Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Сорагыз - җавап бирәбез

Редакция почтасында сораулар шактый җыелган. Эчтәлекләре буенча төрлеләр. Штаттан тыш хәбәрчебез - Григорий Михайлович Батаевтан әлеге сорауларга җавап бирүен үтендек.

3 нче декабрь - Халыкара юристлар көне. Шул уңайдан, Григорий Михайловичны профессиональ бәйрәме белән котлап, теләкләрнең иң изгесен, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын теләп калабыз.

Ирина Виноградова - Чаллыдан:

Сорау: Мин - индивидуальный предприниматель. Кредитларым бар. Аларны түләүдә, проблемаларым килеп чыкты. Суд карары буенча, аларны өлешләп түләргә рөхсәт ителде. Тик, алай түләргә дә мөмкинлегем юк. Ирем белән 2011 нче елда аерылыштык, шулай булса да, бер үк квартирада яшибез. Гомуми милек - кредитка кадәр, ирем (аерылган ирем) акчасына алынган иде. Кредитлар - минем исемдә. Суд приставлары ирем акчасына алынган милеккә арест салырга мөмкинме?

Җавап: Законлы бракта алынган милек, кем акчасына алынса да, гомуми милек булып санала. Шулай булгач, судебный приставлар, сезнең бурычыгызны түләү өчен, ул милеккә арест салырга яки, аны сатып, банк каршындагы бурычларыгызны капларга хаклы.

Әгәр инде ул милекне ирегез регистрациягә кадәр алган булса, моны дәлилләрлек документлар сорала.

Тагын бер мөһим момент - аерылган ирегез сез кредит алганда, поручитель итеп теркәлгән булырга мөмкин. Алай икән - ул да банк алдында бурычлы, дигән сүз.

Бурычыгызны банкка өлешләп түләргә дигән суд карары кулыгызда булгач, договор нигезендә шул сумманы түләргә тырышыгыз. Шул очракта, бернинди приставлар да борчымас үзегезне.

Вадим Иванов - Түбән Камадан:

Сорау: Квартираның үзеңә тиешле өлешен ничек сатарга була?

Җавап: Сату-алу турында Килешү кәгазе төзеп, Сез уртак квартирадагы үз өлешегезне сата аласыз. Ләкин бер моментны истә тотыгыз. Бәясен күрсәтеп, читтән сатып алучы эзләргә керешкәнче, башта шул квартирадагы өлештәшләрегезгә, үз өлешегезне сатарга теләвегез, нинди сумма соравыгыз турында хәбәр итегез. Алар сезнең өлешне сатып алырга теләмәсә, җавапларын язмача рәвештә бирсеннәр. 30 көн көткәннән соң, сез квартирадагы өлешегезне чит кешегә сата аласыз. Әгәр югарыда саналган процедураны үтәмичә генә, сату-алу Килешүе төзисез икән, өлештәшләрегез сезне судка биреп, сделкагызны юкка чыгара ала. Мондый очракта, сатып алучыдан кергән акчаларны кире кайтарып бирергә туры киләчәк.

Светлана Романова - Менделеевскидан:

Сорау: Квартира сатып алганда, "Ана капиталы"н да куштык. Белүебезчә, квартира бәясенең 13 процентын кире кайтарып була. "Ана капиталы"ннан бу сумма кайтарылмый, диләр. Шул дөресме?

Җавап: "Ана капиталы"ннан милек налогы алынмый, шулай булгач, аның 13 проценты кире кайтарыла алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев