Туганайлар

“Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

Февраль башында Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән кичә узды. Аның максаты - әлеге керәшен авылында туып­үскән гади бер егетнең тормыш юлы белән танышып, ирешелгән уңышларын барлап, аларны укучыларга да җиткерү иде. Николай Валентинович Максимов 1956 елның 14 декабрендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Үз...

Февраль башында Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә "Шушы яктан, шушы туфрактан без..." дип исемләнгән кичә узды. Аның максаты - әлеге керәшен авылында туып­үскән гади бер егетнең тормыш юлы белән танышып, ирешелгән уңышларын барлап, аларны укучыларга да җиткерү иде.
Николай Валентинович Максимов 1956 елның 14 декабрендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туа. Үз авылларында мәктәпне тәмамлап чыга һәм колхозда шофер булып эшли башлый. 1975 елдан 1977 елгача Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач, янәдән шофер эшен дәвам итә, ләкин күңелендә укырга керү теләге ята. Август аенда Казанга барып уңышлы гына экзаменнар бирә һәм сентябрьдән укырга китеп бара. Укуын тәмамлап, Казанның 90 мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Шуннан башлана инде бүгенге көндә республикада билгеле тел галиме Николай Максимовның китап­-дәфтәрләр, фән белән саташып узган йокысыз төннәре...
Биш ел мәктәптә укытканнан соң, 1987-­1990 елларда Га лимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантура бүлегендә укый. 1991 елда академик М.З. Зәкиев җитәкчелеге астында "Заманча әдәби татар телен үстерүдә калькалаштыруның роле" темасына кандидатлык диссертациясен яклап чыга. 1991-­1992 елларда әлеге Институтта фәнни хезмәткәр эшен башкара. 1992 елдан 1997 елгача Татарстан Республикасы Белем бирү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасын җитәкли. 1997-­2003 еллар аралыгында Казан дәүләт Технология университетында ике телдә укыту методик үзәгенең директоры. 2003-­2007 елларда кафедра доценты була. 2007-2009 елларда кабаттан Татарстан Республикасы Белем бирү институтының Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе. 2009 елның 1 сентябреннән Татар дәүләт гуманитар ­педагогия университетының (бүген КФУ составында) Татар теле һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы доценты. Шулай ук белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрне "Татар теле һәм әдәбияты" белгечлегенә әзерләү курслары җитәкчесе дә булып эшли.
Аның туган авылына кунак буларак беренче тапкыр гына кайтуы түгел, әлбәттә. Юл буе ул үзенең балачак һәм яшьлек хәтирәләрен, табигатьне, фәнне, гомумән, тормышны яратуын сөйләде. Ә мин исә бүлдермичә генә тыңлый бирдем... Бу кешенең күңеле шулкадәр дә саф, чиста һәм киң икәненә ышандым.
"Авылыма кайткан саен гел шулай тизлекне арттырмыйча гына, табигатькә сокланып, урамдагы тормышны күзәтеп, тирән уйларга чумып кайтам. Бер уйласаң, һаман шул ук юл. Бернинди яңалык та юк кебек. Тик табигатьтә гел үзгәрешләр, яңа күренешләр барлыкка килеп тора, менә мин шуларны күрә, тоя беләм. Шуңа күрә һәрвакыт авылга беренче тапкыр кайткандай булам. Күпләр моны күңел күзләре белән күрми. Андыйлар бик кызганыч, чөнки күпме нәрсә югалталар... ".
Әлеге сүзләрдән мин тирән уйга баттым. Чыннан да, бәхет өчен күп кирәкми икән. Һаман саен тизлек арттырып, без вакытны гына куабыз, ә ул исә күпме кадерле мизгелләрне алып китә. Әйләнә­тирәдәге матурлыкны, байлыкны тоеп, аңа сокланып яшәргә кирәк икән бит!
Бу көн мәктәп өчен зур бәйрәмгә әйләнде... Һәркем матур итеп киенгән, йөзләрендә елмаю, күңелләрендә дулкынлану хисе. Кара күлмәк һәм ак алъяпкыч япкан укучы кызларга карагач, Николай Валентинович үзенең мәктәп елларына кайтып килгәндәй булгандыр, мөгаен. Чөнки бар да алар вакытындагыча, ләкин йөзләр генә инде башка...
Очрашуны мәктәп директоры Николай Васильевич Морозов ачып җибәреп: "Бүген бездә зур бәйрәм, ниһаять, көтеп алынган кадерле кунагыбыз кайтты. Аның безгә сөйлисе сүзләре, уртаклашасы килгән фикерләре дә күптер, шуңа да үзе турында үзе ул соңрак сөйләп китәр. Ә хәзер Николай Валентиновичны кабаттан туган авылына, мәктәп еллары, яшьлегенә кайтару өчен, сүзне мәктәп укучыларына бирәбез", - диде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Фадеева җитәкчелегендә укучылар бай эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Алар сөйләгән шигырьләр, җырлаган җырлар күңел кылларын тибрәтмичә генә үтмәде, әлбәттә. Кыскасы, Николай Валентинович кабат үзенең балачак, яшьлек чорларына кайтып узган елларын кабат кичерде. Көчле зат булмаса, рәхәтләнеп бер елап та алган булыр иде әле.
"Кая барсам, кем белән генә очрашсам да, керәшенлегемне яшермәдем", - дип сөйләп китте ул укучыларга. "Шулай берничә ел элек депутатлар белән Нижнекамскига барырга туры килде. Шунда бер академик яныма килде дә: "Николай Валентинович, бездә бит тагын бер бик танылган керәшен бар. Бер химия заводының директоры. Мин сезгә бер китап бирәм, аның турында анда тулысынча язылган. Карарсыз, укырсыз. Син дә керәшен, ул да керәшен, шулай булгач керәшеннәр бар!" - диде. Шунан мин бу кеше турысында белешеп, аның тамырлары белән безнең авылдан чыккан бик танылган кеше икәнен ачыкладым. Менә сез дә, мәктәпне тәмамлап киткәч, кайларда гына йөрсәгез дә, керәшенлегегезне югалтмыйча, нәселебезгә тап төшермичә, яхшы кеше булып, әйбәт йөрегез!"
Николай Валентинович тел белеменә үзе генә чуммаган икән. Бертуганы Нина Валентиновна да туган авылы мәктәбендә, инде 30 елга якын белем бирү белән шөгыльләнә. Ул да үзенең истәлекләре белән уртаклашмыйча булдыра алмады: "Кечкенәдән мин дәдәй кулында үстем. Кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмады. Шулай бервакыт, велосипедта барабыз. Мин алда утырам. Карасам - дәдәй күзләрен йомган. И куркуларым! Бетәбез хәзер, дип барганда, дәдәй миңа: "Курыкма, егылмыйбыз, мин шулай саф һава сулыйм!" - диде.
Мин дә аңа карап, гади генә әйберләрнең дә тәмен тоярга өйрәндем. Мәктәптә укыганда, дәдәйнең 3 класста язган сочинениесенә тап булдым. Ул анда укытучы булырга теләве, әлеге һөнәрнең мәңгелек булуы, бервакытта да югалмавы турында язган иде. Бу сүзләр мине уйландырды. Шулай итеп, дәдәй минем юл күрсәтүче якты маягым булды, һәм бүгенге көндә дә шулай булып кала."
Укучылар күңелләрендә туган сорауларын биреп, кызыклы җаваплар да алдылар. Николай Валентинович үзе язган шигырьләрен сөйләп, аларның язылу тарихы белән дә уртаклашты. "Һәрберебез шагыйрь. Һәркемнең күңелендә шигырь туа һәм аны тиз генә кая булса да язып куярга кирәк, чөнки бер килгән уй икенче кабатланмый. Бары оялмагыз, һәр фикерегезне язып барыгыз. Тагы шуны исегездә калдырыгыз: талант ул эшли-­эшли ачыла!"
Максимовның төп байлыгы саналган фәнни китаплардан Нина Валентиновна күргәзмә дә эшләгән иде. Алар җитмештән дә артып киткән икән. Минем өчен бу чын мәгънәсендә яңалык булды. Киләсе буыннар өчен үзенең исемен югалмаслык итеп язып куйган шәхес! Күпме кеше аннан киңәш алып тормышта үз бәхетен, урынын тапкан. Әле күпме кеше аннан ярдәм сораячак һәм күпмесенә ул үз юлын табарга булышачак. Күңелдә бу шәхескә карата соклану һәм горурлык хисләре туды.
Шундый ук хисләр Сәрдә мәктәбе укытучылары, укучылары күңелендә дә тугандыр. Фәнни хезмәтләрен дә, шигырьләрен дә фәнгә, халыкка атап кына түгел, туган мәктәбенә, туган авылына да атап язган бит ул. Укытучы булып, туган авылына кайтып, яңа буын тәрбияләү турында уйлаган. Бүген ул - яңа буынны тәрбияләүче генә түгел, туган телне, туган якны яратырга өйрәтүче телчеләрнең остазы, күренекле тел галиме, укытучылар укытучысы.
Мин кайтырмын тиздән сезнең янга,
Укытучы булып, олаеп.
Һәр партадан сезнең күзләр аша,
Балачагым карар елмаеп...
Гел кайтыгыз шулай, Николай Валентинович. Сезне монда яраталар, көтәләр.
Надежда ТОКРАНОВА
Керәшен Сәрдәсе - Казан
Ир уртасы булдым
Николай Максимов
Сирәк кайтасың, дип орышасың,
Сүзләр белән түгел, күзләр белән.
Хисләреңне, әнкәй, аңлыйм инде -
Ир утасы булдым... Булып киләм.
Үземнең дә кызлар үсеп килә -
Синең хәлдә калам үзем дә.
Көтеп яшә мине. Кайтыр, диген,
Өмет уты янсын күзеңдә.
Кайтыр юлга чыктым. Кайтып киләм
Үзем генә түгел, кызлар белән.
Сирәк кайтасың, дип орыш мине,
Сүзләр белән түгел, күзләр белән.
Сүзләр белән орышма син мине,
Син кичергән хисне кичерәм:
Синең кебек балаларны көтәм...
Ир уртасы булдым. Булып киләм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим