Туганайлар

Геннадий Макаров: “Үз телеңне саклау – җитди сынау”

Редакциябез кунагы – керәшеннәрне һәм гомумән, Идел буе халыкларын өйрәнгән фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий МАКАРОВ. Аның белән керәшен сөйләше үзенчәлекләре, төрле якта яшәүче карендәшләребез, аларның үзләренә генә хас сүзләре һәм башкалар турында сөйләштек.

– Геннадий  Михайлович, яшьтән үк туган телгә, керәшен авыллары тарихына, халкыбызга аерым бер ихтирамлы мөнәсәбәттә булуыгызга нәрсә сәбәп?

– Мин Әлмәттә туып, төрле телләрдә сөйләшүче халыклар белән сөйләшеп, аралашып үстем. Шул ук вакытта авылга да гел кайта идем. Үземнең төп тел байлык ларымны авыл белән бәйле дип уйлыйм. Элек авыл халкы, паспорт бирелмәгәч, колхоздан чыгып китә алмады. Үз оясында ни күрсә, шуның буенча яшәде. Шуңа күрә авылда туйлар, мәҗлесләр – барысы да элекке гадәт буенча барды. Совет заманында тел байлыгы да, фольклор байлыгы да бик әйбәт сакланды. Мин җырак әбидәге керәшенчә Евангелиене, священный тарихларны – барлык китапларны да укып чыктым. Кулланылмый торган төрле сүзләр дә бар иде анда. “Монысы нигә болай”, “тегесе ник башкача”  дип кызыксына идем.

Әнинең энесе, Гөргөри җырак дәдәй тирә-яктагы ыругларның, әллә ничә буын туганнарның тарихларын белә, аны аяклы энциклопедия дип йөртәләр иде. Аның сөйләгәннәре барысы да истә.

“Пидәр авылында, иң элек, кыргызлар яшәгән, аннары – чувашлар, алардан соң – чирмешләр (удмуртлар), соңыннан гына керәшеннәр килгән”, – дип сөйли иде. Тарихны тикшерә башлагач, ул шулай булып чыкты да. Авылның килеп чыгышы да кызыклы. Андагы кешеләр элек Алабуга өязен дәге Шүрнәк дигән авылда яшәгәннәр. Авылга, атлар белән, башкорт баскынчылары килгән. Талап, кешеләрне үзләренә куып алып киткәннәр. Шунда кешеләр бишәр ел әсирлектә булганнар. Акча биреп кенә котылганнар. Акчасы булмаганнар, гомер буе коллыкта яшәгән. Берничә кеше качып, Зәй якларына килеп чыккан. Караңгы урман, таулар арасында урнашканнар. Анда Фёдор һәм Иван исемле кешеләр дә булган. Авыл шуңа да Фёдоровка һәм Иванаево исемнәре белән йөртелгән. Авылдагы борынгы нәселләрнең берсе – Тукраннар. Ул Токрановлар Казан артында, Питрәч, Мамадыш якларында да бар. Шул бер үк нәсел ул.

Тарихыбыз, күбесенчә, язма түгел, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән. Безнең тарих – безнең хәтердә. Аны язып калдырырга кирәк. Яшь буын да кызыксына,  аларга мәгълүмат кирәк.

– Экспедицияләрдә күп йөргәнсез. Керәшеннәр бер-берсеннән сөйләшү үзенчәлеге белән генә аерыламы?

– Әлбәттә, авыллар буйлап йөргәндә халыкның фонетикасына, сөйләшүенә игътибар ителә. Мәсәлән, мәктәптә укыган бер буын калын “къ” авазы белән сөйләшсә, олыраклар нечкә “кь” авазын куллана. Кайбер кеше “болар мишәр булгандыр” дип уйлый. Хәтта безнең кайбер диалектологлар да аны мишәр сөйләше йогынтысы дип билгели. Әмма ул алай түгел. Удмуртлар белән чувашлар татарча сөйләшә икән, калын әйтелешле  авазлар урынына нечкә “кь”, “гь” авазларын кулланалар.

Мәктәптә укыган балалар әдәби фонетикага, әдәби телгә күчә. Шуңа күрә ике буын арасында аерма сизелә. Төрле буын вәкилләренең төрлечә сөйләшүе, шулай ук, тарихи процесс. Аны начар дип тә, яхшы дип тә булмый. Икесенә дә бертөрле караш булырга тиеш. “Булгас”, “килгәс”, “баргас” дип сөйләшү дә борынгыдан килгән. Аны кемдер мишәрнеке, я булмаса башкорт йогынтысы дип әйтергә мөмкин. Һич тә алай түгел, чөнки Идел буенда борынгы диалектларның йогынтысы хәзергә кадәр сакланып килә. Әмма берничә буын мәктәптә укып,  әдәби телдә сөйләшкәч, ул йогынты югала бара. Тел даими рәвештә үзгәрә, камилләшә, яисә онытыла, алмашына. Керәшеннәр үзләре дә, башка халыклар кебек, җыелма. Алар – төрле ыру-кабиләләр кушылудан барлыкка килгән халык.

Түбән Кама районында бик борынгы Келәтле авылы бар. Тикшерә торгач, андагы чишмәләрнең, елгаларның исемнәре удмуртча булып чыкты. Анда Пуарнә елгасы бар. Пуарнә – удмурт сүзе. Зәй районында Ирнә дигән елга бар. Аннары Сармаш Пуарнә авылы бар. Монда элек яшәгән халык удмуртлар белән бәйле булса да, алар турындагы хәтер юкка чык кан. Әмма керәшеннәрнең удмуртлар белән бәйлелеге йөз төзелешендә күренә. Аларның күбесен удмуртлардан аерып булмый. Киемнәре дә шул ук. Тел гасырлар буенча әкренләп алмашынган. Керәшеннәрнең күп кенә кием үрнәкләре нәкъ удмуртларныкы шикелле. Шуңа күрә мин удмуртларны керәшеннәргә иң якын халык дип уйлыйм. Әлбәттә, удмуртлар гына түгел, башка халыклар да кушылган. Мәсәлән, кайбер авылларның исемнәре үк мукшылар белән бәйле. Әлмәт районындагы Кәләй бүген тулысынча керәшен авылы. Андагы Юртов, Җуртыйлар нәселе дә керәшен булып исәпләнә. Әмма авылда керәшеннәр арасында зама нында мукшылар да яшәгән. Аларның иң күренекле вәкиле – мәгърифәтче  Авксентий Юртов. Ул мукшы халкы өчен китаплар, әлифбалар төзеп, үз халкына хезмәт иткән.

Элек төрле халык килеп кушылу табигый нәрсә булган. Мәсәлән, шул ук Зәй районының Туңылҗа авылына килеп керсәң, кайбер кешеләрнең йөзләреннән үк калмык икәннәре күренә. Чыннан да, тарихи документларны актарып карасаң, ул авылга христиан диненә күчерелгән калмыкларны утыртканнары ачыклана.

Питрәч районының Янсуар авылында чуваш очы, казаклар, морзалар очы бар. Аларның зиратлары да аерым булган. Аннары, тора-бара, алар кушылып беткәннәр.

Әти “без тау илләре” дип, әйтә торган иде. Бездә элек картлар рәт йөргәндә “сынатмыйк, без бит тау илләре” дип сөйләгәннәр. Тукай районындагы Гәрдәле авылының бер очы – таулылар, бер очы керәшеннәр иде. Керәшеннәр булсалар да, зиратлары аерым, бер-берсенә кыз дә бирмәгәннәр. Яисә заманында Әлмәткә типтәрләр, башкортлар, татарлар һәм керәшеннәр утырганнар. Ул керәшеннәр үзләрен керәшеннәр дип түгел, керән дип атаганнар. Керәннәр – ул Керенский уездыннан, Пенза якларыннан күчертеп утыртылган кешеләр. Менә алар – чын мишәр керәшеннәре. Ул керәннәрнең нәселе, тора-бара, тирә-як авылларга да таралган.

– Нагайбәкләр дә башкачарак сөйләшә. Аның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Без татар әдәби телендә сөйләшәбез. Нагайбәкләр “пайда”, “багыт” дип, керәшенчә язылган элекке китаплардагыча сөйләшәләр. Безнең заманда олы кешеләр генә шулай сөйләшә иде. Алтмышынчы елларга кадәр нагайбәкләр мәктәптә үз телләрендә укыганнар. Әле җитмешенче елларда экспедициядә йөргәндә дә  андагы күп кеше үз телендә сөйләшә иде.

Шундагы бер мәктәптә математика дәресе бара икән. Укытучы русча сөйли. Бер бала тора да: “Мин бернәрсә дә аңгармадым. Кабатлагыз тагы”, – дип әйтә. Шуннан соң аңа үз телләрендә аңлатып бирәләр.

Нагайбәкләр әдәби телне бик әйбәт белмиләр иде. Экспедициядә йөргәндә бер малайдан “китап магазиныгыз кайсы якта” дип сораган идем. Малай миңа аптырап карап торды. Үтеп баручы олы яшьтәге бер нагайбәк хатыны: “Алай сорасагыз, безнекеләр белми бит. Кенәгә дип әйтсәң белерләр иде”, – дип өйрәтте. Нагайбәкләр телне саклап калырга телиләр, әмма аның өчен шартлар юк диярлек. Моңа, беренче чиратта, дәүләт ниндидер ярдәм күрсәтергә, шартлар тудырырга тиеш. Әмма бүгенге көндә дәүләт беренче чиратта, хуҗалык эшен кайгырта. Ә тел, белем бирү ул, ничектер, максатның өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарында гына тора. Әлбәттә, атнакөн мәктәпләрендә тел өйрәтергә тырышучы дин әһелләре бар. Атнакөн мәктәбендәге дәресләрдә Ильминский язган китапларны яратып кулланалар. Казаннан кайтарырга тырышалар. Мин үзем дә, заманында, берничә Евангелие, кенәгәләр алып бардым, алар бик сөенгәннәр иде. Элек Василий Тимофеевның энесе Игнатий Тимофеев Фершампенуазда керәшен телен укыткан. Ул нагайбәкләрнең яктыртучысы булган. Анда аны хәтерлиләр, ихтирам белән искә алалар.

– Петербугтагы архивта Малов язып калдырган керәшен грамматикасы бар диләр.  Бу дөресме?

– Егерменче еллар башында керәшеннәр өчен педагогия курслары, аннары керәшен укытучыларын хәзерләү өчен техникум ачыла. Укыту русча һәм керәшенчә алып барыла. Укыту керәшенчә алып барылгач, дәреслеге дә булырга, грамматикасы, синтаксисы да  фән буларак укытылырга тиеш. Дәүләт органнары шундый грамматиканы язып бастыру эшен төрки телләр белгече профессор Сергей Маловка йөклиләр. Төрле мәгълүмат буенча, ул аны язып бетерә һәм ул басылыр га да әзер була. Әмма татар совет мәдәнияте барлыкка китерәбез дигән сылтау белән, дәреслекләрне дә бастырмыйлар, мәктәпләрне дә ябалар. Керәшеннәрнең моңарчы чыгарган китаплары да кирәксез булып кала. Бу, әлбәттә, зур югалту. Ул вакытта шигырьләр, хикәяләр, спектакльләр өчен керәшенчә пьесалар җыентыклары, агрохимия, агрономия, медицина буенча китаплар була. Алар бүгенге көндә безнең мирастан читтә кала бирә. Әмма ул – әдәби, рухи мирасыбыз.

Керәшен грамматикасы караламаларын Санкт-Петербург архивында Дамир Васильев тапты. Ул фотокүчермәләрне алып кайтты. Бер яктан, бу фәнни кыйммәткә ия. Чөнки керәшеннәрнең тел өйрәнү, укыту тарихы булган, дигән сүз. Ул тарих әле язылырга тиеш. Икенче яктан караганда, бу хезмәтнең практик әһәмияте бармы-юкмы, бүгенге көндә аны кулланып буламы? Моның өчен кулъязманы эшкәртеп карарга кирәк. Күп кеше керәшен сөйләше белән кызыксына. Күп кенә приходларда игъланнарны элеккечә, керәшенчә итеп язалар. Аның ниндидер бер рухи яктылыгы бар. Бу – телнең язма традициясе кирәклеге турында сөйли. Бәлки алдагы көндә Сергей Маловның грамматикасын эшкәртеп, өстәп чыгарып булыр. Әмма ул караламаларны укып, яңадан тергезү өчен бик күп хезмәт кирәк.

– Әдәби телне саклап калу өчен төрле яктагы керәшеннәрнең тел үзенчәлекләре дә сакланырга тиешме?

– Бүгенге көндә туган телне саклау күп кенә халыкларга җитди сынау. Ата-анасы белмәсә, баласы каян өйрәнсен инде аны?! Керәшен сөйләшләрендә буыннан-буынга килгән борынгы сүзләр, төшенчәләр һәм һәрбер төбәктәге карендәшләрнең үз тел үзенчәлекләре бар.

Себер татарлары сөйләшә башласа, тиз генә аңлап та булмый. Әмма ул да татар теле. Әстерхан якларына барабыз икән, анда да үз сөйләшләре. Берсе аны – нугай теле, икенчесе татар теле, ди. Һәрбер төбәкнең үз сөйләше бар. Аның барысы да сакланырга тиеш. Әдәби телне дә белергә кирәк дип уйлыйм. Әдәби норма, хәзерге заман язма теле дә кирәк.

Фольклор фестивальләрендә без конкурсантларның үз төбәгенә хас диалект белән җырлауларына игътибар итәбез. Андыйларга югары балл куябыз. Чөнки мондый чара телне саклап калуга бер этәргеч була. Конкурсантлар үзләре дә тел байлыгы  кыйммәтләре белән кызыксыну барлыгын күрәләр. Кирәксенсәк, куллансак, телебез югалмас, дип уйлыйм.

Әңгәмәне Юлия ГУБИНА, Милена НОВИКОВА әзерләде

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: