Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Югалтканнарны кире кайтарып булырмы?

Елыбыз календаренда - 7 февраль. Бу көнне олы җырчыбыз Раиса Тимофеева туган. Исән булса, быел 86 яшен тутырыр иде. Сәнгать дөньясындагы яңалыкларны сөйләгәндә, бер рәхәтләнеп көлеп алыр, я булмаса, кемнәрнеңдер адресларына төртмәле сүзләрен әйтеп куяр иде. Гаделлекне яратты, тәлинкә тотып, ялагайланып йөрүчеләрне җене сөймәде. Шуңа күрә, янында аны тыңлап утыручыларга...

Елыбыз календаренда - 7 февраль. Бу көнне олы җырчыбыз Раиса Тимофеева туган. Исән булса, быел 86 яшен тутырыр иде. Сәнгать дөньясындагы яңалыкларны сөйләгәндә, бер рәхәтләнеп көлеп алыр, я булмаса, кемнәрнеңдер адресларына төртмәле сүзләрен әйтеп куяр иде. Гаделлекне яратты, тәлинкә тотып, ялагайланып йөрүчеләрне җене сөймәде. Шуңа күрә, янында аны тыңлап утыручыларга да шактый "борычлы өлеш" тия иде аннан. Алай да, үзен яраттылар, өеннән кеше өзелеп тормады. Аяклары авыртуга карамастан, килгән кешене бусагадан борып чыгармады, чәй эчерми җибәрмәде. Урыны җәннәттә булсын!

Раиса Григорьевна белән сөйләшеп үткәргән сәгатьләрне искә төшерәм. Никадәр мәгънәле сүз ишетеп була иде аннан. Керәшен дөньясы темасына оештырылган әңгәмәдән кайбер фикерләрен биреп, сөекле җырчыбыз турындагы хатирәләрне яңартырга булдык.

- Бүген җырларыбызны сәхнәдән яңгырату өчен каршылыклар юк кебек. Шулай да керәшен җырларын башкаручылар ул кадәр күп дип мактана алмыйбыз.

- Моның беренче сәбәбе - безнең артык тыйнак булуыбыздадыр дип уйлыйм. Фамилияләребезнең татарча булмавы да роль уйный. Озын матур көйләребезне башкарудан, никтер, куркабыз. Телевизордан "Җырлыйк әле" тапшыруын күрсәттеләр. Түбән Кама керәшеннәре катнашты анда. Җырларын тыңлаганда, тәнемә "мурашкалар" чыкты. Никадәр моң безнең халыкта!

Соңгы заманда модага кереп киткән шырдый-бырдый - көенең дә, сүзенең дә җүне булмаган җырлар таралды. Шуларга карап, безнең башкаручылар да җиңел җырлана торган көйләрне сайлыйлар. Чын сәнгатьне аңлаган кеше нәкъ менә борынгыдан килгән озын көйләребезне ишетергә тели.

- "Бәрмәнчек" турында сезнең фикерне ишетәсе килә. Нинди булырга тиеш ул керәшен дәүләт фольклор ансамбле?

- Бу эшкә фольклорчы- музыкант Геннадий Макаров тотынса, чын керәшен ансамбле килеп чыгар дип уйлыйм. Бу өлкәдә аннан да дәрәҗәле, төпле, белемле кеше әлегә юк. Икенчедән, бу ансамбльгә йөрүчеләрнең күңелендә керәшен моңын тоемлау булырга тиеш. Отып алганны кабатлап җырлап кына әле ул җырга салынган мәгънәне әйтеп биреп булмый. Аны йөрәгең аша чыгарырга кирәк. Карагыз әле Георгий Ибушевка: ничек оста кереп китә бит ул тирән моң дөньясына. Тыңлаучыны да үзе белән ияртеп керә. Татарның да "Гөлҗамал"лары, "Зиләйлүк"ләре бар. Ләкин борынгы керәшен көе алардан киңрәк, тирәнрәк. Бабайларның "Тәфтиләү"не башкарулары хәтеремдә. Думбыра чиртеп, үзәкләрне өзә торган моң белән җырлыйлар иде. Ансамбль җырчылары югары профессиональ әзерлек үтәргә, консерваториядә укырга тиешләр. Ә анда, үз чиратында, бик шәп керәшен белгечләре укытырга тиеш. Үзебезнең хореограф та кирәк. Без яшь чакта шудырып бии идек. Шәм шикелле төп-төз кызлар биегәндә, гәүдәләре дә, тезләре дә бөгелми, йөзеп кенә баралар, хәтта күлмәк бөрмәләре дә селкенми иде. Бу бит безнең халыкның үз-үзенә биргән бәясе, горурлыгы булган. Югалтмаска иде шушыны.

- Ничек уйлыйсыз, югалтканнарыбызны кире кайтара алырбызмы?

- Бүгенгедәй ваемсыз булсак, югалтканнарны кайтару түгел, булганын да саклый алмабыз. Бер йодрык булып, бер максатны куеп эшлисе урында, без бит әле, Крылов мәсәлендәге кебек, йөкне төрлебез төрле якка тартучылар. Эшләүчеләрнең, оештыручыларның нинди гаепләре чыгар икән, дип күзәтеп торып, аннан бер-беребезнең гайбәтен сатып йөрү белән кадерле вакытыбызны әрәм итәбез. Төзәтүне үзеңнең төзәлүеңнән башларга кирәк, шул очракта гына халык буларак сакланып калырбыз.

Раиса Тимофееваның моннан алты ел элек әйткән сүзләре бу. Безнең өчен бүгенге көндә дә бик актуаль булып яңгырый алар. Җырларыбыз турындагысы да, бердәм булмыйча - Кысла, Аккош, Чуртан хәлендә икәнлегебез, вакытыбызны әрәм үткәрүебез хакындагысы да. Ни кызганыч...

Мария Мартынова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев