Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Духовный миссияне кайгыртып

Шушы көннәрдә Татарстан епархиясенең керәшен духовный миссиясе хезмәткәрләре Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты.

Очрашуда духовный миссия секторы җитәкчесе отец Димитрий Сизов, Казан шәһәренең керәшен хәрәкәте ветераннары советы җитәкчесе Аркадий Фокин, архитектор Николай Мамаковлар катнашты.
Керәшен приходларының бүгенге хәле турында фикер алышканнан соң, митрополит Феофан керәшеннәрнең чиркәүгә кагылышлы проблемаларын игътибарсыз калдырмаска ышандырды һәм духовный миссия хезмәткәрләрен керәшеннәргә христианлык белемен җиткерүдәге эшләрен дәвам итүгә бәхилләде.
Шулай ук республика шәһәрләрендә православ керәшеннәр өчен чиркәүләр торгызуны хуплады. Чаллы шәһәрендә архитектор Николай Мамаков эскизы белән төзелүче чиркәү проектын да хуплавын белдерде.
Чистай һәм Әлмәт епархиясе җитәкчеләре белән дә керәшеннәргә кагылышлы чиркәү проблемаларын уртага салып сөйләшергә кирәклеген әйтеп, керәшен духовенствосы белән чиркәү проблемаларына кагылышлы республикакүләм киңәшмә үткәрергә теләген белдерде.
Шул ук вакытта кайбер керәшен авылларында бәхиллек алмыйча һәм киңәшләшмичә чиркәү төзү очраклары барлыгын искәртеп, бу хәл өчен борчылуын да белдерде, һәм керәшен хәрәкәте активистларын бердәм булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев