Туганайлар

Керәшен егетләре кияүгә чыга?

Күптән түгел тагын бер таныш егет никах укытып, татар кызына өйләнде. Мондый күренеш бер-ике генә түгел, көннән көн арта бара.

Керәшеннәр, бүтәннәр белән чагыштырганда, артык йомшакмы? Әллә инде җебегәнме? Хәтта, егетләребез дә үз сүзләрен сүз итә алмыйлар. Әллә керәшенгә дин бөтенләй дә кирәк түгелме?  Сораулар күп. Фикерләр дә төрле. Кайберләрен бергәләп карыйк...

Ирне ир итеп?

Керәшен кызларының, мөселман егетенә кияүгә чыгып, никах укытулары турында күп әйтелде, язылды. Кыз ягы ясый бит никахны, дип ябырылучылар да күп булды. Монда бернәрсәне искәртеп узасы килә. Кызлар чит гаиләгә килен булып килә. Ирне ир итеп, аның гаиләсен хөрмәтләп, шул ирдән балалар табып үстерә. Моны гаилә башлыгы – иреңне тыңлап, санлап яшәү дип кабул итәргә була һәм шулай итәргә кирәктер дә...

Мине күбрәк икенче нәрсә борчый: нигә керәшен егетләре кәбен койдырмыйча (венчание ясатмыйча), ә никах укыта? Ир-ат бит нәсел дәвамчысы! Керәшен кызлары ирне санлый белгәндә, татар кызлары нигә юл куймый? Ул бит керәшен семьясына килә. Безнең егетләр гаилә башлыгы булырлык түгелме әллә?

Керәшен егетләре – бозау?

Шулай бервакыт Мамадыш ягыннан булган бер татар апасы менә мондый фикер әйткән иде. “Керәшен егетләре бозаудыр ул. Татар кызларына өйләнеп, никах укыталар. Әле бит түбәтәй киеп төшкән фотоларын, мактанып, бөтен Интернетка куялар. Бу бит үзеңнең көчсезлегеңне күрсәтә торган нәрсә, динеңне сату”,- дип шаккатырган иде. “Татарга чыксаң – татар буласың, керәшенгә чыксаң – керәшен динен кабул итәсең”,- дип, үз кызларын тәрбияләве турында да әйтте ул апа.

“Минем башка юл булмады. Керәшен кызлары карамады бит”, - дип әйткән бер олы кешене беләм. Керәшен кызларын карату бик авыр микәнни соң?” - дип аптырый Балык Бистәсе районыннан Олеся Дмитриева.

“Никах ясатучы православ егетләрне мин көчсез кешеләр, дип саныйм. Гаиләдә, һичшиксез, компромисс булырга тиеш, ул чакта инде никах та, кәбен кою да эшләргә кирәкми, дигән фикердә мин. Кызганычка каршы, барлык керәшен гаиләләрендә дә моңа игътибар бирелми, шулай итеп, керәшеннәр дә көннән-көн кими”, - ди Теләче районыннан Анастасия Яковлева.

Чын ир нинди була?

Дөрес, бар керәшен егетләрен дә бер калыпка салып булмый. Чын ир-атларча “минемчә булсын!” – диючеләре дә юк түгел. Шундый бер мисалны Чаллыдан Светлана Краснова китерде.

– Улым татар кызын яратты. Кыз сорарга баргач, теге як никахны шарт итеп куйды. Безнең малай, никахка риза булмыйча, кызны ташлап кайтып китте. Кыз улыбызны нык яраткандыр, бу хәлләрдән соң бик борчылып, ашамый-эчми, йокыдан калып, кибеп-корып беткән. Шунда кызның әти-әнисе никахны бер якка куеп, кәбенгә ризалык бирде. Хәзер шундый матур торып яталар. Ике балалары бар, алар чумылган, керәшен исемнәре куштылар. Киленемә сөенеп туялмыйм. Чын ирләр шулай булырга тиеш инде ул. Сүзе белән эше туры килсен! Мин үзем кешеләр белән сөйләшкәлим. Никахта бит начар сүз әйтмиләр инде, укытсалар ни була, диючеләре дә бар. Менә без электән үк дин белән тәрбияләнгән. Ничек итеп аны бүтәнгә алыштырасың инде? Минем Лөкия әбием керәшен мәктәбе бетергән бик иманлы, укымышлы карчык иде, ул безне балачактан ук православие традицияләрендә тәрбияләде. Шундый тәрбия җитмидер хәзерге керәшен семьяларында” - дип сөйләде ул.

Дөрес, килешергә була, никахта әйбәт сүз әйтәләрдер, һичшиксез. Ә бит кәбен койганда да начарга өндәмиләр... Мөселман кызына никах укытмау – зур гонаһ, дигән сүзләр ишеткәнем бар. Кәбен койдырмау православие динендә дә җазык булып санала бит.

Керәшендә православие көчсез?

Интернетта керәшен яшьләренең #силакряшен чатында да зур гына дискуссия булды. Кайбер фикерләргә тукталып узам. Казаннан ике бала атасы Анатолий Муллин менә ниләр сөйләде.

- Хатын ир динендә булырга тиеш. Ләкин барыбыр никах укыттыралар. Бер караганда моның бер начарлыгы да юк. Ләкин күбесе никах укыганда, мулла кабатларга кушкан сүзләргә игътибар да бирми, аңлап та бетермидер. Никах вакытында автомат рәвештә мөселман динен кабул итәсең бит. Мүкләк егетләр дә күп. 

Мөселман дине көчле, балаларга кечкенә чактан ук бу турыда сеңдеререп үстерәләр. Гаепләп әйтүем түгел, бу нәрсәдә священникларыбыз да зур пропаганда алып барырга тиеш. Яшьләр чиркәүгә йөрмиләр, дисәң дә була.

Миңа калса, никах, яшьләргә караганда, ата-анага күбрәк кирәк. Яшьләр моңа артык зур игътибар бирми. Бүгенге көндә никах һәм венчание дип, ашыгырга ярамый. Беренчедән, берничә елдан ук бик күп яшь семья таркала, икенчедән, моңа рухи яктан әзер булып килергә кирәк.

Сораштырдым

Зур кызыксыну белән мөселман булган дусларымнан да сораштырганым булды. Никахта мулла нинди сүзләр әйтә? Венчаниены паспортта штампсыз ясамыйлар, һәм кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган хәл. Ә нигә никахны берничә тапкыр укырга була? Нигә өч тапкыр “талак” дип кычкыргач, никахның көче бетә? Ничек итеп “талак” дигән сүз, күкләрдә укылган никахны сызып ташлый ала? Ни кызганыч, никах вакытында мулланың нинди сүзләр әйткәнең белүче булмады. “Диннең нечкәлекләре күп инде аның. Барысын да белеп бетереп булмый”, - дип кенә яздылар. Ләкин болай дип язганнар барысы да никах белән гаилә корган кешеләр иде.

Аңлашып яшәүгә ни җитә?

Вера исемле танышым мөселман егетенә кияүгә чыкты. Кияүнең әти-әнисе никах укытабыз, дигән иделәр, кыз каршы килде. Егет кыз яклы булып, никах укытмадылар. Алар икесе дә, бер-берсенә хөрмәт белән, үз диннәрендә калдылар. Кыз кеше, хәтта, иренең фамилиясен дә алмады. “Русча исем, отчество белән татар фамилиясе матур булмый, үзгәртмә фамилияңне”, - дигән аңа ире.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узарга кирәктер. Катнаш гаиләдә туган балага (бигрәк тә ир балага, кызлар – кияүгә чыгасы) атасы исеменә туры китереп, татар булса – татарча, керәшен булса – русча исемнәр кушсаң, билгеле, матуррак яңгырый. Капма-каршы исемнәр кушу, миңа калса, ир-белән хатынның бер-берсен аңламаулары, мин-минлекне күрсәтү. Көлке шикелле дә кабул ителә.

 Әлеге мәкалә берәүгә төртү, икенчесен үпкәләтү дигән уй белән язылмады. Шуның өчен төрле фикерләр бирелде. Һәр кеше үз тормышын үзе төзи. Уңышлары да, ялгышлары да үзенеке. Ләкин бу проблеманы да юк дип утырып булмый. Ә сез ничек уйлыйсыз? Эх

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: