Туганайлар

“Микулай” фильмы ниләр күрсәтер?

Фильмны караганнан соң халык күңеле бәллүр савыттай уалмасмы, милли хисләр кимсетелмәсме, әхлаклылык җиңеп чыгармы – керәшен җәмәгатьчелеген шул сораулар борчый

Узган ел сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында Мансур Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп язылган “Микулай” психологик этно-триллеры төшерелә башлады. Җәмәгатьчелек тарафыннан кызыксыну кимемәсен дип, күп нәрсәләрне сер итеп саклаучы яшь режиссер Илшат Рәхимбай, үзенең командасы белән, ниһаять, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Капма-каршы Микулайлар

“Микулай” — Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Татарстанның ике театрында куелган моноспектакль. Әсәр Әлмәт һәм Кариев театрларында сәхнәләштерелде. Керәшен Микулае образы аша дөнья проблемалары – туган телләр, авыллар, халыкларның бетүе, глобализация, кешелекнең хиссез курчакларга әверелүе күрсәтелде. “Керәшеннең теле дә бетте, авыллары да юкка чыгып бара, үзебез дә югалу юлында”, дигән сүзләр белән, карендәшләр әлеге спектакльне халкыбызның җан сызлануы дип кабул итте. Халык спектакльне шулкадәр яратты ки, керәшеннең җан ярасы булган Микулайны зур экраннардан фильм буларак карап булачагына сөенделәр, дисәм дә ялгышмам. Кайбер кадрларда Питрәч керәшеннәре дә катнашты! Тик...

Сценарийны укып чыккан кеше буларак, фильм әзер булгач, артык аптырамагыз, йөрәгегезгә якын алмагыз, диясе килә. Спектакльдәге Микулай белән фильмдагы Микулай – икесе ике герой. Фильм Микулае – психикасы таза булмаган, сексуаль яктан борчулы, үз нәселен юк итүче, әхлаксыз, акылдан язган. Сценарийны укыгач, әнә шундый фикерләр туа. Фильм төшерүчеләр, бу бер яклы гына караш, әсәрне музыкасы, декорациясе һәм барлык эпизодлары белән, тирән итеп уйлап карарга кирәк, диләр.

“Әлбәттә, киноның мәгънәсе үзгәрде. Жанрлы фильмның үз таләпләре бар. Гомумән алганда, спектакльдәге кебек бер кешенең трагедиясе сурәтләнә. Ләкин үзенчәлекләр кертеп, геройны бераз үзгәрттек”, – дип сөйләде матбугат конференциясендә “Микулай” фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова.

Язган булса, вакыты җиткәч фильмны тулысынча карарбыз.

Дөрес керәшенлек булсын

Фильм төшерелү турында съёмкаларның беренче көнендә, Мәскәүдән Россиянең танылган актёры Виктор Сухоруков Казанга килгәч беленде. Шулай да, съёмкаларга журналистларны да, керәшеннәрнең милли культурасын белүче, әзерлекле белгечләрне дә чакырмаганнар.

“Керәшен темасына кагылган фильм безнең белән киңәшләшмичә төшерелә”, – дип, керәшен җәмәгать эшлеклеләре ризасызлык та белдерде. “Микулай” фильмы төшерелә башлавын социаль челтәрләр аша гына белдек. Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант та чакырылмады. Съемкалар башланганга кадәр сценарийны күрмәдек. Фильмның нинди юнәлеш алуы турында алдан хәбәрдар булмадык. Сез фильм төшерәсез икән, дип кешеләр сораша, шалтырата башлагач кына соратып алдык. Сценарий белән танышканнан соң, “үзгәреш кичергән” Микулайны күреп, аптырашта калдык”, – дип сөйләде Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Авторлар, фильмны төшерер алдыннан, 15 керәшен авылында булганлыклары турында әйттеләр. “Ул авыллардагы керәшеннәрнең тәртиплелеге, ачык, ихлас һәм җылы күңелле булулары шаккатырды. Гаилә – алар өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Безне үз туганнары кебек каршы алдылар. Төрле авылда – төрле йолалар. Болары, бигрәк тә, үзенчәлекле. Микулай тарихы керәшен кешесенең тормышы гына түгел, гомумән, ялгыз кешенең трагедиясе ул. Фон булып керәшен дөньясы тора”, – диде Гөлнара Иванова.

“Татарларныкыннан үзгә буларак керәшен авылларында элекке җылылык сакланган”, – дип өстәде Илшат Рәхимбай да.

Ә консультантлар, чыннан да, кирәк булгандыр. Съёмкалар башлангач Талкыш авылындагы өй капкаларына һәм биналарга ясалган рәсемнәрнең таралуы
ясалмалык һәм сектант билгеләре буларак кабул ителде. Ә бит бу тамгалар – керәшен киеменең эчке ягына яшереп тегелә, кабер качларының кеше күрми торган җиренә сугыла торган саклавыч билгеләр. Йолалар, ризыклар, эчемлекләр буенча да шундый каршылыклы фикерләр ишетелде. Керәшен фоны булгач – керәшеннеке булсын инде ул! Ялган булмасын. Безнеке дип, рәхәтләнеп карап утырырлык булсын!

Рус керәшен күңелен аңлаганмы?

Фильм – рус телендә. Төп рольне башта татар актёрына биреп, татарча төшерү турында уйлаганнар. Соңрак, кинокартина, Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева кебек Россиянең танылган актёрларын чыкырып, рус телендә төшерелгән. Фильмга ни өчен Сухоруков сайланды һәм нигә рус телендә төшерелде дигән сорауга да авторлар түбәндәгеләрне җавап бирделәр.

“Бу идеянең ничек туганын хәтерләмим. Ләкин Сухоруков – беренче һәм соңгы уебыз булды. Көчле харизм, профессионализм һәм керәшенгә охшаган федераль дәрәҗәдәге бердәнбер танылган актёр булуы зур роль уйнады”, – дип сөйләде Илшат Рәхимбай. “Әлбәттә, керәшен яки татар актёрын сайлый ала идек. Без фильмны күбрәк кеше күрүен телибез. Шуңа күрә дә, кызганыч, без телне корбан иттек. Федераль актёр бирә торган мөмкинлекләр мөһимрәк булды”, – дип өстәде Гөлнара Иванова.

Җирле актёрлар кечкенә рольләрдә уйнады уйнавын. Үзебезнекеләрдән Олег Фазылҗанов, Артём Пискунов... “Кулымнан килгәнчә, үземнең рольне рәтләдем, башкардым”, – диде съёмкалардан соң Олег Фазылҗанов. Шуны да искәртергә кирәк, Кариев театрындагы Олег уйнаган Микулайны бик яраттылар. “Чын керәшен генә шулай күңелгә үтеп керерлек итеп уйный ала моны” дип әйтүчеләр дә шактый булды. Ә менә рус кешесе керәшен күңелен аңлаганмы?..

Триллер – замана тренды, әллә замана – үзе триллер?

Әзерләнеп килүче “Микулай” моңа кадәр чыккан уен-көлкеле, җыр-биюле, күтәренке рухта төшерелгән фильмнардан нык аерыла. Триллер – тамашачыда яки укучыда борчылу, дулкынлану яки курку хисләрен уятуга юнәлтелгән әдәбият һәм кино жанры. Бу жанрның ачык чикләре юк, триллер элементлары төрле жанрдагы күп әсәрләрдә бар. Кинематографиядә триллерларга, еш кына, детектив һәм шпион фильмнарын, куркыныч, маҗаралы фильмнарны һәм боевикларны кертәләр.

Сүз дә юк, мондый фильмнарны бик бирелеп, борчылып карыйсың. Кинотеатрларда күпләр нәкъ тә шундый мавыктыргыч фильмнар эзли.

“Микулай” фильмы жанры, “этно” (кушма сүзләрнең беренче өлеше) сүзе дә өстәлеп, этно-триллер дип атала. Халык турындагы маҗаралы һәм куркыныч фильм буладыр...

Арада кеме генә булмасын, бер генә халыкның да үзен начар итеп күрсәтәсе килми. Һәр милләтнең үзенең сакраль йолалары, милли хисләре була. Алардан көлү, кимсетү ярамый. Хәтта, җинаятьченең дә милләтен күрсәтү тыела.

“Микулай” фильмын Европадагы кино фестивальләренә тәкъдим итәчәкбез”, – диде Рәхимбай. Авторлар керәшеннәрнең генә түгел, бөтен Татарстан халкының миллилеген кимсетмичә, тиешле дәрәҗәдә эшләгәннәрдер, дигән өметтә калабыз.

Республикада милләт, Татарстан йөзе, халык культурасы сагында торган Мәдәният министрлыгы да “Микулай” фильмына ярдәм итә – 2 млн сум акча бирелгән. Матбугат конференциясендә Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов та бар иде. “Спектакль ике театрда бик уңышлы барды. Мансур Гыйләҗев шушы әсәре өчен Тукай премиясенә номинант булды. Җиңү өчен бик аз гына җитмәде. Фильм аңа тагын да зур танылу бирер. Көчле продуктка өметләнәбез”, – диде ул.

Миллилек, халык күңеле, Татарстан йөзе кимсетелсә, нишләрсез дигән сорауга да җавап алдык. “Министрлык үзе төшерми, язмый, бу эшне иҗатчыларга тапшыра. Без бер норматив белән, мәсәлән, 1000 данә идеаль продукт җитештерә торган предприятие түгел. Бу – иҗат. Иҗат берничә дистә елдан соң да бәяләнергә мөмкин. Европага, башка дөньяга килгәндә, хәзерге вакытта җирле халыкларны, аларның нечкәлекләрен күрсәтү – тренд. Шушы нечкәлекләрне күрә белсәләр – нәтиҗә. Ялганны халык шундук белеп ала”, – диде Айрат Фәйзрахманов.

Соңгы сүз

“Кайда гына җөрсәк тә, матур җөриек, Сокланмаган кеше калмасын”,– дип җырлый керәшен. Бу – тәрбия, әхлак, намус җыры, дияр идем. Дөрес, трендлар халык соравыннан барлыкка киләдер. Мәгънәле трендлар булсын өчен, кешене хайваннан аерып тора торган акыл, хисләр, милләт йөзе һәм рухи байлыкка караш югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: