Туганайлар

“ЧЫН МИРАС” ЖУРНАЛЫНА БЕЗНЕҢ СҮЗ

"Чын МИРАС" фәнни-популяр, әдәби нәфис журналының быелгы июль саны тулысы белән диярлек керәшеннәргә багышланып чыкты. Тарихны, бүгенгене чагылдырган язмалар укучыларыбызда кызыксыну уятты һәм аларның кайберләре үз фикерләрен язып та җибәрде.

Борынгы төрки халыкларның риваятьләрен, эпосларын, дастаннарын; Төрки каганатлардан башлап Казан ханлыгы чорларына хәтле яшәгән бөек затларыбызның иҗат үрнәкләрен - берничә мең еллар дәверендә тупланып сакланган рухи байлыкны укучыларга кайтаруы белән күңелләргә кереп өлгергән "МИРАС" журналы яңадан чыга башлады.

1991 елда оештырылып, 18 ел туктаусыз чыгып килгән журнал 2009 елны төрле күңелсез хәлләрдән соң ябылган иде. 2012 ел башында, бераз үзгәртелгән, "Чын МИРАС" исеме астында журналның беренче саны укучыларга җиткерелде. Үзенең милли киң күңеллеге белән (толерантность) дини конфессияләрнең төрки халыклар арасындагы кардәшлеккә комачауламаска тиешлеген дәлилләп пропагандалаган журнал, матур традициясен, безнең сөенечкә, тагын да дәвам итә.

Алдыбызда "яңа" журналның 4 нче саны (июль, 2012 ел). Укырга бик уңайлы шрифт белән язылган, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән журнал зәвыклы бизәлеше белән үзенә җәлеп итә. Бу сан керәшеннәрнең ПИТРАУ бәйрәменә багышланган. Архивлардан яңадан күтәрелгән текстлар барысы да керәшеннәр турында; төрле фоторәсемнәрендә дә әүәле яшәгән hәм бүгенге керәшеннәрне күреп сөенәбез.

Журналда, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының "Керәшеннәр hәм нагайбаклар тарихын hәм мәдәниятен өйрәнү үзәге"нең өлкән фәнни хезмәткәре Радик Исхаковның "XIX гасыр уртасында керәшеннәрдә Сабатуй бәйрәме" мәкаләсендә, бәйрәмнең борынгы тарихы, христиан динен кабул иткәнче, Тәңрегә табынган заманнарда нинди йолаларга таянып уздырылганы, төрле төбәкләрдә, төрле авылларда нинди үзенчәлекле аермалары булганлыгы бик җентекләп язылган.

Педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазинаның "Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы" мәкаләсендә 1891 елда Алабуга районының Олы Елово авылында керәшен семьясында туган, татарлар арасында беренче педагогика фәннәре докторы булган Василий Михайлович Горохов турында бик җентекле хәбәрләр китерелгән.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының "Керәшеннәр hәм нагайбаклар тарихын hәм мәдәниятен өйрәнү үзәге"нең оештыручысы hәм җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты, бертуган төрки халыкларның пентатоникасы өчен җанын бирергә әзер Геннадий Макаров белән интервью hәм шул ук затның "Питрау ыруларын җыя" исемендәге бик кызыклы мәкаләсе урнаштырылган.

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков үзенең мәкаләсендә ансамбльнең тарихы, талантлы, эшчән коллективының бүгенге эшләре hәм киләчәккә зур, кызыклы планнары белән таныштыра. Журналда шулай ук, педагогика фәннәре кандидаты Әлфия Галимуллинаның керәшеннәрнең кан-кардәше Гаврила (Гәүрей) Державинның тормыш юлы, шигъри мирасының бүгенге Татарстан әдәбиятында hәм мәдәниятендә чагылышы, йогынтысы турында мәкаләсе китерелгән.

Филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллованың Казан арты керәшеннәренең табын җырлары турындагы хезмәте дә укучылар игътибарына бик лаек.

Яков Емельянов (Җәкәү Җырау), Гаврила Державин, Егор Уткин, Григорий Родионов шигырьләре журнал битләренә өстәмә бизәк булып торалар.

Санап үтелгән барлык мәкаләләр дә үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән, тумыштан төрле конфессиядә булган сәләтле төрки кызлар hәм егетләр кулыннан үтәлгән.

Сүзебезнең ахырында Радик Исхаков hәм Тарих институты фәнни хезмәткәре Халидә Баhаветдиноваларның бергә әзерләгән "Казан керәшен педагогия курс-лары укучысы И.Д. Бабушкин иншасы" турында аерым тукталырга кирәк дип табабыз. Авторлар материалны Чабаксар каласындагы Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты фәнни архивында тапканнар. Журналда китерелгән Иван Данилович Бабушкин язмаларыннан өзектә сүз ТАССРның Лаеш кантонында яшәгән керәшеннәрнең туй үткәрүгә әзерлек йолаларына багышланган. Автор-лар, кереш сүзләрендә, бу язмалар турында, алар "онытылган кайбер традицияләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә" дип әйтеп узалар. Язмаларны укып чыкканнан соң бу сүзләргә кушылып, тагын да өстәп әйтәсе фикерләр, уйлар бик күп туа. Керәшеннәрнең монда күрсәтелгән югары әдәплелек үрнәкләре, нравственный императив, кешелеклелек сыйфатлары, халык тарафыннан гасырлар буе эшкәртелгән яшәү тәҗрибәсе булуы - искиткеч күренеш. Кызганычка каршы, бүген инде түбәндә китерелгән тексттагы сүзләр, алар-ның мәгънәләре белән бергә бу гадәтләр, әдәп кагыйдәләре халыкта да югалган, аларны яңадан торгызу өчен яңа баштан йөз еллап авыр тәрбия хезмәте кирәк булыр. Менә ата-ананың улларына кәбенгә барганда бәхилләп әйткән сүзләре: (Тексттагыча китерелә).

"Без синең атаң-анаң, сине тудырдык, сөеп, хәстәрләп үстердек; син аякка йөри башлап, телең чыгып "әни, әти" дигән сүзеңне ишетеп, бик сөенештек, сине юатырга төрле уенчыклар бирдек, син буйга үсә башлагач, урамга чыгып, иптәшләрең арасында уйнарга күңелле булсын дип, өстең башыңны аруырак киендерергә тырыштык; аз-маз эшкә ярый башлагач, без сине авыр эшкә вакытсыз кушып имгәндермәдек. Менә соңыннан син дәү булып, эшне үзең башлап эшли башладың, без сиңа үзең теләгән эшне сайлап эшләргә ирек бирдек. Бәйрәм көннәрне син теләсә кая бардың, уенда теләсә кем белән уйнадың, без сиңа үзең сөйгән кызны сайлап алырга ирек иттек. Менә син сайладың аласы кызыңны Әүдине; без җаныбыз теләп сине аның белән кәбенле булырга бәхиллибез. Аның белән рыскаллы бул, балакаебыз, Ходай Тәңре үзе сине аласы кызың белән дәүләтле тормышка бәхилләсен... Менә инде син тиз үк яңа тормыш белән тора башларсың, сөенечең булса да, кайгы-көенечең булса да, хатының белән киңәш итәрсең, шуны исәпләгәч, безгә ямансу түгел; алай булса да син, балакаем, безне онытып җибәрмә; без сине тудырып, җаныбыздай сөеп, хәстәрләп үс-тергәнебезне онытма. Без картайгач, бездән җирәнмә. Алла үзе сакласын. Безне ят кешеләр кулына калдырма! Барыгыз инде, Ходай изге юл бирсен!"

Бу сүзләрне бүген шул рәвешле итеп әйтмибез, аларны, югалту сәбәпле, күңел әрнүеннән әче күз яшьләре коймыйча уку мөмкин түгел. Аларны бүгенге яшьләргә дә әйтеп аңнарына сеңдерү барыбыз өчен дә бик файдалы булыр иде. Тик менә андый сүзләрне әйтерлек ата-аналар; тыңлаучы, аңлаучы балалар, яшь-ләр табылыр микән бүген. Әле бит бу 1930 елларда гына авылларда халыктан язып алынган сүзләр, бары тик 70-80 ел элек кенә. Бер кеше гомере арасында барысын да югалттык.

Әле рәсми матбугатта керәшеннәрнең йолалары, гадәтләре, тормыш гамәлләре турында бу журналдагы шикелле җентекләп, керәшеннәргә дуслык, туганлык мөнәсәбәтеннән чыгып язылган текстлар күргәнебез юк иде, дип әйтү ялгыш булмас.

Шуннан чыгып, "Чын МИРАС " журналының редакция советына, иҗади төркем кешеләренә, керәшеннәр исеменнән кардәшләр рәхмәтен җиткерәсе килә. Аерым, өстәмә рәхмәт статья авторлары Радик Исхаковка hәм Халидә Баhаветдиновага. Керәшеннәрне мактап яхшы материаллар күбрәк бирегез. Тугандаш казах язучысы Олжас Сулейменов әйтүенчә, "Восславить степь, не унижая горы!" Барлык халыклар да мактауга, җылы сүзгә лаеклы, туган-кардәш төрки халыклар инде бигрәк тә.

Без, керәшеннәр, журналга изге эшендә зур уңышлар телибез.

Теги: Питрау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: