Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Ташкирмәндә икеләтә бәйрәм булды

14 октябрь көнне Кама буенда урнашкан гаҗәеп матур табигатьле Лаеш районының Ташкирмән авылында икеләтә бәйрәм булды. Изге кыз Мария барыбызны үзенең ару бөркәве белән каплаган Покрау көнне, Татарстан Президентының клубларны төзекләндерү программасы нигезендә, реконструкциядән соң, авыл клубы яңартылып ачылды.

Безне курчак шикелле балкып торган мәдәният йорты каршы алды дисәм, бер дә ялгышмам. Клубның төзекләндермәгән бер җире калмаган - түшәм-идәннәре, стеналары да яңартылган. Бинаның бер ягына өстәп янкорма төзегәннән соң, бина шактый зураеп, иркенәеп килгән. Зур пластик тәрәзәләрдән кояш нурлары кереп, тамаша залын тагын да яктыртып, бәйрәм рухы өстәп тора.
 
 
Түбәләре алмаштырылган, тыш яктан бина матур итеп тышланган. Чыннан да, нык тырышканнар - элеккеге кечкенә һәм иске клубтан берни калмаган. Клуб янына утырткан чәчәкләр дә, көзге салкыннарга бирешмичә, әле дә шау чәчәктә утыра. Гүя, бүгенге көнне зарыгып көткәннәр.
Бу бәйрәмне чәчәкләр генә түгел, авыл кешесенең дә күптәннән көтеп алуы әллә каян күренеп тора. Тантанада халык шул хәтле күп - зал шыгрым тулы. Барысының да йөзләре көләч, күңелләрендә сөенеч. Бәйрәмгә ташкирмәнлеләр белән бергә районның хөрмәткә лаек ветераннары да килгән. Шулай ук тантанада Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов та бар иде. Республика керәшен җәмәгатьчелегеннән Людмила Белоусова, Полина һәм Илья Михайловлар да Таш- кирмәнлеләрне бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
 
 
Покрау бәйрәме һәм клуб ачылу хөрмәтенә Ташкирмәнгә зур бәйрәм концерты белән керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле килгән иде. Биюче егет һәм кызларның аяклары идәнгә тими, күбәләктәй очып кына йөриләр. Җырулары үзәккә үтә торган. Килгән кунаклар "Бәрмәнчек"ләрне зур алкышларга күмделәр. Бай эчтәлекле, югары дәрәҗәдәге концерт белән сөендергәннәре өчен, рәхмәт белдерделәр.
 
 
Шушы бәйрәм шатлыгы белән балкып йөргән Ташкирмән авылы мәдәният йорты директоры Валентина Казанбаева сөйләвеннән аңлашылганча, авылларына ел саен сәяхәтчеләр күп килә икән. Берничә ел элек "Каравон" фестиваленнән кунаклар килеп киткәннән соң, клубны төзекләндерүгә керешкәннәр икән. Авылда хуҗалыклар җитү, зур, төзек. Ерактан күренеп торган мәһабәт биналы чиркәүләре дә бар.
 
 
Монда халык бер-берсен яратып, тыңлап яши. Бер генә җимерек почмак та, ишегалды да юк. Сәяхәтчеләрне Ташкирмән Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы читендә урнашуы белән дә үзенә җәлеп итәдер, күрәсең. Авыл кичеп чыгып булмаслык, катнаш урманнарга уралган. Җәй көннәрендә Кама буенда исең китәрлек матурлык - авыл халкы түгел, ерак җирләрдән килгән кешеләр дә монда балык тотып, көймәләрдә йөзеп ял итә. Ташкирмән гомердән-гомергә балыкчылар авылы булуы белән данлы. Бүгенге көндә биредә балык заводы да эшләп тора. Атларын да язын көтүгә утрауга чыгарып, көзен генә алып кайталар икән.
 
Тантанадан фоторепортажны безнең сайттан карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев