Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Кайсыгызның кулы җылы?

Күптән түгел Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов килде. Ул Казандагы Балалар йортында булып, анда тәрбияләнүче сабыйлар белән аралашты. "Бала нинди дә булса сәбәп аркасында балалар йортында калдырылган икән, бу баланың ата-анасы белән элемтәне югалтмаска, даими бәйләнештә торырга кирәк. Тумыштан авыру, гарип булган балаларны терелтеп...

Күптән түгел Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов килде. Ул Казандагы Балалар йортында булып, анда тәрбияләнүче сабыйлар белән аралашты. "Бала нинди дә булса сәбәп аркасында балалар йортында калдырылган икән, бу баланың ата-анасы белән элемтәне югалтмаска, даими бәйләнештә торырга кирәк. Тумыштан авыру, гарип булган балаларны терелтеп була. Гарип туган бала да, уңышлы операциядән соң, башка яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаска мөмкин. Мондый баланың әти-әнисе белән сөйләшеп, аны гаиләгә кайтару хәстәрен күрергә кирәк. Балалар йортында бала озак тоткарланырга тиеш түгел", - диде ул.

Әлеге балалар йортының баш врачы сүзләренә караганда, бу йортта туганнан алып дүрт яшькә кадәр 258 бала тәрбияләнә. Быел 46 яңа бала кабул ителгән, 43 бала - гаиләгә, тугызы интернатка урнаштырылган. Бу саннар белән танышкач, вәкил әле күптән түгел Чувашстанда булуы турында әйтте. Анда бер балалар йортына елына 25 бала китерелеп, шуның егермесе гаиләгә урнаштырыла икән. Димәк, Татарстанда ташландык балалар саны ике тапкырга диярлек күбрәк һәм бу - Республика өчен зур проблема булып кала. "Ничек кенә булмасын, бала өчен балалар йортында яшәүгә караганда, үзенең әти-әнисе янында яшәү рәхәтрәк. Әгәр ата-ана җинаятьче икән, аңа башка гаилә эзләргә туры килә. Аларны психологик яктан әзерләргә, ярдәм итәргә, алга таба да гел элемтәдә торырга тиешбез. "Россия - ятимнәрсез" дигән лозунг белән яши башларга вакыт", - дип белдерде бала хокукын саклау буенча төп белгеч.

Дөрес, балалар йортында ятимнәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Ашау-эчүләреннән дә, кием-салымнарыннан да зарланырлык түгел. Тик монда калдырылган һәр сабый гаилә җылысы, ана назы турында хыяллана.

Танышым тәрбиягә кыз бала алды. Ярты елга кадәр: "Әнием, син мине яңадан балалар йортына илтмисеңме?" - дип һәркөнне сорамый калмый, ди торган иде. Ярамаган берәр эш эшләсә дә: "Әнием, теләсә нинди җәза бир, детдомга гына илтмә," - ди икән. Югыйсә, Казанда ул бала яшәгән балалар йортындагы шартлар хәзер ул яши торган авыл тормышы шартларыннан күпкә өстенрәк булган.

Россиядә бер ятимгә мең кеше туры килә, ди. Ничек шулкадәр кеше арасыннан олы йөрәкле, җылы куллы берәү табылмасын икән? Табылырга тиеш, бу эшне бары кешеләрнең йөрәкләренә барып җитәрлек итеп оештырырга кирәктер.

Кайчак тәрбиягә бала алган кешеләр турында: "Акчасына кызыгып алалар", - дип тә сөйлиләр. Кемдер ташлап калдырган сабыйны үз гаиләсенә алып, аңа бәхет бүләк иткән кеше, беренче чиратта, акча турында уйлыйдыр, дип ышанасы килми. Акчасы да кирәк, билгеле. Ятим балаларны үстереп, олы тормышка аяк бастырганчы, аның үзенә күпме "кирәкләр" бар бит әле... Я, туганнар, ятимнәрсез яшәп карыйбызмы - кайсыгызның кулы җылы?

М.МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан Павел Астахов балалар йорты ятимнәр кайсыгызның кулы җылы?