Туганайлар

Керәшен мәдәнияте үсеше тарихыннан

Милләт язмышы турында уйланулар. Дәвамы. Башы №9 (373) 10 май санында.

Башы шушы сылтама буенча

Шәрыкъ консерваториясе  


Бу вакытта Урта Идел буе халыкларының музыкаль ихтыяҗларын искә алып Казанда Шәрыкъ консерваториясе оештырыла. Монда чуваш, удмурт, мари, керәшен, татар филиаллары ачыла. Керәшен музыка мәктәбендә эшләр өчен кадрлар кирәккә күрә, В.С. Гаврилов та чакыртыла. Яңа планнар корып, Казанга кире борылып кайткач, В.С.Гаврилов үзенең социаль ягы бик үк ныклы булмаганга (семинариядә укыган кеше буларак), күрәсең, 1920 елның 19 январенда Всерабис берлегенең Казан бүлекчәсенә гариза биреп кабул ителә.
Керәшен музыка мәктәбенең мөдире М.М.Бударин белән В.С.Гаврилов Арча кыры буендагы элеккеге Керәшен мәктәбе бинасында балаларны музыкага өйрәтә башлыйлар. Мәктәпнең эше белән Губкомның керәшен секциясе вәкилләре даими кызыксыналар. Мәсәлән, Г.И.Зубков консерватория укытучылары утырышларының берсендә керәшен музыка мәктәбе укучыларына булган өметләрен белдерә, керәшеннәрнең милли профессиональ музыкасын булдыру турындагы хыяллары белән уртаклаша. Керәшеннәр съезды булырга тиешле көннәрдә музыкантлар үзләренең уңышларын, махсус әзерләгән музыкаль әсәрләрен күрсәтсәләр яхшы булыр иде, дигән теләк белдерә.
Казандагы Шәрыкъ консерваториясендә В.С.Гаврилов белән бергә күп кенә танылган галимнәр, иҗатчылар эшли. Алар арасында күренекле татар композиторы һәм фольклорчысы Солтан Габәши. Ул бу елларны Гаврилов кебек үк хор классларын һәм фәнни сызык буенча казакъ, башкорт, татар халык көйләре җыентыкларын әзерләү буенча эш алып бара. Монда мәшһүр тюрколог Н.Ф.Катанов дәрес бирә. Ул укыткан фән “Курс поэзии кряшен, татар, башкир и других народов Востока” дип атала. Мондагы укыту һәм фәнни мохиткә зур тәэсир иткән шәхесләрдән профессор Н.В.Никольскийны атарга кирәктер. Ул музыкаль этнографиягә бәйле фәннәрнең укыту программаларын төзү һәм музыкаль-этнографик сүзлекләр төзүче галим буларак таныла.


Этнографик ассоциация эше
Консерватория каршында төзелгән Фәнни музыкаль-этнографик ассоциация турында аерым тукталырга кирәк, чөнки аның эшчәнлегендә, хисап теркәмәләренә караганда, В.С. Гаврилов иҗаты да ачык чагылыш таба. Мәсәлән, 1921 елның 20 апреленда ассоциация утырышында ул “Керәшеннәрнең җыр-көйләре турында” исемле доклад белән чыгыш ясый. Докладта Лаеш өязе Кибәч, Кәвәл, Алан авылларында язылып алынган бик борынгы, мәҗүсилектән калган махсус көйләре булган җырулар арасында: “Яңгыр келәве”, “Игеннәр уңуына үткәрелгән келәү”, “Өй иясенә, абзар иясенә багышлап үткәрелгән келәү” булганнары турында сөйли һәм аларның үзенчәлекләрен ачыклый. Аның фикеренчә, мондый җырыуларның азагы гел “аминь” дип тәмамлана. Аерым тукталып ул туй-җыен көйләре, уен, мәхәббәт, никрут озату көйләренең төзелешләре турында да туктала.
Доклад барышында тыңлаучылар өчен В.С.Гаврилов фоноваликларга яздырылган керәшен җырчылары башкарган төрле көйләрне фонограф аша яңгыраттыра. Бу фәнни утырышта катнашкан белгечләр тарафыннан керәшен көйләре татарныкына күпмедер дәрәҗәдә охшаш, дигән фикер әйтелә. Докладчы күпмедер охшашлык булуны кире какмый, әмма шуның белән бергә, аларның аермалыгы барлыгын да билгеләп китә. Керәшен көйләренә караганда, татар көйләренең катлаулы бормалары күбрәк булуын искәртә.
Фикер алышу барышында профессор ruНикольский болай дип әйтә: “Керәшен халык җыруы, бигрәк тә көе аз өйрәнелү сәбәпле, сорау барлыкка килде, бүгенге көндә авыллар арасында Казанга махсус чакырырлык һәм фонографка яздырырлык оста җыручы картлар бармы?” Гаврилов җавап бирә – мондый картлар бар ди, аларның исемнәрен һәм адресларын әйтә. Мондый картлар арасында берсен аерым билгели, ул җыручы карт борынгы көйләрне бик күп белә, яшьләрне дә өйрәтергә тырыша, ләкин алар аның сүзләрен теләр-теләмәс кенә тыңлыйлар.
Галимнең чыгышын тикшергәннән соң, тыңлаучыларның бердәм фикере буенча сөйләнгән доклад үтә кызыклы була һәм, “баштан алып азагына кадәр музыка белеме фәнендә яңа сүз”, дип бәяләнә. Нәтиҗәдә түбәндәге карар кылына:
1. В.С.Гавриловтан мөмкин кадәр тулы һәм күбрәк итеп халык көйләрен язып алуны сорарга һәм аларның фәнни нигездәге музыкаль анализларын ассоциациягә җиткерергә.
2. Данлыклы халык җырчыларын фонограф белән язып алу өчен В.С.Гавриловны Лаеш өязенә махсус оештырылган фольклор экспедициясенә җибәрергә.


Энтузиаст Гаврилов
Бу 1920-нче еллар башында олы энтузиазм белән, тормыш авырлыкларына карамыйча, В.С.Гаврилов халык көйләрен язып йөри. Аның нияте халык җырлары җыентыгын әзерләү һәм аны китап итеп бастырып чыгару, керәшен халкының музыкаль структурасын яңа, язма баскычка күтәрү, музыка мәктәпләре өчен әсбаплар төзү була. Киләчәк китапта ул, мәсәлән, Актау авылында язылып алынган көйләрнең ноталарын, Кибәч авылында ишетеп алынган балалар җыруларын, Кәвәлдәге шаян такмаклар һәм башка борынгы көйләрне кертеп, фортепиано һәм хор белән башкарырлык итеп әзерләргә тиешле була. 1924 елдан соң вульгар-социологик тайпылышлар бик тупас итеп сиздерә башлый. Милли сәнгать, музыка проблемаларына игътибар күрәләтә азая, хәтта киресенчә, халык көйләре милләтчелеккә этәрә торган фактор дип бәяләүгә юл ачыла һәм Шәрыкъ консерваториясе һәм шул исәптән Керәшен музыка мәктәбе дә ябыла.
Бәхеткә, “булган эш эзсез калмый” дигән гыйбарәнең дөрес булуына ышану кирәклеге ачыкланды. Эш болай була. 1970 еллар азагында Казан дәүләт университетының архивы чистартыла һәм “кирәкмәгән” кәгазьләр чүплеккә ташлана. Битараф булмаган кешеләр аннан Н.В.Никольский чыгарган “Краткий конспект по музыке народов Поволжья” китабын һәм аның эченә кыстырылган хәлдәге В.С.Гаврилов тарафыннан әзерләнгән нота кулъязмасын табалар. Музыка белгече М.Н.Нигъмәтҗановка тапшыргач ул, бу ноталарның сакланышы начар булса да, музыкаль-текстологик анализ ясый.
Шулай итеп, музыка фәне өчен юкка чыга язган хезмәт кире кайтарыла (В.С.Гаврилов дәфтәрендәге Алан авылы кешесе А.Васлаев дигән кешенең җырлаган көй ноталарының бер өлеше М.Нигъмәтҗановның 1986 елны басылып чыккан “Татар халык җырлары” җыентыгына кертелә).


Милли мәдәният
1917 елдан соң керәшеннәрнең милли мәдәният структураларын төзү тагы да активлаша. Керәшеннәрнең күчмә театры, музыка мәктәбе, нәшрияты, мәгариф системасы үз эшен дәүләт структурасы буларак эшли.
Керәшеннәрнең этник баскычтан өстен торган милли мәдәният төзү про цессы 1860 еллардан 1930 елларга кадәр дәвам итә. Советлар заманында башлыча ул киң колач җәя. Бу турыда, мәсәлән, 1923 елга караган “Киңәш” газетасында басылган Г.Павловның “Чиркяӱ урнына клуб” дигән мәкалә өзеген китерик:
“Спасс кантонында Кряшен Бяряне дигян ауылда коммунистлар ячейкасы ӓм жяш коммунистлар союзы ӱз кӧчляре белян июльнен 11-че числасында спектакль куйдылар. Спектакль шушы бӧгӧнгӧ кӧнняргя тикле калыкны караҥгы томаналыкта тотар ӧчӧн королган часовняда жасалды. Ауыл кешеляре ӱзляренен бер жыйылышларында бу часовняны “Народный дом” итяргя карар чыгардылар. (...) Антон Чеховныҥ “Жыл тулган бяйрям” (“Юбилей”) дигян комедиясе куйылды. Спектакль беткяч концерт бюлеме, тӧрлӧ декламацияляр, эямне татар, кряшен жырлары жырладылар ӓм бютян тӧрлӧ уйыннар да булды. Ауыл жяшляре мындый уйыннарны бер чакта да кюрмягянняр. Шуҥар кюря алар бик ошатыб ӓм жаратыб тыҥнадылар. “Мына бӧгӧнгӧ кюк спектакльляр жышырак булсын ыйы” диб ӱтенделяр. Жяшясен ден караҥгылыгында жата торган ауыл калкын жактыга ӓм белемнеккя ӧндяӱче РКП(б) ӓм РКСМ ойошмалары”.
Күренгәнчә, идеология үзгәрсә дә, керәшеннәр яшәгән барлык төбәкләрдә үз телләрендә спектакльләр уйнау, җырлар, шигырьләр сөйләү булган, моннан тыш татар җырларын да җырлаганнар. Әдәби-музыкаль кичәләр Казан шәһәрендә Керәшен педагогия техникумында да, Казанда Лесгафт урамында урнашкан “Үксез керәшен балалары йорты”нда да еш булып тора. Мәсәлән, 1923 елның 10-чы ноябрендя Казандагы Керәшен балалары йортында “Үрнәк-тәҗрибәле мәктәп” ачыла.
Бу турда “Киңяш” газетасы түбәндәгечә яза: “…Шкул ачыуны тӧрлӧ тӧзӧклярдян килгян кешеляр котлады, алар бу жаҥа ачылган шкулнын кряшеннярне татарлар белян жакыннаштырыу ӧчӧн кюб пайда китерячяген ӓйтеб узды. Былардан суҥ жауаблы сюз белян шул шкулда укыучы Гаврилов исемне малай чыгыб “без мында жыйылган жарлы крестьяннын ӱгей балалары, эшче-крестьяннын тырышыб безне хурмятляб укытканын ӓрямгя жибярмябез. Ӓммя бар кӧчӧбӧзнӧ, булдыгыбызны укыу эшеня биреб, анын ӧчӧн пайдалы белемнек эйяляре булыб чыгарга сюз бирябез – диде. Мыннан суҥ шкулнын заведущийе иптәш Васильев шкулнын ӱткян кӧнӧн, шул ӱткян багыт эчендя эшлянгян эшлярне ӓйтеб узды. Утырыш жабылганнан суҥ шул шкулда укыучы балалар кӧчӧ белян спектакль ӓм концерт куйылды. Спектакле ӓм концерты да жакшы чыкты. Жяш кеня балаларнын былай укыб ачылганнарын кюреб, жыйылган кунакларнын исляре китте. Шулай, калык арасыннан: меня Октябрь революциясенен жимешляре, алдагы, килячяк кӧннярнен эйяляре бездян уздыралар бит. Ней белдек, ней кюрдек без былар жяшендя – дигян сюзляр эшетелде”.

(Дәвамы бар.)


Геннадий МАКАРОВ,
сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Фотолар автор архивыннан

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: