Туганайлар

Диннең кирәклеген аңлыйлар!

Казан Кремлендә "Чиркәү - диалогка һәм тату яшәүгә ачык хакыйкать җәмгыяте" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге җитәкчесе Всеволод Чаплин, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм дин эшлеклеләре катнашты. Митрополит Анастасий үзенең чыгышында яшь буынның дин белән кызыксынмаганына борчылуын...

Казан Кремлендә "Чиркәү - диалогка һәм тату яшәүгә ачык хакыйкать җәмгыяте" дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге җитәкчесе Всеволод Чаплин, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм дин эшлеклеләре катнашты. Митрополит Анастасий үзенең чыгышында яшь буынның дин белән кызыксынмаганына борчылуын белдерде, яшьләр белән аерым эшләргә кирәклегенә басым ясады. "Зур, гаҗәеп матур храмнарда өлкәннәрне генә күрәбез. Ә динебезнең киләчәге нәкъ менә яшьләр кулында булырга тиеш бит", - диде ул.
Чыгыш ясаучылар Татарстанның күпмилләтле тату гаилә икәнен, аны милләтара тынычлык һәм татулыкның Татарстан моделе дип йөртүләрен билгеләп үтте. Түгәрәк өстәл очрашуында князь Владимирның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды. "Татарстанда христианнар белән мөселманнарның күп гасырлар янәшә тату гомер кичерүе бик яхшы. Кешеләрнең җаннарында дини бушлык барлыкка килсә, киләчәктә ул бушлыкның ниндидер радикаль көчләр тарафыннан тутырылуы мөмкин. Шунлыктан, бөтен эшне дин буенча белемнәр бирүгә юнәлдерергә кирәк. Дини белемнәргә туры юл ачык булырга тиеш. Әгәр бу мәсьәлә хәл ителмәсә, берничә елдан авыр афәт чыгарга мөмкин, чөнки радикаллар тик ятмый, шул исәптән, Татарстанда да", -дигән кисәтү сүзләрен җиткерде Всеволод Чаплин.
Түгәрәк өстәл сөйләшүе Россия һәм Татарстанның дәүләт структураларында, милли, мәдәни һәм дини берләшмәләрнең һәммәсендә кызыксыну уяткан. Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев бу хакта: "Татарстан җитәкчелеге барлык дини конфессияләр үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга тырыша. Республикада дәүләт ярдәме белән дини объектларны торгызу һәм төзү буенча күләмле эш алып барыла. Соңгы чирек гасыр эчендә Республикада ике йөзгә якын чиркәү сафка басты. Казанда гына соңгы ун елда Казан епархиясенә храмнарны рес таврацияләргә 1,1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Гади халык та чиркәүләр төзелешенә үз өлешен кертә. Хәлле гражданнар да, эшмәкәрләр дә читтә тормый. Хәзерге заман шартларында рухи хәзинәләрне һәм дини культураларны саклауга тиешле игътибар бирелә", - дип, җавап сүзен әйткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: