Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Керәшен дигән халык бар

Күптән түгел «Есть такой народ: кряшены» дигән китап дөнья күрде. Анда техник фәннәр кандидаты, Ленинград югары хәрби-диңгез училищесы доценты Иван Георгиевич Максимов һәм Мария Петровна Арентоваларның хатлары урын алган. Хатлар Совет власте вакытында язылып, аларда керәшен мәсьәләсен "чишү" проблемасы күтәрелгән. Иван Георгиевич керәшеннәрнең аерым этнос булып яшәргә хокуклы булуын әйтеп,...

Шушы көннәрдә Казанда керәшеннәрнең Тихвин приходында "Иван Максимов һәм СССРда керәшен хәрәкәте" дип исемләнгән фәнни конференция нәкъ алда әйтелгән китап нигезендә үтте. Анда керәшен хәрәкәтендә актив эшләп килүче ветераннар, галимнәр, дин эшлеклеләре катнаштылар. Шулай ук Максимовлар һәм Арентовлар династияләренең вәкилләре дә чыгыш ясады.
Иван Максимовның керәшен тарихындагы урыны турында Казан шәһәре керәшен җәмгыятенең ветераннар Советы җитәкчесе Аркадий Фокин сөйләде һәм аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Чөнки ул вакытта андый сораулар белән дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү бик катлаулы эш булган. Шуңа күрә Иван Георгиевичның хезмәтен батырлыкка тиңләргә кирәк.
Максимовлар династиясенә Совет чорында шактый авырлыклар кичерергә дә туры килгән. Алар арасында репрессиягә эләгүчеләр дә бар. Бу турыда Иван Максимовның туганының оныгы Наталья Абрамова сөйләде.
Мария Петровна Арентованың нәселе дә дәвам итә икән. Туганының кызы Маргарита Ивановна, конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясап, аның аерата керәшен җанлы кеше булганлыгын тасвирлады.
Иван Максимовның әлеге китапка кертелгән хатлары ничек безнең көнгә кадәр килеп җиткән соң? Адресатларының язмышы нинди булган? Бу сорауларга җавапны Казан керәшен приходы башлыгы Павел әтей (Павлов) бирде. Хатларны Казан керәшен оешмасы активистлары ярдәме белән генә дөньяга чыгару мөмкин булган икән.
Совет властена кадәр керәшен чиркәүләре күп эшләгән һәм дин эшлеклеләре дә аз булмаган. Кызганыч ки, алар барысы да диярлек репрессия корбаннары булганнар. Керәшеннәр арасында ул чорда барлыгы 400 дән артык дин башлыгы булуы билгеле. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы изге Николай чиркәве священнигы Димитрий әтей (Сизов), Советлар Союзы чорында керәшеннәрнең дин йортларының ябылуын һәм священникларның сөргенгә сөрелүен аерым кешеләр язмышы мисалында аңлатып бирде.
Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәге һәм этнодини тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре Рәис Сөләйманов СССР чорында керәшен милли хәрәкәтенең танылган кешеләре, аның масштабы турында мәгълүматлар белән таныштырды.
Фәнни конференциядә Татарстан Президенты аппараты киңәшчесе Вячеслав Никифоров катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар