Туганайлар

Геннадий МАКАРОВ: “Халык мирасын туплавым — бәхет”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, педагог Геннадий МАКАРОВ 21 мартта 70 яшьлек олы юбилеен

Асыл зат, олы җанлы карендәш, керәшеннәр өчен янып яшәүче хөрмәтле кеше, гомерен халкыбызга хезмәткә багышлаган шәхес... Бу сүзләрнең барысы да һәркайсыбызның хөрмәтенә лаек кеше – Геннадий Макаров турында.

Ул – “Туганайлар” редакциясенең якын дусты, киңәшчесе, һәрчак акыллы, дөрес сүз әйтүче, безне иҗатка рухландыручы киң күңелле, үтә дә тыйнак, сабыр, һәрвакыт елмаюлы ачык йөзле үз дәдәебез. Газетабызны һәр керәшен, керәшеннәрне ихтирам итүче һәр кеше кызыксынып укый торган саллы мәкаләләр, фәнни язмалар белән баетучы белгеч тә әле Геннадий Михайлович. Халыкның узганнарын аның кадәр кадерләүче, җыруларыбызны үз җаны аша уздырып, күз яшьләре аша тыңлый белүче кешеләр тагын бармы икән бу дөньяларда?!

Диңгез төбеннән энҗе эзләүчеләр шикелле, Геннадий Михайлович та гомере буе төрле төбәкләргә сибелгән керәшеннәрнең мирасын барлый. Аларның уен-йолаларын, җыруларын, сүз үзенчәлекләрен, киенү рәвешләрен һәм башка үзгәлекләрен берәмтекләп барлап, бик кадерләп җыя. Үз тарихыбызны чагылдырган тамгаларның зур өлеше тупланган, өйрәнелгән икән – анысы да Геннадий Михайловичның халкыбызга олы хезмәте. ХХ гасыр башындагы керәшен вакытлы матбугатын архивларда юллап табып, аларны өйрәнеп, күпме танылган шәхесләрне, шагыйрьләребезне кабат халыкка кайтаручы да шушы асыл затыбыз.

Боларга өстәп, ул әле гаиләсендә – ышанычлы ир, үрнәк ата һәм яраткан бабай да...

Гомер бәйрәме уңаеннан, Геннадий МАКАРОВ балачак хатирәләре, тормыш юлы, яраткан хезмәте һәм гаиләсе турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов 2016 елдагы Питрау бәйрәмендә Геннадий Макаровка Дәүләт бүләге тапшырды. И.Муллина фотосы

Эштән тәм таба белергә кирәк

Эшләргә өйрәнсәң, син инде өлгергән кеше буласың. Эшләү генә түгел, аннан тәм таба да белергә кирәк. Күршеләр арасында әти-әниләребезгә: “Сез нәрсәгә балаларыгызны шул кадәр эшләтәсез? Алар башка балалар шикелле уйнарга тиеш”, – дип әйтүчеләр бар иде. Әти: “Кеше яшьтән үк эшкә өйрәнергә тиеш”, – дип җавап кайтара иде. Хәзер шул вакытта эш күрмичә урамда уйнаган кешеләрнең күбесе калмады, диярлек. Чөнки тормышка җиңел карау соңыннан авырлык китерә.

Гомер барышында башта – әти-әниеңә, аннары – үзеңә, шуннан соң балаларыңа булышасың. Балаларга да ул фикер сеңсә, алар шул эстафетаны үз балаларына тапшырыр дигән өмет бар. Әгәр дә бу тормыш законыннан тайпылып, “без интегеп яшәдек, балалар рәхәтләнсен” дип, конфет, прәнник кенә ашатып үстерсәң, аларга бик зур зыян китерәсең.

Мин – гаиләдә иң олысы. Ике энем һәм ике сеңлем бар. Иң кечкенә туганым – Казанда, сеңелләрем – Зәй районында, тагын бер энем Ульяновск шәһәрендә яшиләр. Бер-беребез белән талашканыбыз һәм бер-беребезне берничек тә өйрәткәнебез юк. Ул безнең гаиләдә булырга да мөмкин түгел. Чөнки без аны күреп үсмәдек.

Гөрий бабама “кулак” исеме тагалар

Элекке заман кешеләре кебек, әти-әни дә тырыш иделәр, булсын дип яшәделәр. Әни Зәй районының Пидәр (Фёдоровка) авылында туган. Минем җырак әби Югары Баграждан, данлыклы Елизаровлар нәселеннән булган. Җырак бабай – шул Пидәр авылыннан. Ул сельсовет секретаре булып эшләгән. Тик гомере булмаган, яшьли киткән. Аның туганнары бик күп. Алар Дятловлар, кушаматлары – Тукраннар. Бик авторитетлы нәсел. Барысы да уңган-булган, кешелекле. Шуңа күрә ул як туганнарым белән горурлана алам.

Әти – Сарман районының Чыршылы авылыннан. Әтинең бабасы тегермәнче Гөрий булган. Революциядән соң, тегермәнче Гөрий дип, аны “раскулачивать” итәргә җыенганда, безнең Василий бабай бөтен булган әйберләрен сатып бетергән дә, гаиләсе белән авылдан чыгып киткән. Аларны Башкортстандагы Бакалы районының Маты авылында туганнары сыендырган.

Әбиемдәге ярату миңа күчкән

Мин үзем Әлмәттә тудым, шунда үстем. Күбрәк Пидәргә кайта идек. Әти безне беркайчан да Чыршылы авылына алып кайтмады. Күрәсең, күңелсез хатирәләре булгандыр инде. Пидәрдә мин чын авыл тормышын күреп, белеп үстем. Әлмәттә мәктәптә русча укыталар иде. Авылда берәр ай яшәп кайткач, русчаны онытып та өлгергән сыман була идек.

Ул заманнарда өлкәнрәк яшьтәге әбиләр суккан күлмәк киеп йөри, өйдәге җиһазлар да элеккечә иде. Электр уты кермәгән чор бу. Клубларда мотор кабызып, кино күрсәтәләр иде. Түгәрәк уеннар уйнап, бәйрәмнәрне элеккечә уздыралар. Минем әнием ул вакытта яшь иде әле. Аның, иптәшләре белән, элекке җырлар җырлап, түгәрәк әйләнүләре истә калган.

Үсә төшкәч, мин үткәннәр белән кызыксына башладым. Җырак әбидән элекке тормыш турында сорый идем. Ул Баграж тирәсендәге Кашка тау, төрле бәйрәмнәрдә шул тау итәгендә җыелулары, шунда килгән кызларның тамаксаларындагы, дәвәтләрендәге, хәситәләрендәге тәңкәләрнең биегәндә “чыңгыр-чыңгыр” тавыш чыгарулары турында сөйли иде. Күрәсең, шуның кадәр дә яратып сөйләгән, шул ярату миңа да күчкән. Минем өчен элекке тормыш ниндидер бер әкият шикелле иде.

Нинди музыка коралларында уйнаганнар, дип тә кызыксына идем. Җырак әби Спиркә (Спиридон) исемле кешенең думбралар, кубызлар ясаганын сөйли иде. Ул кеше гөсләдә дә уйный белгән. Әнинең бабасы Фёдор Елисеевич та кыллары тегәрҗептән ясалган думбрада уйнаган.

Шулай итеп, Әлмәттә музыка мәктәбендә, аннары музыка училищесында укыганда элекке көйләр белән кызыксынуым тагы да арта төште.

Беренче рәттә (уңда) — Геннадий Макаров, хатыны Фәнисә, балалары — Тимур, Анна һәм Ирина; икенче рәттә — энесе Георгий, әтисе Михаил Васильевич. 1990нчы еллар.

Милли байлык халыкка хезмәт итә

Музыкант профессиясе ирләрнеке түгел дип уйлап, ел ярым укыганнан соң музыка училищесын ташладым. Геофизикада эшләдем, автослесарь булып та алдым. Армиядә хезмәт иткәч, музыка өлкәсе үз юнәлешем дигән фикергә килдем. Ул вакытта музыкантлыкны түгел, ә борынгы көйләрне тикшерүне максат итеп алдым.

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында ике ел җыр дәресләре алып бардым. Авыл клубында да эшләдем. Казан шәһәрендәге педагогика университетының музыка факультетына кердем. Читтән торып уку музыкаль этнография һәм тарих белән кызыксынып, китапханәләрдә иркенләп утырырга мөмкинлек бирде.

Ул вакытта Казанда музыкаль сәнгать тормышы гөрләп тора иде. Төрле мәкаләләр, китаплар чыга башлады. Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның хезмәтләрен укып, авыллар буенча материаллар җыеп йөрү кирәклегенә төшендем. Энем Дамир Васильев белән төрле авылларга экспедицияләргә йөри башладык. Кайда нинди керәшен авылы, кайчан оешкан – ул барысын да белә иде.

Узган ел Җырчы Җәкәү исемендәге мәдәни үзәктә, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә Дамир Михайлович белән икәү бергә җыйган ретрофотолардан торган күргәзмә оештырылды. Анда 1970-1980 елларда керәшен авылларында экспедицияләрдә төшерелгән фоторәсемнәр куелды. Аларның әле күбесе халыкка чыгарылмыйча да калды. Экспедицияләрдә табылган, туплаган материаллар бик күп. Алардан керәшеннәр турында әллә никадәр мәгълүмат алырга була. Аллага шөкер, музыка һәм көйләр генә түгел, киемнәр буенча да шактый нәрсә өйрәнелде. 17-18 яшьләрдә аллюминий калайдан тәңкәләр кисеп, тамаксалар ясап карадым. Этноромантика шул вакытта нык башланды. Ул вакытлардагы фоторәсемнәргә карыйм да, ярый әле, бу эш белән кызыксынганмын, күп нәрсә эзсез югалыр иде, дип уйлыйм. Ул фотолар халык тарихын чагылдыра.

Авылдан-авылга йөрүемнең тагын бер сәбәбе – китапларда керәшеннәр турында басылып чыккан материалларның бик аз булуында иде. Мин моны гаделсезлек дип кабул иттем. Бу хәлне төзәтергә кирәк дип, материаллар туплый башладым. Бүгенге көндә әлеге халыктан җыйган милли байлыкны кире кайтару буенча эшлиселәр күп әле, алар халыкның үзенә хезмәт итәргә тиеш.

Геннадий Макаров – 2002 елда мәдәният институтында оешкан “Бәрмәнчек” ансамбле студентлары, керәшеннәрне өйрәнүче Япония галиме Акира Сакурама һәм керәшен хәрәкәте лидерларының берсе Людмила Белоусова белән. 

Этноромантикларга ярдәм кирәк

Берәмтекләп җыйган ул материаллар күпләрдә кызыксыну уята. Шулай да үзенең үткәненә битараф кешеләр дә аз түгел. Бу – табигый хәл. Этник сәнгать белән кызыксыну романтикасы бөтен кешедә булырга тиеш тә түгелдер. Әмма ул күп кешедә бар. Андый кешеләргә информация җитәрлек булуы кирәк. Әгәр дә кеше үзенә кирәк борынгы көйләр, бизәнү әйберләре, тарих буенча материаллар табып алырлык булса, кеше шуны куллана, шуннан үзенә бер рәхәтлек таба. Әгәр дә дәүләт бүгенге көндә милли сәнгать белән кызыксынучы яшьләргә мәгълүмат бирә алмаса, алар үзләрен кимсетелгән итеп сизәчәк һәм бу халәтләренә юлыктыручы гаеплеләрне эзли башлаячак. Әгәр дә кеше кирәк әйберен таба икән, аның кемгәдер ачуланырга үпкәләргә сәбәбе калмый. Я.Емельянов үзәге бурычларыннан берсе – этник сәнгатьне үстерү өчен шартлар тудыру һәм кызыксынган кешеләргә мәгълүмат бирү чыганагы булудыр. Мондый үзәктә эшләү – минем өчен икеләтә рәхәт. Үзем дә тәм табам һәм шул юнәлеш белән кызыксынган кешеләргә дә ярдәм итәм.

“Бәрмәнчек”нең чишмә башы

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 24 ел эшләдем. Ул – безнең төбәкнең үзенә күрә бер бик мөһим мәркәзе. Анда диалектлар да, тарих та өйрәнелә. Мин эшләгәндә әле ул Тел, әдәбият һәм тарих институты иде. Этнографлар, археографлар (борынгы кулъязмаларны эзләп табып эшкәртүчеләр), археологлар белән аралашырга мөмкинлек булды. Боларның барысы да миңа этнографияне тирәнрәк өйрәнергә булышты. Шунысы бераз үкенечле, мин анда эшләгәндә язган хезмәтләремнең туксан процентын бастырып чыгара алмадым. Чөнки бастырып чыгару эше катлаулы, мөмкинлекләр азрак иде. 1990 елларда хезмәт хакын түләү дә чамалы иде. Вакытында алсаң ярый, әле аны бер айга җиткерергә дә кирәк.

1990 еллар милли күтәреш вакыты да. 2002 елда Минтимер Шәймиев керәшен иҗтимагый хәрәкәте вәкилләрен үзенә җыйды. Шунда куелган бурычларның берсе – керәшеннәр өчен фольклор ансамбль төзү булды. Бу сөйләшүдән соң, мәдәният институтында керәшеннәр төркеме тупларга күрсәтмә бирелде. Бу төркем белән эшләргә мине дә чакырдылар. Шулчак башыма үзебезнең ансамбльгә “Бәрмәнчек” исеме бирү фикере килде...

Элек язып алган көйләр, костюмнар турында мәгълүмат, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләп туплаган белем “Бәрмәнчек” ансамблен оештыруда нык ярдәм итте. Нәрсәнедер гомер буе өйрәнеп була. Искиткеч станоклар уйлап табарга мөмкин. Әгәр дә ул станоклар продукция бирмәсә, аның файдасы да юк. “Бәрмәнчек” булмаса, минем дә шулай гомер буе җыйган материалларым, аларның анализла- ры кәгазьдә генә калыр иде... 2008 елда “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле рәсми рәвештә эшли башлады. Шуннан инде институттагы чорым тәмамланды. Институтны мин бик җылы, матур итеп исемдә калдырдым, аңа бик рәхмәтлемен.

Консерваториядә – милли моң

1990 елларда тормыш бик авыр булды. Гаиләдә өч бала. Хатыным Фәнисә бала карап, декрет ялында утыра. Ашарга да акча җитми. Күршедә 13нче татар гимназиясе ачтылар. Мин анда барып, музыка дәресләрен укытырга теләк белдердем. Гимназиядә эшләгән хезмәт хакы институтныкына караган- да күбрәк булды. Фәнне нинди хәлгә төшергәннәр иде бит! Ул заманда думбралар ясый башлаган идем. Дәресләрдән соң, балаларны думбрада уйнарга өйрәттем. Шәһәрдә чыгышлар ясый башладык. Мәктәптәге ансамбль белән төрле чараларда катнаштык. Шунда мине күреп, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә эшкә чакырдылар.

Ул вакытта керәшен сәнгате турында бик ипләп кенә сүз әйтергә була иде. Бәетләрне, мөнәҗәтләрне чыгару өчен мин күп көч куйдым. Шул чордагы бәетләрне дәф, думбра белән уйнап, татарның урта гасыр сәнгатен күтәрү өчен искиткеч зур адым ясалды. Моңа чаклы сәхнәдә гармунда гына уйныйлар иде. Ә борынгы бәетләрне гармун белән уйнау килешми. 2000 еллар башында керәшен сәнгатенә дә игътибар нык артты. Мин булган белемемне шуңа юнәлдердем. 1990-2000 елларда Татарстан сәнгатендә нинди генә яңа адымнар булмасын, аларда мин дә катнаштым. Чөнки элеккедән җыелган музыкаль һәм шигъри материалларым бар иде. Гомер буе тупланган белемне консерваториядәгә яшьләргә әле дә тапшырам.

Питрәч районының Кәвәл авылына экспедициягә баргач. 1990 еллар.

Думбра өчен якама ябыштылар

Иң беренче думбрамны үсмер чагымда ясадым, миңа 16-17 яшьләр булгандыр. Иске мандолинаның бер өлешен кисеп, шуңа сап ясап, кыллар тарттырдым. Өйләнгәч, думбра ясауны бөтенләй туктаттым. Өч бәби үсеп, алар аякка баса башлагач, мин яңадан бу эшемне дәвам иттем. Беренче думбрамны ясау үзе бер хәл булды. Ә менә иң беренче думбрачылар фольклор ансамбле 1986 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтта оешты. Дөрес, ул ансамбль озын гомерле булмады. Ләкин анда катнашкан кешеләрне өйрәтү миңа бик зур тәҗрибә бирде.

Ул вакытта думбрага караш төрле иде әле. Кайбер кеше хуплый, кайсыберсе кискен каршы иде. Бервакыт урамда барганда бер күренекле музыка белгече: “Син татарга хас булмаган әйберне ягасың”, – дип якама ябышты. Аның янында тагын бер күренекле музыка белгече бар иде. Анысы: “Тимә, ул дөрес юлдан бара”, – диде. Шунда да ике фикер! Бер-ике ел узды. Думбрачылар ансамбле белән чыгыш ясауны дәвам иттек. Шул кеше тагын урамда очрады. “Син ник думбра чыгардым дип мактанып йөрисең?! Татарда думбра булганы күптәннән билгеле инде”, – диде. Бер үк кешенең ике төрле фикере! Аңа үпкәләмәдем. Чөнки ул хис кешесе, чын күңеленнән әйтүче иде.

Дин һәм Аллага ышану – икесе ике нәрсә

1970 еллар азагы, 1980 еллар башы. Советлар Союзы беркайчан да бетмәс сыман иде. Комсомол оешмалары көчле вакыт. Кешенең милләтенә игътибар итү булса да, кешелек сыйфатлары беренче урында иде. Ул вакытта шуны да аңлаган идем – уртак максатлар, фикерләр булырга тиеш.

Фәнисәне күрдем дә, ошаттым. Шунысы да күңелгә хуш килде, ул университетта “Русларның өске киемнәре атама- ларында – төрки алынмалар” темасына диплом язган булып чыкты. Төркилек темасы миңа да якын. Танышкач, уй-фикерләр килешә торган булгач, өйләнешеп куйдык. Фәнисә туганнары ягыннан каршылык булмады. Мин әтигә булачак хатынымны “татар кызы” дигәч, ул тиз генә ризалык бирмәде. Кайсы яктан икәнен сораштырды. Башкортстаннан икәнен белгәч, күнде.

“Анда кешеләр әйбәт. Аннан булгач, мин риза”, – диде. Төрле дин, ир белән хатынның төрле милләт вәкилләре булуы гаилә тормышында каршылыклар тудырырга мөмкин, бу – зур сынау. Аллага шөкер, кискен сынаулардан безне Ходай саклады. Бик матур, тигез итеп яшибез, балаларыбыз, оныгыбыз белән аралашып, уртак тел табып дөнья көтәбез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: