Туганайлар

Игелекле, ләкин китек күңел

92 яшен тутырган Начта түти Мамадыш районы Әҗмәк авылында яши. Авылның олысы да, кечесе дә хөрмәт итә торган бу әби, Аллага шөкер, әле бүген дә хәрәкәттә: ашарга да пешерә, савыт-сабасын да юа, күз-колак булып тормасаң, маллар карарга дип тә чыгып китә. Акылы-зиһене белән дә үзеннән бик күпкә яшь кешеләрне көнләштерерлек...

Озын, катлаулы тормыш юлы үтә Начта түти. Әйе шул, дәһшәтле сугыш елларын кичергән ул заман кешеләренең тормыш юлы берничек тә гади генә була алмый: көн-төн авыр хезмәт, ачлы-туклы тамак, барлы-юклы кием...

1919 елның 11 декабрендә дөньяга килгән Павлова Анастасия Фёдоровна 14 яшьтән колхозда эшли башлый. Җиткән кыз булып, кичке уеннарда җырлап-биеп йөрер чагында сугыш башлана. Якты хыяллар белән тулган матур киләчәк чәлперәмә килә. Авылның берничә кызы белән Начта түти дә Лаеш, Чуашстан якларына урман кисәргә, окоп казырга җибәрелә. Хәтере әйбәт булса да, бу вакытларны тыныч кына сөйли алмый ул, күз яше килеп тыгыла, сулышы кысыла.

Гаилә дә корырга өлгермәгән бу кызларның күрәчәкләре тагын да алда була әле. Авылның ачлы-туклы тормышын яхшы белгәнгәдерме, ичмаса, өс-башыбыз җылы, тамагыбыз тук булыр дип уйлагандырмы, Начта түти, берничә иптәш кызы белән бергә, окоп казырга киткән җирдән туган авылына түгел, ә Кемерово шәһәренең бер заводына эшкә китәргә ризалык бирә.

Кулында һөнәре турында документы булмаган кызларны төрле эшкә кушалар: 2-3нче этажларга күтәреп кирпеч ташыйлар, носилка белән цемент күтәрәләр, кыскасы, кайда нинди эш бар, шунда җибәрәләр. Аларны анда "стройбат солдатлары" дип йөртәләр.

Начта түти завод янында гына әсирләр лагере булуын, ачлы-туклы немецларга үз өлешеннән алып, ипи кисәкләре биреп китүен сөйли, телләре безнеңчә булмаса да, Ходай бәндәләре бит алар дип, шуларны кызганган. Аларны сакларга куелган тупас солдатларны орышып: "Аларның ни гаебе бар, жәлләгез әзрәк, Алладан куркыгыз!" - дип әйтә торган идем, ди Начта әби. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, баш миендә тирән эз булып уелып калган хатирәләрен искә төшерә. Тик Начта түти, кызганычка каршы, үзе эшләгән заводның исемен хәтерләми инде. Башта үзләренә яшәү өчен бараклар төзүләрен дә, эштән курыкмыйча тырышып хезмәт куюын, бригадир-мастерларның бөтерчек кебек кечкенә генә гәүдәле шушы кызны башкаларга үрнәк итеп куюын да горурланып сөйли. Сугыш беткәч тә, бер ел әле шунда хезмәт куя ул. Тик туган якка әйләнеп кайтасы килү теләге бик көчле булгангамы, җибәрмәсләр дип куркуданмы, ул вакытта андый документлар алу башына да килмәгән. Хезмәт кенәгәсе, эшләгәнлек турында справкалар артыннан да йөрми ул. Кулында бары заводка кереп-чыгып йөри торган пропуск кына була...

Хөкүмәтебез илне фашист тоткынлыгыннан азат итүдә үзеннән өлеш керткәннәрне зурлый, фатирлар бирә. Шуңа үз хезмәте белән лаек Начта түти, кызганычка каршы, мондый зурлаудан мәхрүм. И, алда ниләр күрәсеңне белсәң икән ул. Әнә шул бәләкәй генә 4 почмаклы кәгазь-пропуск кисәге дә сакланмаган бит, ичмаса. Улы Василий Николаевич кая гына, нинди архивларга гына язып карамый: Россия экономикасы дәүләт архивы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының дәүләт архивы, Санкт-Петербургтагы үзәк дәүләт архивы, Кемерово өлкәсе дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы архив управлениесе, Чуашстан республикасы дәүләт архивы... (исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде). Ләкин барысыннан да җавап бер: Павлова Анастасия Фёдоровна турында мәгълүматлар юк.

Киң күңелле, олы йөрәкле Начта түти, сугыштан соң, Микулай исемле 9 яшьтән ятим үскән егет белән тормыш корып җибәрә. Бергә-бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Көннәрдән бер көнне болар өенә бер фәкыйрь бабай килеп керә. Ялварулы күзләре белән әле Микулай дәдәйгә, әле Начта түтигә карый ул: "Улым, онытмагансыңдыр, бала вакытыңда мин сине ач үлемнән алып калдым, булдыра алсагыз, сыендырыгыз мине үз яныгызга, - дип үтенә. Җәгүр бабай, Начта түтинең ризалыгы белән, картлык көнендә Наумовларга сыена. Микулай дәдәй белән Начта түти аны зурлап тоталар, хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Күршеләрендә көннәрдән бер көнне әнисе вафатыннан соң, акылга зәгыйфь Питер ятим кала. Немец, япон әсирләрен дә кызганган Начта түти аны да җүләрләр йортына җибәрттерми. Җиде ят булса да, күрше кешесе, дип, аны да үз канаты астына ала. Соңгы юлга зурлап озата, туган җире куенына керүенә сөенә.

Әнә шул иткән игелекләре өчен Ходай бәрәкәтле озын гомер биргәндер аңа. Тик бераз гына күңелендә алда язылган китек тә бар шул. Окоп казуда, заводта бергә эшләгән иптәш кызлары да күптән гүр иясе инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: