Туганайлар

КЕРӘШЕН ТУЕНДА КЕМНӘР КИНОГА ТӨШӘР?

Чын керәшен семьясы кору актуаль тема булып каламы? Ни өчен керәшен туе модада түгел? Танышуларда нишләп керәшен егетләре пассив? Керәшен туенда төшәргә парлар табылмау: теләк юкмы, гарьлекме? Бу турыда Татарстан Халыклары Дуслыгы йортында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырылды. Анда кырыкка якын кеше - бәбидән алып бабайга кадәр катнашты. Әңгәмәне газетабызның баш...

Людмила Белоусова:

- Шулкадәр рәхәт атмосфера. Яшьләр дә, өлкәнрәк кызлар да килгән, яшь бабайлар да бар. Яшьләр белән эшли башлагач, керәшен яшьләрен таныштыру, семья кору актуаль темага әйләнде. Яшьләрнең ике форумын уздырдык, хәзер өченчесенә әзерләнәбез. Шунысы ачыкланды: безнең яшьләр өчен керәшен семьясы кору темасы иң алдынгы урында тора икән. Совет елларында өстенлек катнаш семьяларга бирелде, безгә керәшен семьясы кору кирәклеге турында аңлатучы да булмады, әллә үзебез аңлап бетермәдек... Аллага шөкер, 2009 елда яшьләр белән эш башлап җибәрдек һәм оешманың активистлары гына да 16 керәшен семьясы корды! Бу бик зур шатлык. Яшьләр форумы гына да 16 пар барлыкка килүгә булышкан икән, димәк, эшебез нәтиҗәле. Аннан соң "Вконтакте" сайтындагы "Керәшеннәр" группасы да бик күпләрне кавыштырды. Әле барлыкка киләсе парларыбыз да күп. Менә шулай итеп, яшьләр форумы яшь керәшеннәргә импульс бирде. Ләкин яшьләрне кавыштыру барыбер проблема булып кала. Ни өчен керәшен семьясы кору бүген бик актуаль?

Аграфена Васильева, яучы, артистка:

- Чөнки кеше үзенең кемлеген аңлый башлады хәзер. Тик үз тиңеңне табу гына бик җиңел эш түгел.

Быел Җөридә Питрау мәйданында да таныштыру почмагы оештырдык. Алдан ук кавышу почмагына «Таныштыра торган кич, кавыштыра торган кич. Бер йөрәкне икенчесенә ябыштыра торган кич», дип язып куярга куштым. Питрау көнне мәйданда «Димче Гөрпи почмагы» эшләде, байтак кешене таныштыра алдык, анкеталар тутырдык, телефон номерларын алдык. Барлыгы алты сәгать эшләдек.

Элек яшьләрне яучы кавыштырган. Иң башта ике якның да нәсел-нәсәбен өйрәнгән. Гаиләдә авыру, начар холыклы кешеләр юклыгын белгәч кенә, кияүне мактарга кыз йортына барганнар. Аннан кыз йортыннан кияү йортына киткәннәр. Ә хәзер яшьләр үзләре кавыша. Тик иртән кавышсалар, кич аерылып та куялар. Шуңа, бер-береңне өйрәнергә, яхшы һәм начар якларны яхшырак белергә кирәк. Кешедә бер төрле генә характер булмый. Гаилә булып яши башлагач, бер-береңнең холкын өйрәнергә инде соң була. Өйләнешкәч үзгәрер әле, дип фикер йөртергә һич ярамый. Кеше үзгәрми ул. Синең яраткан кешеңнең холкы сиңа ошамый икән, аны турыдан-туры үзенә әйтергә кирәк. Әгәр сине тыңлап, фикереңне кабул итә икән - үзеңне дә кабул итә, дигән сүз. Бу бик җитди адымны яхшылап аңлашкач кына, башта әти-әни, әби-бабай белән килешеп ясарга кирәк. Мондый эшне яшьләр генә хәл итеп куйса, бу бик дөрес булмый. Чөнки киленне яки кияүне нәсел дә кабул итәргә тиеш.

Менә шулай шаярып кына тотынган кавыштыру хәзер бик җитди димче эше булып тоела башлады. Кешеләрнең ихлас йөрәктән рәхмәт әйтүләре бу эшнең кирәклеге турында сөйли.

Людмила Белоусова:

- Керәшеннәр арасында үзебезнең яучы булу яхшы. Аграфена Роза Сәбитовадан бер дә калышмый. Аның Питрауда уздырган яучылык презентациясе уңышлы үтте, дип саныйм. Алга таба яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә таныштырырбыз. Бәлки, танышулар клубы да оештырып җибәрергә кирәктер. Бу турыда яшьләр ни уйлый?

Светлана Максимова, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе:

Яшьләр күбрәк үзләренә ышана бу мәсьәләдә, андый клубларга йөрү безгә әле иртәрәк, дип саный. Чын керәшен семьясын кору актуаль булып кала. Чөнки катнаш гаиләләрдә керәшенлек бетә. Бу турыда керәшен яшьләре форумнарында сөйләшүләр дә оештырдык. Фикеребез бер - керәшен семьясы булырга тиеш.

Анатолий Муллин, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы активисты:

Мин яшьләргә үз кешең белән гаилә корырга киңәш итәм. Үзем керәшен кызына өйләндем, шуңа - балага исем кушканда да, туй ясаганда да бернинди каршылык тумады. Очрашырга кызлар табыла ул, ә менә тормыш кору өчен хатын табу авыррак. Парыгызны уйлап сайлый күрегез. Өйләнгәнче мөселман кызлары белән дә очраштым, яратам да кебек иде, тик туганнары белән аралаша башлагач, аларның мине кабул итеп бетермәгәннәрен аңладым. Әле ярый керәшен кызын очраттым, без бүген бик бәхетле.

Ирина Муллина:

- Без Анатолий белән биш ел элек, керәшен яшьләренең беренче очрашуында таныштык. Ул миңа ошамады. Мин дә аңа ошамаганмын булып чыкты. Беренче форум узганнан соң гына очраша башладык. Бер-беребезне яхшылап өйрәндек, хисләребезне сынадык, бүген тормышны аерым күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйтәсе сүзем шул: беренче тәэсиргә бирелеп ялгышмагыз, ашыгып, ашка пешмәгез...

Людмила Белоусова:

- Безнең арада буйдак егетебез Михаил Апушев та бар. Ничек син һаман ялгыз, Миша?

Михаил Апушев:

- Һәркемнең кәбене күкләрдә коела, диләр, Ходай язмаган, күрәсең. Бик яратып йөргән татар кызлары булды. Ләкин, керәшен булгач, кияүгә бирмәделәр, "сөннәтле егет кирәк", - диделәр. Шуңа яшь чакта, җүләр чакта беренче яраткан кешеңә өйләнеп калырга кирәк. Бөтен ягын тикшерә башласаң, хатынсыз каласың инде.

Людмила Белоусова:

- Безнең арада 70 яшьтә керәшен кызына өйләнеп, олыгайган көнендә үз бәхетен тапкан Петр Ефимов та бар. Питер дәдәй, бүген Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?

Петр Ефимов:

- Интернеттагы чакыруда «Кряшенская семья: быть или не быть? Вот в чем вопрос!» - дигән сүзләрне укыгач, бик борчылдым. Билгеле, җавап бер - "быть"! Булырга тиеш һәм булдырырга кирәк! Төптән уйлый башлагач, бу сорауның бик катлаулы икәне, дөньяда төрле хәлләр булу мөмкинлеген искә алып, яшьләргә шушы турыда әйтеп китәргә, дип килдем. Бәхет ул - керәшен семьясы корып, үз динеңне тотып, тату яшәүдә.

Керәшен жегете керәшен кызына өйләнә икән, монда сорау юк, дисәң дә була. Берсен-берсе яратсалар, аңласалар, саннасалар, чын керәшен семьясы туар. Алар кәбен койдырырлар, балаларын чумылдырырлар, чиркәүгә бергә йөрерләр, балаларын да шуңа өйрәтерләр. Шундый итеп күз алдына китерәм мин чын керәшен семьясын.

Чынлыкта, төрле парлар туа, катнаш парлар килеп чыгуы да сирәк хәл түгел. Бу парлар инде керәшен семьясы түгел. Беренчедән, мөселманнар үз диннәрен нык тоталар, керәшен егетенә, йә кызына алар ягына күчәргә туры киләчәк. Качыңны салырга, исемеңне үзгәртергә туры килүе дә бар. Аларның балалары да татар исемле, мөселман баласы булачак.

Мин бик тату, бай яшәүче катнаш семьяларны беләм. Аларның керәшен булган ире, йә хатыны үзен керәшен дип саный, тик чиркәүгә йөрми, безнең гореф-гадәтләрне тотмый. Бу семьялар, күбесенчә, атеистлар. Мондый семьялардан сак булыгыз, андыйларның бәхет, семья бәхете нәрсә икәне турында уйлаганнары да юк.

Yз башымнан узганнарны хәтерләп, онытмыйча, яшьләргә шуны әйтәм - үз кешегез белән семья корыгыз!

Бу түгәрәк өстәлгә әзерләнгәндә, үзем өчен тагын бер сорауга жавап бирдем - ни өчен перепись вакытында шулай aз кеше керәшен дип языла? Җавап шул: ул үзен керәшен дип санаса да, кем дип язылу аңар барыбер. Чөнки ул качын күптән салган, денен тотмый, чиркәүгә йөрми, безнең уразаны тотмый.

Балалар үсеп беткәч, тормышның ахырында керәшен семьясы корып, яшәп карарга булдым. Өч бүлмәле квартираны ташлап чыгып киттем. Хәзер коммуналкада яшәп ятабыз. Хатыным Субаш авылы кызы Елена Павловна, бик авырлыклар күреп үскән ятим кыз. Мин бүген бик бәхетле. Минем тарихны кабатламагыз!

Людмила Белоусова:

- Керәшеннәр группасында интернет аша таныштыру эше дә бара, ләкин егетләр бик пассив, ә кызлар актив? Егетләр, ни өчен шулай?

Егетләр тавышы: Вакыт җитми. Кызлар артык күп сорый. Байлык турында сүз башларга да күп сорамыйлар.

Светлана Максимова:

- Һәрвакытта да алай түгел.

Аграфена Васильева:

- Бер тапкыр бер егет белән бер кызны таныштырдым. Танышуга ук кыз сорап куйды: «Машинаң бармы?» Егет молодец булып чыкты - борылды да китте. Байлыкны бергә дә табып була ул, бер-береңне яратсаң, ипотека да алып була.

Алена Федотова, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре оешмасы активисты:

- Миңа калса, егетләр активрак булырга тиеш. Без бит матриархатта яшәмибез, кызлар егетләрдән беренче адым ясауны көтә.

Людмила Белоусова:

- «Инновация» студиясе белән керәшен туе төшерергә теләгән идек. Ләкин ике ел буена төшәргә риза пар тапмадык. Керәшен туен оныта барабызмы, әллә ул модада түгелме? Яшьләр туйны керәшенчә уздырырга гарьләнә. Туйны тамадалар, дискотекалар белән үткәрергә яратабыз. Керәшен элементлары да юк. Туй бит безне бөтен яктан ачып сала. Ни өчен бүген керәшен туйлары юк? Нишләп йолалар үтәлми?

Светлана Максимова:

- Эш керәшен туеның модада булмавында, гарьләнүдә түгел. Безнең туйда, мәсәлән, кыз сорау, бүләк алышу, кода ашы чыгару, керәшенчә җырлашу күп булды. Күп туганнарыбызның андый әйберләрне инде күптән күргәне юк иде. Чын керәшенчә генә уздыру бүген мөмкин түгел. Чөнки туйда яшьләр дә бар, гореф-гадәтне белмәгән яңа буын да килә.

Яшьләр тавышы: Аның өчен туйны авылда ясарга, бөтен авылны җыярга, кумушка чыгарырга кирәк. Андый туйлар өч көн бара. Экономик яктан да авырга төшә.

Людмила Белоусова:

- Туйларда керәшенчә элементлар кертеп була. Кодаларны каршылауны, кода ипие чыгаруны, каз турау, бәлеш ачу җоласын, кара-каршы җырлашуны, кунак озату, "тау итү", "пошол боткасы" йолаларын хәзерге туйларга кертеп җибәреп була. Моның өчен өч көн утыру, акча кирәкми.

Яшьләр тавышы: Туйларда керәшен элементлары булырга тиеш. Мондый очрашуларны алга таба да дәвам итик. Бәлки, үзебезнең арада кинода төшәргә теләгән пар да табылыр.

Яшьләргә нинди яр кирәк соң? Кайбер фикерләрне укып китик.

Аркадий Алексеев, Казан:

- Минем яраткан кешем аралашучан, эш сөючән, матур, җыйнак гәүдәле булырга тиеш.

Игорь, КФУ студенты:

- Ул яхшы кеше булса иде!

Александр, Казан:

- Сабыр, ягымлы булсын. Кыска юбкалар киеп йөрмәсен, кендек күрсәтмәсен, гел "мин" дип кенә яшәмәсен. Ирен кадерләгән кеше үзе дә кадердә булыр. Аннан соң динле булып яшәргә, семья корганда да шуны онытмаска кирәк.

Артем Иванов, Мамадыш:

- Эчмим, тартмыйм, сүгенмим. Үзем кебек, начар гадәтләре булмаган кыз табарга телим. Шундый очрашулар уздырганыгыз өчен зур рәхмәт. Кем белә, бәлки, язган булса, насыйп ярлар да монда табылыр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: