Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Мал суюга таләп үзгәрә

Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен "кара көннәр" якынлаша. 1 майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында да суярга тиеш түгелләр. Таможня бүлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" Техник регламенты гамәлгә керү белән бәйле бу. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус...

Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен "кара көннәр" якынлаша. 1 майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында да суярга тиеш түгелләр.
Таможня бүлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" Техник регламенты гамәлгә керү белән бәйле бу. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификатка ия булырга тиешләр. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртәчәкләр.
Мал чалу да ветеринар врач күз а лдында башкарыласы. Малны йорт ишек алларында суйганда, ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләре тулысынча үтәлми. Малның калдыкларын, мәсәлән, җиргә күмеп куярга мөмкиннәр, каны да шунда ага. Ә бу ярамый торган хәл. Алар җыеп алынырга һәм махсус эшкәртү урыннарына бирелергә тиеш. Өстәвенә, әлеге юл белән терлек чалу кеше һәм мал өчен уртак булган кайбер чирләрне китереп чыгрырга мөмкин, - дип белдерә "Россельхознадзор"ның республика дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге.
Сугым пунктларына да таләпләр зур. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашкан булырга тиеш түгел. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөрмәслек итеп, территория койма белән әйләндереп алына. Регламентның үтәлешен "Россельхознадзор" күзәтеп т орачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме шактый зур билгеләнгән: физик затка - 1-2, рәсми затка - 10-20, юридик затларга - 100-300 мең сум. Моңарчы мал асрап, ит сатып көн күрүче авыл агаеның бизнесына кире йогынты ясаучы закон инде бу.

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев