Туганайлар

Ут белән уйнамагыз...

Кулыма каләм алырга мәҗбүр булуымның сәбәбе шул, соңгы атналарда халкымның хәер акчасына салынган яки төзекләндерелгән чиркәүләрне ут төртеп яндыра башладылар. Ике-өч ел элек кенә Чаллыда әле төзелеп тә бетмәгән чиркәү янган иде. Яшен сугып яндырган диделәр. Соңгыларын яшенгә сылтап булмый бит инде, җәмәгать, хәзер көз, кыш айлары. Республикабызның төрле-төрле районнарында...

Кулыма каләм алырга мәҗбүр булуымның сәбәбе шул, соңгы атналарда халкымның хәер акчасына салынган яки төзекләндерелгән чиркәүләрне ут төртеп яндыра башладылар.

Ике-өч ел элек кенә Чаллыда әле төзелеп тә бетмәгән чиркәү янган иде. Яшен сугып яндырган диделәр. Соңгыларын яшенгә сылтап булмый бит инде, җәмәгать, хәзер көз, кыш айлары. Республикабызның төрле-төрле районнарында ут белән уйнау, һичшиксез, бер генә пироман-маньяк эше түгел, бу - алдан әзерләп, планлаштырган эш.

Ни хәл итәсең, йомшак агачны корт баса дигән сүз дөрес шул. Бөек Ватан сугышында үзеннән генә дүрт Советлар Союзы Герое биргән Мамадыш районы Албай авылы халкы шуңа лаекмы? Шушымы без көткән өмет? Болай да авыл саен чиркәүләребез юк. Бар күген дә яндырып бетерсәләр? Матди һәм рухи яктан изелгән халкымның Аллага табынып үзенә юаныч табудан башка тагын нәрсәсе калды әйтегезче?

Вәхшиләр, акылыгызга килегез. Андый юл белән керәшенне бетереп булмый. Бу этапны халык үтте инде. Үткән гасырның утызынчы елларында дин ул халык өчен опиум, дип, чиркәүләрне, мәчетләрне яндырдылар, җимерделәр. Чикрәүләрнең качларын, мәчетләрнең ярымайларын кисеп төшерделәр. Дин әһелләрен сөргенгә озаттылар, зинданнарда кыйнап үтерделәр, төрлечә мәсхәрәләделәр, яңа буынга атеизмны көчләп тактылар. Ә барыбер, татар - татар булып, керәшен - керәшен булып калды. Сезнең кыланмышыгыз башында акылы булган халыкның үзегезгә карата нәфрәтен генә арттыра.

Мин инде өлкән яшьтә, әмма гомер буе шул нәрсәне аңлый алмадым: каян килә бу керәшеннәргә карата мондый караш. Югыйсә, керәшен халкының бернинди динне дә, аның дини культ әйберләрен дә сүгенү сүзләренә тиңләп беркайчан да сүз ычкындырганы юк. Бәлки, моңа берәр сәбәп бардыр?

Театр карый башласаң үзеңә карата рәнҗетү сүзләрен ишетми калмыйсың. "Сукыртәре", "чукрактәре", "тәре баганасы" - саный китсәң, бихисап. Бу турыда "Туганайлар" гәҗитендә Татьяна Миронова дигән автор тәфсилләп язып чыккан иде инде, кабатлап тормыйм. Әле берничә көн элек кенә. Буа юмор театры артистларының берсе "бетле тәре" дип җибәрде. (Буа юләрләре дип әйтергә хакым бар). "Тамак" дигән тапшыру иде. Сәхнәгә менеп, халык алдына чыккач, юмормы ул, сатира мы - аның тәрбияви мәгънәсе булырга тиештер бит. Ул группаның җитәкчесе, сценаристы бардыр бит, югыйсә. Нигә соң халык арасында дуслык орлыклары салырга тиеш сәнгать кешеләре үзара дошманлык орлыклары чәчеп йөриләр? Шуларны сәхнәдән бук себеркесе белән себереп төшерерлек кеше юкмени? Алар битТатарстан буйлап кына түгел, бөтен Рәсәй буйлап йөриләр. Бердәм булыйк, бергә булыйк дигән сүзләр аларга кагылмыймени? Тулы халыкны мыскыллап йөрергә аларга кем рөхсәт бирә? Бүгенге чиркәү учаклары шушындый "тәрбия"нең нәтиҗәсе түгелдер дип кем әйтә ала?

Республика җитәкчеләребез бу вәхшилеккә чик куярлар, тикшерү органнары үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарырлар, ут белән уйнаучылар тиешле җәзасын алырлар дигән өмет белән яшик. Чөнки бу - милләтләр дуслыгы, үзара мөнәсәбәтләр арасына салынган ут. Гомумән, ут белән уйнарга ярамый

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: