Туганайлар

Асыл затларның берсе янында

Татарстан халыклар Ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров белән әнгәмә

Татарстан халыклар Ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров узган ел азагында “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнде. Яңа 2020 елның беренче көннәрендә җитмеш яшен билгеләп үткән Николай Михайлович ВЛАДИМИРОВ белән бүгенге әңгәмәбез – тормышның үзе хакында. Әйе, тормыш хакында! Гаделлекне һәм халыкны мул тормышта яшәтүне үз максаты иткән намуслы буын вәкиле белән очрашып сөйләшү турында башкача әйтеп булмыйдыр

– Сез фермада кочегар буларак эшли башлагансыз дип ишеттем. 

– Мин бит авылда  туып-үскән кеше. Әтием гади кохозы. Әнием Анна – унбер бала табып үстергән  ана. Яшь чакта югары белем алырга дигән теләгем бар иде. Мәктәпне тәмамлаган елны  агрономлыкка укырга керергә булдым, әмма бер балл җитмәде. Конкурстан узмагач, колхозга кайттым да, фермага урнаштым. Әтием кыш көне фермада кочегар булып эшли, ә җәйләрен ат белән сыерлар   көтә иде.  Кыш көне мин әти урынына кочегар булып эшләдем.  Янымда физика китабын тоттым. Имтихан тапшырганда шуның кадәр боз эрегәннән соң күпме килокалория  энергия барлыкка килә дигән сорауга “3”легә генә җавап биргәнлектән, бер ел буе физиканы ныклап өйрәндем. Икенче елны инде ветеринария институтына зоотехниклык белгечлеге буенча  укырга  кердем. Колхоз стипендиаты булганлыктан, институтны тәмамлагач, авылга кайттым. Әмма колхозда баш зоотехник бар иде, шунлыктан мине ферма мөдире итеп куйдылар. Югары белем алган кеше өчен бу вазифа бик үк дәрәҗәле саналмады ул чорда. Кайда куштылар, шунда эшләдек без. 

Авылдагы сыер савучылар бик үткеннәр. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, уйлаганнарын туп-туры бәреп әйтәләр. Тыңласыннар өчен күпмедер тәҗрибә дә кирәк. Шунлыктан мин инде алар иртәнге дүрткә эшкә килгәндә сыер торагында була идем. Әгәр дә алардан соңга калсаң, сүзең үтми. Ул  елларда фермадагы яшь дояркалар белән концертлар да куеп йөрдек. Кыш көне трактор чанасына төялешеп, Шәмәрдән станциясенә менә, күршедәге Вахит, Янил, Ядегәр кебек  авылларга бара идек. Мин конферансье... Бер баянчы егет тә бар.  5-10 тиенгә концерт куябыз. Колхоз рәисе безне орышмасын өчен берәр  картина алып ферма  йортына эләбез да, калган акчага 23 февральне һәм 8 Мартны  уздырабыз.   

Биш ел – ферма мөдире, бер ел баш зоотехник булып эшләгәч,  мине партия оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Кукмара районындагы үзебезнең   Чура авылында барлыгы тугыз ел  эшләдем. Безнең  “Завет Ильича”  колозы  биш керәшен һәм  бер удмурт авылын үз эченә ала иде. Барысы белән дә уртак тел табарга өйрәнергә туры килде.  

– Биш  көнлек кызыгыз белән тол калудан да авыры булмагандыр... 

Укып бетергәч, 1973 елны  үзебезнең авыл кызына, сыер савучы Аннага өйләндем. Бала тапкач, биш көннән соң ул вафат булды. 21 көн дәвамында больницада яшь әниләр чиратлашып күкрәк сөте имезгәннән соң, кызымны өйгә алып кайттык.  Әни белән икебез больницадан чыккан вакытта, читтәрәк торучы берәүнең  елмаеп  карап: “Кара әле,  мужигы ничек  яшь, ә хатыны олы”, – дигәне истә калган. Ул чагында әнигә – 44, миңа 23 яшь иде.   

Фермадагы биш дояркам декрет ялында иде, шулар чиратлашып килеп, иртәнге дүрттән кичке унга кадәр кызымны имезделәр. Беренче класска барыр вакыты җитте баламның. Кызымны, уникенче баласы итеп,   мәрхүмә әнием үстерде. Мин партком секретаре булгач,  кызым да өсте-башы иң каралганы  булырга тиеш дип уйлыйм  үземчә. Шул уй мине кызыма әни эзләргә этәрде.  Карап-карап йөрим. Берсе яшь, икенчесе матур, өченчесенең  холкы бик үк әйбәт түгел...   Шул  чагында профкомнан инде  бер атна вакыты үткән путевка бирделәр.   Юньләп йокы күрмәгәнлектән, “Бәкер” санаториена баргач бер атна рәхәтләнеп йокладым. Шуннан соң клубка чыктым. Миңа 29 яшьләр тирәсе. Бер кыз  белән биим, бик үк сөйләшәсе килми моның.  Икенчесен биергә чакырдым, сөйләшеп киттек. Гөлүсә исемле икән.  Аның белән бер атна буе танцыда очрашкалап йөрдек, ул арада кайтып китәр чагым җитте. Ел ярым хат алышып, очрашып тордык. Бервакытны  әнигә  “Казаннан обком инструкторы килә, каршы алырсың”, дидем.  Күчтәнәчләр күтәреп килде Гөлүсә. Әни аның инструктор түгелен аңлады инде. Миннән шыпырт кына сорый: “Балам, бу теге кешеме әллә?”. Ул арада кызымны эзләргә минем сеңелкәшне чыгарып җибәрделәр. Аннушка өйгә килеп тә керде: “Әнием, кайттыңмы?”, – дип   йөгереп килеп, Гөлүсәне  кочаклап та алды. Шуның белән бу мәсьәлә хәл ителде...  

– Хезмәт юлыгыз халык хуҗалыгының бик күп тармакларын үз эченә алган. 

– Төрле-төрле өлкәләрдә эшләүнең төп мәгънәсе, бер  ягы бар. Без яшь чакта кешеләрне  алай бик тиз генә югары урыннарга куймыйлар, хезмәт баскычы буенча күтәрә баралар иде. Мин үзем дә бит башта ферма мөдире булып эшләдем, аннан – зоотехник, партком секретаре, колхоз рәисе...  Гөлүсә белән гаилә коргач, яңа җирдә яшәргә  булдык.  Авыл хуҗалыгы министрлыгында   миңа берьюлы ике эш тәкъдим иттеләр: “Биектау районында токымлы терлек берләшмәсе начальнигы итеп куя алабыз, әмма квартир юк. Бөгелмәгә шундый ук  берләшмәгә  баш зоотехник кирәк, анысында квартир бар”.  

Миңа бит инде өч бала белән квартир кирәк. Чөнки минем – бер, ә Гөлүсәнең ике бала. Шулай итеп, балаларыбыз  Гөлнара, Аннушка һәм Ранисны алып,  Бөгелмәгә киттек. Ике еллап шунда эшләдем. Ул вакытта бер гадәт бар иде – район белгечләрен колхоз-совхозларга беркетеп куялар. Мине артка калган гына бер колхозга, чуваш авылына терлекчелек буенча беркеттеләр.   Гел шунда барып, булышып йөрдем. Шәһәр партия комитетында моны күргәннәр булса кирәк. Бервакыт мине авыл хуҗалыгы министрлыгына чакырдылар. Ниятләре – Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп җибәрү. Юллары асфальт, һәрнәрсәдә тәртип булган Бөгелмәгә ияләшенгән,  ерактагы  Әгерҗегә бик барасым килми.   Горкомга бардым да, әйттем. “Барма анда. Горком җибәрмәде дип әйтерсең,  без сине колхоз рәисе итеп куймакчы булабыз”, – диделәр. Нәтиҗәдә, артта  калган колхозга җибәрделәр. Калинин дигән колхозда өч ел эшләдем. Хуҗалыкның эш күрсәткече яхшырды, күчмә вымпеллар бирделәр, безне җыелышларда мактый башладылар.    

Эш бер җайга төшкән генә иде,   республика өлкә комитетына чакырдылар һәм   Минзәләгә авыл  хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп җибәрделәр. Мәрхүм Рәшит Хәмәдиев белән өч ел бергә эшләдек. “Мин йомшак, өстәл сугып эшләтә торган түгел, ә үзем эшли торган кеше, бәлки икенче кеше сайларсыз минем урынга” – дип әйтеп карадым. Ә ул миңа: “Николай Михайлович, кайгырма, керәшен белән мишәрдә “ш” хәрефе бар анда.  Без синең белән яхшы эшләячәкбез”, – диде. Шулай итеп, без аның белән өч ел тыныч кына эшләдек. Көне-төне чаптым, колхозлардан кайтып кермәдем. Бөтенесен ачулана иде, миңа сүз әйтми, чөнки кайчан гына рация буенча эзләсә дә, мин эштә:  я колхозда, я фермада.  Бервакыт бу миңа: “Сине Казанга чакырырга мөмкиннәр”, ди. Чыннан да, Казанга партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары итеп чакырдылар. Елдан артык эшләдем дә, өлкә комитеты бетте дә. Күрәм, беркем дә Казаннан китми, кайсы кайда эш таба. Белештем дә, Лаеш районындагы Сокурага  директор булып киттем, Казаннан иртәнге алтыга фермага барып җитәм. Анда өч ел матур гына эшләдек.  

Сокурада директор булып эшләгән чакта, яхшы эшләгән совхоз эшчеләренә  һәм пенсионерларга көз көне, авыл хуҗалыгы бәйрәмендә, складтан  50шәр килограмм бушлай  азык-төлек бирдертәбез. Кемнең  ел дәвамында өч кисәтүе бар –  үз бәясенә  ала,  алты кисәтүе булганнардан продукт бәясе  икеләтә тотыла. Ә инде  кисәтүләре уннан артып китсә, азык бәясе хеззмәт хакыннан өчләтә тотып калына. Тәрбияви әһәмияте зур булды: тәртип боза, аракы эчә торган тракторчыларның хатыннары  кирәкләрен бирә: “Ни өчен кеше бушлай ала, ә син ничә бәя түлисең?!” Пенсионерларга да егермешәр килограмм бирә идек. Алар үзләре совхоз  складыннан  шул азык-төлекне төяп кайтып киткәндә бер шатлана, шуларга карап, мин өч шатлана идем.   Халык нәрсә әйтер, безнең турыда нәрсә уйлар, дип эшләдек инде. Шул Сокурада эшләгәндә, сыер савучыларны автобуска утыртып, Казанга ательега алып барып,  норка якалы матур пәлтәләр тектертә идек.   Кукмараның тегү фабрикасыннан курткалар алып кайтып өләшә,  “Спартак”тан аяк киемнәре алып кайтып тарата идек. Безнең хуҗалыкта  эшләгән тырыш кеше  артык мохтаҗлык күрмәде дисәм дә, дөрес булыр.      

– Ил икътисады өчен катлаулы  булган 1993-2001 елларда   район  администрациясе башлыгы булып   эшләгәнсез.  

– Минтимер Шәрипович бервакыт мине үз янына дәшә: “Сине Минзәләдә мактыйлар, Тукайда мактыйлар. Әйдә,  без сине Яңа Чишмә районына җибәрик әле”, – ди. Белмгән район дип каршы килеп карадым. “Әйдә, соңыннан күз күрер”, – дип, Яңа Чишмәгә алып барып, җыелыш үткәреп, калдырып кайтып китте.  Русча белмим дигәннән, Бөгелмәдәге Калинин колхозында да бик авыр булган иде, ә сөйләргә кирәк. Чыгышларны мин татарча язам, матурым (хатыны Гөлүсәне исеме белән түгел, ә матурым дип йөртә – авт.) аларны русчага әйләндерә. Чөнки Лениногорскида мәктәптә 4нче класстан русча укыган ул, һәрвакыт булышты.  

Яңа Чишмә районында   беркемне белмәсәм дә, биш ел ярым   админиcтрация башлыгы булдым, халык белән уртак тел табып, матур гына эшләдек. Эш күрсәткече  яхшырды. Ничектер, миңа Ходай булышамы шунда...   

Аннан соң, яшь чакта партия кая куша, без шунда эшкә бара идек. Мине район администрациясе башлыгы итеп, Минзәләгә җибәрделәр. Анда өч ел дәвамында авыррак булды: игеннәрне бер елны боз да сукты, корылык та булды... 

–   Сез бит әле Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе  җитәкчесе урынбасары да булган кеше. 

– Әйе, Минзәләдән соң миграция хезмәтендә эшләргә туры килде.  Миграциягә  кагылышлы законнарны үтәмәгәннәре өчен,  үзбәк, таҗик кебек мигрантларга биш ел дәвамында беркетмә төзедем. Ә хәзер үзләрен шундый беркетмә төзүчеләрдән  яклыйм. Бу уңайдан мин, “беркайчан да булмас дип, беркайчан да әйтмә”, дип кабатларга яратам. 

Миграция хезмәтендә һәм Ассамблеядә эшләрмен дип һич тә уйламаган идем. Аңа кадәр 30 елга якын  гел авыл хуҗалыгында, шул  тармактагы кешеләр белән эшләдем бит. Нишлисең, тормыш барысына да үзе өйрәтә. 

– Ассамблея эшчәнлеге  сәясәткә корылганмы? 

–  Ассамблеядә эшләү  бик нечкә тоемлау таләп итә. Чөнки милли-мәдәни автономияләрнең уставларында күрсәтелгәнчә, максат – туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне  саклау һәм үстерү.  “Без – сәясәттән, диннән читтә”, дибез.  Бездә  шундый  принцип бар: бер халык – бер  тавыш. Әгәр  дә Ассамблеягә бер үк халыктан  ике-өч автономия керсә, китә сүз: мин яхшы эшлим дә, тегеләр начар эшли... Шуңа күрә төбәкләр ассамблеягә керә, ә районнардагы җирле оешмалар  – төбәк составына.  Ассамблеядә   даими эшләргә кирәк. Нәкъ өйдәге кебек. Әгәр дә матурым каядыр китсә, бер-ике көн эчендә өй шыксызлана, кухняда  тәртип бетә. Биредә дә шуның шикелле. Милли мәсьәләне дә шуның белән чагыштырам. Аның белән системалы рәвештә, көн дә  шөгыльләнергә кирәк. Милли мәдәни оешмаларның җитәкчеләре үз миллләттәшләрен кабул итәләр, булышалар. Проблемаларны үзләре хәл итә алмасалар, миңа мөрәҗәгать итәләр. Үз чиратымда, авыр мәсьәләләрне Ассамблея  Советы җитәкчесе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинга  җиткерәм, ә  ул – министрлыкларга һ.б.  Менә шулай хәл итеп барырга тырышабыз. Чөнки безнең хөкүмәтебезнең, Ассамблеябезнең бурычы булып, республикабызда милләтара тынычлыкны саклау тора. 

Безнең Татарстанда барлыгы 173 милләт вәкилләре яши. Ассамблеягә төбәкнеке булган 37 милли-мәдәни оешма керә, ә районнардагы җирле оешмалар  – шул төбәкнекенә берләшәләр, аларның саны барысы бергә 240ка җитә.    

Төрле милләтләрнең балаларын һәм яшьләрен, милли-мәдәни оешмалар аша,  күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә тәрбиялибез. Анда 20 милли бүлек бар. Грузин, әрман, әзербайҗан һ.б. шунда очрашалар. Төрле милләт балалары бәләкәйдән үк дустанә мохиттә бер-берсе белән аралашып үсәләр. Бездә яшьләрнең мөстәкыйль Ассамблеясе дә бар. Алар ел дәвамында бик күп очрашулар, кичәләр һ.б. үткәрәләр. Анда,  күбесенчә, студентлар. Һәркайсысының үз лидеры бар. Ел саен беренче курс студентларын, милләтләре буенча,   оешма  җитәкчеләре белән бергә  Халыклар дуслыгы йортына аерым-аерым җыябыз. “Проблемаларыгыз булса, мөрәҗәгать итә аласыз”, дип тә искәртәбез. Аларны бергәләп уздыра торган төрле кичәләргә, очрашуларга һ.б. тартабыз.  

Милләтара татулык һәм үзара килешү дип әйткәндә, иң элек, Татарстан халыклар Ассамблеясен күз уңында  тотабыз.  

– Сез – керәшен, хатыныгыз – татар.  Татарның үз бәйрәмнәре, керәшеннең – үзенеке.   

– Йөрәккә кулымны куеп әйтәм, мин бәйрәмнәрнең берсен икенчесеннән аерып, кайсындыр өстен куя алмыйм.   Чөнки һәр бәйрәм нигезендә  үзара тату яшәргә өндәү,   бер-беребезгә яхшылык эшләп, матур яшәргә чакыру ята дип беләм. Без  үзебез гаиләдә  Пасханы да, Ураза бәйрәмен дә, башкасын да  билгеләп үтәбез. Әле минем матурым Боже матери тәресен чигеп бирде, бик тә матур итеп. Ул өйдә, зал почмагын бизәп, матур итеп эленеп  тора...  

– Николай Михайлович,  70 яшегез тулу уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган котлау телеграммасындагы сүзләр белән әйтсәк, Сезгә ныклы сәламәтлек һәм  Татарстан халыклары иминлеге өчен алып бара торган иҗтимагый әһәмияткә ия эшчәнлегегездә  уңышлар  гына юлдаш булсын... 

Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: