевич механизаторлар курсында укып, тракторчы була. Шулай ук, кызларының өчесе дә тормышта үз урыннарын табалар. Вакытлар үтә-үтә, авылда тормыш җайлана.

Сугышта ятып калган Василийның улы Николай 1960 елда үзенең авылдашы Елизавета Степановна белән гаилә кора. Алар биш кыз, бер малай үстерәләр.

Тракторчы Николай Васильевич – балта эшенең дә остасы. Авылдагы күп кенә йортлар аның кул җылысын саклый. “Кул алмашы” дип, авыл халкы бер-берсенә ярдәм итеп яши. Мунча, абзар, келәт салучыларга Николай абый әле хәзер дә киңәшче, ярдәмче. Авылда урманнан утын кайтару да халык өчен авыр мәсъәлә. Тракторчы буларак, Николай абый бу эштә дә авылдашларына ярдәм итә.

Хатыны Елизавета төрле эшләрдә йөри, озак еллар тирмәндә эшли. Ә анда бөтен эш кул көче белән башкарыла. Колхозда 5-8 гектар җирдә чөген- дер сирәклиләр, чүп утыйлар. Ә көзен аны көрәк белән казып алалар. 1970 елларда механиклаштырылган чөгендер алу комбайннары кайткач кына, эш җиңеләя төшә.

– Җыелган чөгендерне чистартып, үз кулларыбыз белән, көненә 15-20шәр зур машина йөгенә төяп җибәрә идек, – дип искә ала Лиза апа. – Гел эштә йөрдек, каенанам Евдокия Михайловна әйбәт булды. Балалар үстергәндә ярдәме нык тиде, аларны бик яхшы карады. Үзе 1992 елда вафат булды...

80 яшьлек Лиза апа – беренче, ә 81 яшьлек Николай абый икенче группа инвалид. Алар хәзерге вакытта уллары Василий белән киленнәре Валентина тәрбиясендә яшиләр.

Василий машинада эшли, ә Валентина Петровна Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә балалар укыта. Елизавета Степановнаны кышка кызлары Казанга алып китеп, чиратлашып карыйлар. “Өйдәгеләргә дә бераз җиңелрәк була”, – ди кызлары Раиса. Мин килгәндә, Лиза апа үзе дә, кызы Раиса да авылда иделәр.

Елизавета Степановна яшьлек еллары, аулак өйләр оештырулары һәм гаиләле булгач, яңа өй җиткерүләре турында сөйләде. “Осталар ялларга да булыр иде дә,  авыр булса да, күпчелек эшне Николай белән икәү эшләдек. Шуңа да шушы коляскага калдым инде. Алай да язмышка шөкер итеп яшибез”, – дип искә төшереп утырды ул.

Бүгенге көндә тормышлары мул, балалары һәм оныклары исән-сау. Мал асрыйлар, каз-үрдәк үрчетәләр, умарталары да бар. Ишегалды тутырып, тавык-чебиләр йөгерешеп йөри. Бакча тулы җиләк-җимеш агачлары. Николай абый белән Елизавета апа бүгенге шул тыныч тормышка, балаларының үзләрен кадерләп тәрбияләүләренә шатланып яшиләр.

Ольга БОЯРИНА, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннары советы председателе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев