Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Баламны мәктәпкә алырлармы?

Татарстан мәктәпләре, лицейлары һәм гимназияләрендә 2013/2014 уку елына укучыларны кабул итү кампаниясе тәмамланып килә. Узган ел үз көченә кергән закон буенча, иң дәрәҗәле гомумбелем бирү йортлары да булачак укучыларын "имтиханнарсыз" һәм бары территориаль принцип буенча гына сайлап алырга тиеш. Шулай да бер чыгарылма бар: урын калса, алар 1 августтан соң...

"Белем бирү турында"гы законның яңа редакциясе узган елның 1 январеннан гамәлгә керде. Аның нигезендә мәктәпләр, беренче чиратта, үзләренә беркетелгән микрорайонда яшәүче балаларны кабул итәргә тиеш. Элегрәк "престижлы" мәктәп исемен йөртүчеләр, һәр баланың да катлаулы программаны үзләштерә алмавын сылтау итеп, бөтен шәһәр балаларының "каймагын" үзләренә туплыйлар иде. Хәзер андыйлар, иң беренче чиратта, "үз" балаларын кабул итәргә (араларында бик үк сәләтлеләре булмаса да) бурычлы. Мондый закон педколлективларда, ата-аналар комитетларында көчле шау-шу, бәхәс уяткан булса да, быелгы беренчеләрнең әти-әниләре арасында әллә ни ыгы-зыгы күзәтелми икән. Һәр мәктәпнең үзендә беренче класстан ук профиль сайлау мөмкинлеге оештырыла: телисең - математика көчлерәк бирелгәнен, телисең - тел фәннәре күбрәк укытылган класс-ны сайлыйсың. Сүз, билгеле, шәһәр мәктәпләре турында бара. Ә авыл мәктәпләрендәге берничә бөртек укучыны, нәрсәгә сәләтле булуларын исәпкә алып, укытучылар индивидуаль якын килеп укытырга тиешләр.
Чаллыда Александр Пушкин исемендәге 78 нче лицей - иң дәрәҗәле мәктәпләрдән санала. Лицей директоры Зоя Редьконың сүзләренә караганда, яңа уку елына 4 беренче класс тупланган инде. "Үзләренеке"ләрдән тыш, "читләр"не дә алганнар.
- Кайбер ата-аналар безнең баланы алмадылар, икенче кешенекен кабул иттеләр, дип ризасызлык белдерә. Бездә барысы да закон нигезендә эшләнә. Балаларның мәктәптә белем алуга психологик әзерлеген тикшерәбез. Аларның игътибарлары, фикерләүләре тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Һичьюгы үзләренең исем-фамилияләрен генә булса да әйтә алсыннар. Таләбебез шул, - ди лицей директоры. Яңа закон һәр төбәккә һәм муниципалитетка сәләтле балалар өчен гомумбелем бирү учреждениеләрен беркетү һәм анда конкурс үткәрү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, ул уку йортларына кабул итү кампаниясенең ачык булуын, балалар бакчасындагы кебек, электрон система эшләвен күз алдында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп